Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Төп бурыч – мал азыгын күбрәк әзерләү

Авыл җирендә хәзерге вакытта кышлатуга азык әзерләүдән дә мөһимрәк бурыч юк. Хуҗалыклар һәм фермерлар азык хәстәрләү эшләрен Сабантуйдан соң ук башлап җибәрделәр. Иң әүвәл күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабудан печән әзерлиләр һәм сенаж салалар. Агымдагы атнаның дүшәмбесенә "Битаман"да - 2 мең тонна, "Татарстан"да - 1550, "Серп и молот" җаваплылыгы чикле...

Авыл җирендә хәзерге вакытта кышлатуга азык әзерләүдән дә мөһимрәк бурыч юк.

Хуҗалыклар һәм фермерлар азык хәстәрләү эшләрен Сабантуйдан соң ук башлап җибәрделәр. Иң әүвәл күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабудан печән әзерлиләр һәм сенаж салалар. Агымдагы атнаның дүшәмбесенә "Битаман"да - 2 мең тонна, "Татарстан"да - 1550, "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә - 1500 тонна сенаж булдырылды. Район хуҗалыклары печән белән үзләрен әлегә планлаштырылганның 22 проценты күләмендә тәэмин иттеләр. Печән хәстәрләү "Бөреле"дә, "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә яхшы оештырылган.

Эш барышын район хакимияте дә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе дә контрольдә тота. Узган атнада Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин кайбер хуҗалыкларга барды, азык җирләрендә, складларда булды, печән җыючылар белән сөйләште.

Июнь аеның беренче яртысында яңгыр яумау эчне пошырса, хәзерге вакытта исә яшел массаны сенаж чокырларына тизрәк салу өчен югары оешканлык сорала. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә азык хәзер-ләүдә нәкъ менә шулай эшләргә тырышалар. Узган атнада Чыпчык бүлекчәсендә сенаж әзерләүдә 2 "Ягуар" комбайны, 6 "КамАЗ" эшләде. Биредә күпьеллыклар 463 гектар били. Бүлек агрономы Юрий Чапурин сүзләре белән әйткәндә, корылык чигенде һәм 4 мең тоннадан күбрәк сенаж әзерләү - тормышка ашарлык бурыч.

Реклама

Хуҗалыкның Ташлы Кавал бүлекчәсендә дә чокырларга сенаж салу бара. Идарәче Тәлгать Абдуллин җитәкчелегендә механизаторлар базны тутыруның тиешле срокларына сыешырга тырышалар. Үлән массасы чабыла, бераз җилләтелә һәм таптатуга озатыла.

Яңгырлар явып узуга да карамастан, "Ватан", "Серп и Молот", "Әсән" кебек хуҗалыклар, мөмкинлек булуга ук, техниканы кырга чыгарды.

Районның планы - сезон эчендә 50 мең тонна сенаж һәм 10 мең тонна печән әзерләү. Хуҗалыклар алдында печәнне беренче тапкыр чабып алуны бу атнада төгәлләү бурычы тора. Берьеллык үләннәрне чабар һәм күпьеллыкларын икенче катка җыяр вакыт та озак көттермәс. Икенче катка чабылган үлән печән запасын тулыландырачак, шулай ук терлекләргә яшел килеш тә ашатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев