Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда Россия Президентын сайлау нәтиҗәләренә йомгак ясадылар

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе президент сайлауларында 100 процент беркетмәне эшкәртте. Республикада сайлау кампаниясе нәтиҗәләренә йомгакны ТР Министрлар Кабинетында Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Анатолий Фомин ясады. "Бердәм Россия"дән кандидат Владимир Путин 82,70 процент тавыш җыйды. 2 нче урында КПРФ лидеры Геннадий Зюганов, аның өчен сайлаучыларның 9,66 проценты тавыш биргән. Аның артыннан...

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе президент сайлауларында 100 процент беркетмәне эшкәртте.

Республикада сайлау кампаниясе нәтиҗәләренә йомгакны ТР Министрлар Кабинетында Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Анатолий Фомин ясады.

"Бердәм Россия"дән кандидат Владимир Путин 82,70 процент тавыш җыйды. 2 нче урында КПРФ лидеры Геннадий Зюганов, аның өчен сайлаучыларның 9,66 проценты тавыш биргән. Аның артыннан үз-үзен күрсәтүче (самовыдвиженец) Михаил Прохоров 2,93 процент тавышка ия булды. ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийны сайлаучыларның 2,23 проценты сайлады, шул ук вакытта "Гадел Россия"дән кандидат Сергей Мироновка 1,76% сайлаучы тавыш бирде.

Путинны яклап тавыш бирүнең иң югары дәрә-җәсе ТР Нурлат районында булды, анда аның өчен сайлаучыларның 99,19 проценты тавыш бирде. Барыннан да азрак Казанның Мәскәү районында, анда Путин 61,38 процент алды (аның каравы Прохоров биредә ТР буенча рекордлы 10,82 процентка ия булды). Владимир Путин президент сайлауларында өченче тапкыр җиңде. Ул инде югары дәүләт постына 2000 һәм 2004 елларда сайланган иде.

Анатолий Фомин сүзләренчә, Татарстанда президент сайлауларында тавыш бирү хокукына ия гражданнарның 83,02 проценты катнашкан (2379562 кеше). РФның яңа Президентын шул исәптән 700 мең яшь кеше сайлады, алардан 10 меңе беренче тапкыр тавыш бирде. "Бу сәяси көрәшкә динамизм, энергия һәм кискенлек бирә", - диде А.Фомин.

Анатолий Фомин әйтеп киткәнчә, ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән 55 мең төп исемлектән төшерү турында таныклык (открепительное удостоверение) алынган, аларның 31,5 меңен файдаланганнар. 15 тән артык чит илләрдән килгән күзәтүчеләр 200 гә якын участокка бардылар

ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, муниципаль сайлауларның нәтиҗәләре буенча 77 депутат сайланды, шул исәптән 3 претендент район башлыгы вазифасына - Әлмәттә, Тәтештә һәм Югары Осланда (66 мандатны "Бердәм Россия" алды, 2 - ЛДПР, 3 "Гадел Россия" һәм 6 - үз-үзләрен күрсәтүчеләр). Бары бер округта гына бердәнбер кандидат кирәкле тавышны (50 проценттан артык) җыя алмады.

"Без катнашучылар саны зур булган сайлау кампаниясен закон кысаларында төгәл итеп уздырдык", - диде А.Фомин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев