Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Тугрылык өчен медаль

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Суыксу авылыннан Айсылу һәм Радик Сәйфуллиннарга 2008 елда гамәлгә кергән "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырдылар. Бу медаль белән иң кимендә 25 ел законлы никахта яшәүче, үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка корылган гаилә мөнәсәбәтләренең ныклыгы белән халык арасында абруй казанган парлар бүләкләнә. Шулай ук намуслы...

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Суыксу авылыннан Айсылу һәм Радик Сәйфуллиннарга 2008 елда гамәлгә кергән "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырдылар.
Бу медаль белән иң кимендә 25 ел законлы никахта яшәүче, үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка корылган гаилә мөнәсәбәтләренең ныклыгы белән халык арасында абруй казанган парлар бүләкләнә. Шулай ук намуслы хезмәт белән булдырылган гаилә иминлеге, балаларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләү дә исәпкә алына. Айсылу Наил кызы һәм Радик Равил улы районда мондый бүләккә лаек булган дүртенче пар. Беренче медальне Дөбъяз авылыннан Наилә Әбрар кызы һәм Азат Галләм улы Галләмовлар алды, алардан соң - Усадтан Надежда Николаевна һәм Виктор Иванович Филимоновлар, узган ел - Өнсә авылыннан Мөршидә Газиз кызы һәм Рафис Нотфулла улы Нотфуллиннар.
Айсылу белән Радик 1981 елның декабрендә өйлә-нешәләр. Айсылу тумышы белән Әлдермеш авылыннан, ә Суыксуга ул Казан педагогия училищесын тәмамлаганнан соң килә һәм башлангыч сыйныфларга белем бирә башлый. Читтән торып Казан педагогия институтының география факультетын тәмамласа да, хезмәт юлында иң беренче сайлаган һөнәренә тугры кала. Нәтиҗәле хезмәте өчен "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесе, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары, "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнә.
Радик авылда иң мактаулы һәм кирәкле һөнәрне сайлаган, ул - механизатор. Дөбъяз урта мәктәбен тә-мамлаганда трактор йөртү таныклыгы ала. Туган авылында 38 ел эшли, үзенә тапшырылган эшне намус белән башкара. Аның "МТЗ-82" тракторы беркайчан да эшсез тормый. Хәзер Радик печән пресслау белән мәшгуль. Кышын терлекчелек фермаларын азык белән тәэмин итә. Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре аңа иң җаваплы эшләрне тапшыралар. Намуслы хезмәте өчен "Фидакарь хезмәт өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре белән бүләкләнгән.
Айсылу да, Радик та ата-ана арасында бер-береңне хөрмәт итү, аңлау хөкем сөргән гаиләләрдә тәрбия-ләнгәннәр. Радикның әнисе Әлфия апа ире Равил белән 7 бала тәрбияләп үстер-гәннәр, алар хәзерге вакытта аякларында нык басып торалар, мөстәкыйль тормыш белән яшиләр. Ире вафат, Әлфия ханымга хәзер 80 яшь. Ул туган авылында кече улы белән яши.
Айсылуның әти-әнисе Зәйнәп апа һәм Наил абый 5 балага тормыш бүләк иткәннәр. Зәйнәп апа да ирен җирләгән. Балалар барысы да һөнәр алганнар, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып җитешкәннәр.
Айсылу белән Радик та гаиләләрен әти-әниләре үрнә-гендә коралар. Ике бала: кызлары Гөлназ белән уллары Алмазны тәрбияләп үстергәннәр, икесен дә белемле иткәннәр, мөстә-кыйль тормышка аяк басканда торак шартларын яхшыртырга булышканнар. Гөлназ әнисе эшен дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайлаган. Илшат Низамиевка тормышка чыккан, ул да педагог. Гөлназ белән Илшат ике кыз: Динә белән Диләрәне үстерәләр. Алмаз да хәзерге заман өчен кирәкле белгечлек алган, хезмәтеннән канәгать. Хатыны Әдилә - медицина хезмәткәре. Зилә исемле кызлары бар. Җыеп кына әйткәндә, Сәйфуллиннар балалары һәм оныклары өчен шатланып яшиләр, алар белән горурлана алалар.
Радик Равил улы белән Айсылу Наил кызына "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшыру хөрмәтенә Суыксу авыл җирлегендә бәйрәм оештырдылар. Медальне матур котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлфия Сабирова тапшырды. Лаеклы бүләк алулары белән җылы котлаулар яңгырады, тантанага җыелучылар ир белән хатынга иминлек, шатлык-куанычлар, тормышта уңышка ирешкән, бәхетле, сәламәт балалары һәм оныклары янында исән-сау булып, озак гомер итүләрен теләделәр. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт номерлары әзерләгәннәр иде.
Тантана хуҗаларына килгәндә исә, алар мондый игътибардан бераз югалып калган кебек булдылар, чөнки бәйрәм Сәйфуллиннар өчен көтелмәгән яңалык иде. Утыз елдан артык алар, бер-берсен яратып, күз карашыннан ук аңлап яшиләр, икесе дә гаиләнең тынычлыгын-иминлеген саклауга, балаларын һәм оныкларын тәрбияләүгә үзеннән өлеш кертә, һәм, әлбәттә, берсе дә моны бүләк өмет итеп эшләми. Аларның имин, бәхетле тормышлары - яшь парлар өчен матур үрнәк, җәмгыятьнең төп ячейкасы булган гаиләне уңышлы, матур итеп төзү өчен куелган зур хезмәтнең игътибарсыз калмавын яшьләр күреп-белеп торсыннар.

Рәсемдә: Айсылу һәм Радик медаль алу тантанасыннан соң Суыксу авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре белән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев