Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Тормыш көйле барса, проблемалар җиңел хәл ителә

Фәния белән Марат Садриевларны Марат "Дөбъяз" совхозында эшләп, механизаторларның хезмәт ярышында һәрвакытта да алдынгы урыннарны яулаган, ә Фәния Дөбъяз китапханәсендә эшлә-гән еллардан бирле беләм. Ә менә аларның күп балалы әти-әни булулары турында күп-тән түгел генә ишеттем. Фәния Равил кызы һәм Марат Сәлах улы Садриевларның язмышларын бергә бәйләгәннәренә утыз сигез ел...

Фәния белән Марат Садриевларны Марат "Дөбъяз" совхозында эшләп, механизаторларның хезмәт ярышында һәрвакытта да алдынгы урыннарны яулаган, ә Фәния Дөбъяз китапханәсендә эшлә-гән еллардан бирле беләм. Ә менә аларның күп балалы әти-әни булулары турында күп-тән түгел генә ишеттем.

Фәния Равил кызы һәм Марат Сәлах улы Садриевларның язмышларын бергә бәйләгәннәренә утыз сигез ел диярлек вакыт үтеп киткән икән. Өйләнер дәвергә Марат инде Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтырга өлгерә, ә Фәния Алабугада мәдәни-агарту училищесын тәмамлый. Кызны, яшь белгеч буларак, күрше Кече Солабаш авылына җибәрәләр. Тиздән Дөбъяз мәдәният йортында урын бушый һәм Фәнияне шунда күчерәләр. Җәй айлары - кыр эшләренең кызган чагы, агитбригада гөр-ләтеп эшли. Кызлар басуга да баралар, ындыр табагында да чыгыш ясыйлар. Булачак ир белән хатын менә шундый сәяхәтләрнең берсендә таныша да инде. Фәниянең әйтүенә караганда, бер мәктәптә укысалар да, моңарчы бер-берсен белмәгән булалар.

- Җиде-сигез ай дуслашып йөрдек тә, өйләнешергә дигән карарга килдек. Туебыз 1977 елның сентябрендә булды, - дип сөйләде Фәния. - Әздән генә тавыш чыкмый калды. Ни дисәң дә, урып-җыюның иң кызган чагы, ә Марат - комбайнчы. Ул өйләнергә җыена, ә комбайн тик торачак. Ярый инде, барысы да тыныч кына узып китте. Башта Торнаяз авылында иремнең әнисе белән яшәдек, аннары безгә Дөбъязда совхоз квартирасын бирделәр.

Күпмедер вакыттан соң Фәния Дөбъяз китапханәсенә күчә. Эшен яратып башкара. Китапханә - китап биреп утыра торган урын гына түгел. Китапханәчеләр халык, аеруча яшьләр һәм балалар белән зур эш алып баралар. Бу - язучылар, күренекле шәхесләр белән очрашулар оештыру, төрле конкурслар әзерләү, китап укучылар конференцияләре, викториналар, китап күргәз-мәләре уздыру. Җыеп кына әйткәндә, аларның эшчәнлеге әдәбиятны пропагандалауга һәм халыкны китап укуга җәлеп итүгә юнәлтелә.

Фәния Равил кызы боларның барысын да бик мавыгып башкарды. Биш бала үстереп, пенсиягә кырык еллык эш стажы туплап чыгуы да бу ханымның бик эшчән һәм тырыш булуы турында сөйли.

Фәния Равил кызы II дәрәҗә Ана даны медале белән бүләкләнгән.

Инде алда әйтеп үткә-немчә, Марат хезмәт эшчәнлеген механизатор булып башлады. Кыр эшләренең барысында да эшләнеш нормасын үтәп барды, сыйфат мәсьә-ләсе дә тел-теш тидерерлек булмады. Соңгы егерме елда ул Биектау район электр челтәрендә электромонтер булып эшли. Гомуми хезмәт стажы кырык елдан артып киткән.

Садриевларның балалары ата-ана ярдәменең нәрсә икәнлеген яхшы беләләр. Марат Сәлах улы балаларын үзе белгәннәрнең барысына да: өйне, каралты-кураны, бакчасын - һәммәсен тәртиптә тотарга өйрәт-кән. Бу гаиләдә йорт, балалар өчен төп җаваплылык ир-ат җилкәсенә төшә, шунлыктан тырышлык, сабырлык, якыннарың турында кайгырту кебек мөһим сыйфатларны ул балаларында үз мисалында тәрбияли.

- Балаларыбыздан канәгать. Алар зур борчу-мәшәкатьләр китермәделәр. Аллага шөкер, барысы да җирдә нык басып торалар, һәммәсе дә яхшы эштә, гаиләләре тату. Булдыра алганча үзебез дә ярдәм итәргә тырышабыз. Яхшы гамәл-ләрен хуплыйбыз. Әнә 2006 елда ике улым - Нияз белән Алмаз икесе бергә өйләнергә булдылар. Ике туйны бергә ясадык. Өч елда улларыбыз белән бергәләп ике йорт җиткездек. Өйдә тынычлык, татулык, иминлек булса, теләсә нинди кыенлыкларны да җиңәргә мөмкин, - ди Фәния ханым.

Садриевларның барлык балалары да белем алганнар, һөнәрле булганнар, эшкә урнашканнар һәм гаилә корганнар. Олы кызлары Гөлназ ире Эдуард белән күршедәге Чыршы авылында яши, алар кызлары Гөлчәчәк белән уллары Данисны тәрбиялиләр. Гөлназ "Өмет" Үзәгендә социаль хезмәткәр һәм авылда хат ташучы булып эшли.

Уллары Алмаз өйләнгән, аның хатыны - Зөлфия. Аларның уллары Айназ белән кызлары Алинә үсеп килә. Алмаз "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятендә механизатор булып эшли. Алар хатыны белән Дөбъязда "Авылны үстерү" программасы буенча йорт салып чыкканнар.

Нияз "Идел буе электр челтәре" ачык акционерлык җәмгыятенең "Дөбъяз" подстанциясендә элек-тромонтер булып эшли. Аны әтисенең эшен дәвам иттерүче дип тә атарга була. Нияз да гаиләле, хатыны Гөлназ белән уллары Ильясны һәм кызлары Энҗене тәрбиялиләр. Яшь гаилә үз йортларында яши.

Садриевларның кызлары Алсу Сабиров Рөстәмгә кияүгә чыккан. Алар Сасмак авылында яшиләр. Алсу Пенсия фонды бүлегендә эшли, ире Рөстәм - районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы. Аларның Ранис исемле өч яшьлек уллары бар.

Татар гаиләләрендә урнашкан матур гадәт буенча әти-әни янында кече уллары Азат яши. Ул да әтисе һөнәрен сайлаган - Усад спирт заводында электрик булып эшли. Хатыны Гөлинә белән бергә уллары Камилне тәрбиялиләр, аңа бер яшь тулган.

Садриевларның тату, тырыш, максатчан гаиләләренең киләчәктә дә башкаларга үрнәк булырлык матур һәм бәхетле яшәүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев