Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Тиздән тагын ике бакча ачылачак

Биектау район үзәгендә һәм Березовка авылында яшәүче балалы гаиләләрне быел куанычлы вакыйга көтә. Сентябрь башында ук инде Биектау станциясендә балалар бакчасы 220 балага үз ишекләрен ачачак. Березовкада да 80 балага күптән көтелгән юлламалар эләгәчәк. Бу көннәрдә түбә ябу эшләре тәмамланып килә. Җәй ахырына кадәр бизәү эшләрен төгәлләү һәм су, җылылык...

Биектау район үзәгендә һәм Березовка авылында яшәүче балалы гаиләләрне быел куанычлы вакыйга көтә. Сентябрь башында ук инде Биектау станциясендә балалар бакчасы 220 балага үз ишекләрен ачачак. Березовкада да 80 балага күптән көтелгән юлламалар эләгәчәк. Бу көннәрдә түбә ябу эшләре тәмамланып килә. Җәй ахырына кадәр бизәү эшләрен төгәлләү һәм су, җылылык торбалары уздыру планлаштырыла.

«Бәләкәч» дип аталган Президент программасы Татарстанда 2010 нчы елда тормышка ашырыла башлады. «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар бакчалары - балаларга» дигән проекты кысаларында соңгы биш ел эчендә Биектау районында өч яңа балалар бакчасы барлыкка килде, дүртесе төзекләндерүдән соң ачылды, тагын ике яңа балалар бакчасы быел ачылачак.

2010 нчы ел ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый бурыч куйды: «2011 елда без сабыйларны өч яшьтән балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Өч яшькә кадәрге балалар әниләре янында өйдә дә тора ала. Ә инде өч яшьтән аларның кеше арасына чыгуын тәэмин итәргә кирәк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Өч яшьтән бала мәктәпкәчә белем алырга, башка балалар белән аралашырга, төрле яклап камилләшергә тиеш. Киләчәктә балага мәктәптә яхшы укырга мөмкинлек бирәчәк бу. Хәзерге заманның мәгариф программалары бик тыгыз һәм күптөрле».

сүз уңаеннан

Соңгы биш елда Татарстанда республика бюджеты акчасына 200 дән артык балалар бакчасы ачылды. «Бәләкәч» программасы нигезендә бакчалардан 709 бала урын алды, тагын өч йөзе быел алачак.
«Балаларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру акча күп кертүне таләп итә», - дип билгеләп үтте республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов.

- 2011 нче елның җәендә Мүлмә авылында «Чулпан» балалар бакчасы ачылу «Бәләкәч» программасы эшли башлауның беренче карлыгачы булды. Мүлмә урта мәктәбендә укучылар азайгач уздырылган оптимальләштерү нәтиҗәсендә, мәктәпнең төзекләндерелгән бер ягына балалар бакчасы урнашты. Авыл халкы бу күченүне ике ел көтте. Ниһаять, 15 балага «Чулпан» дип аталучы яңа бакчада урыннар бирелде, - диде мәгариф бүлегенең мәк-тәпкәчә тәрбия буенча методисты Рамилә Габдрахманова.

Биектау авылындагы «Бәлә-кәч» бакчасы катнаш төр-дәге бакча булып санала. «Бәләкәч» дигән исемне юкка гына кушмадылар аңа. Ул - Президент программасы буенча төзелгән иң беренче зур балалар бакчасы. 2011 нче елның март башында төзергә генә тотынганнар иде, ә 8 айдан соң ул инде яшь хуҗаларын кабул итте. Биек-тауның 3 нче мәктәбе янәшәсендә калкып чыккан гү-зәл бинага хәзер 220 сабый йөри. Монда төркемнәр өчен якты бүлмәләр генә түгел, спорт, музыка заллары, әйбәт итеп җиһазландырылган кухня, фитнес залы, психологик ял бүлмәсе дә бар.

Аннан соңгы 2012 нче ел шулай ук шатлыклы вакыйгаларга бай булды. Кече Рәс авылында яшәүче яшь әти-әниләрнең хыялы тормышка ашты. Мәктәпне үзгәртеп төзекләндергәч, «Дуслык» балалар бакчасы ачылды. Ташлы Кавал авылында «Кояшкай» балалар бакчасы да шул рәвешле барлыкка килде, анда 12 бала йөри.

«Бәләкәч» программасы нәтиҗәсендә Дөбъяздагы «Гөл-чәчәк» балалар бакчасы да үзенең биләмәләрен киңәйтте. 2012 нче елда анда заманча төзекләндерү үткәреп, сабыйлар өчен дә, педагоглар өчен дә барлык шартларны тудырдылар. Бакча коллективы да бурычлы булып калмады: 2013 нче елда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсында җиңеп, бер миллион сумлык грант отты.

Узып киткән 2014 нче ел шулай ук яңа урынга кү-ченүләр белән район халкының хәтерендә калды. Президент программасы буенча бер үк вакытта диярлек ике яңа балалар бакчасы төзелде: катнаш төрдәге 260 урынлы «Сандугач» - Биектау авылында, 80 урынлы «Йолдыз» - Ямаширмә авылында. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә еллар буе чират торган күп гаиләләрнең проблемасын хәл итте алар. «Сандугач» балалар бакчасында сабыйларга тудырылган шартлар турында аерым сөйләргә кирәктер. Монда - 14 төркем, физкультура һәм хореография кабинетлары, тренажер һәм музыка заллары, логопедлар кабинетлары булдырылган. Бакчаның «Бала үсеше үзәге» дип аталуы да гаҗәп түгел.

белешмә

Ямаширмәдәге "Йолдыз" балалар бакчасын төзүгә республика бюджетыннан 45 млн. 224 мең сум акча бүлеп бирелгән. "Санду-гач"ка - 132 млн., "Бәлә-кәч"кә - 110 млн., район үзәгендәге балалар бакчасына - 120 млн., Березовкадагысына - 55,3 млн. сум. "Гөлчәчәк" балалар бакчасына капиталь ремонтка 8 млн. сум акча сарыф ителгән, 576 мең сум - янгынга каршы чаралар күрүгә. Мүлмәдәге "Чулпан" балалар бакчасын үзгәртеп коруга муниципаль бюджеттан 400 мең сум акча бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев