Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Сулар ташый, ургыла

Язгы ташу белән бәйле рәвештә районда гадәттән тыш хәл игълан ителде. Яңгырлар яву һәм кискен җылытып җибәрү нәтиҗәсендә елга-инешләр ярларыннан чыкты. Казансудагы су биеклеге 6 метрлы критик билгегә җитте. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе мәгълүматларына караганда, Биектау районында дүшәмбегә унөч авылда 96 торак йортны су басты. Аларда 179 кеше яши. Чубарово...

Язгы ташу белән бәйле рәвештә районда гадәттән тыш хәл игълан ителде.

Яңгырлар яву һәм кискен җылытып җибәрү нәтиҗәсендә елга-инешләр ярларыннан чыкты. Казансудагы су биеклеге 6 метрлы критик билгегә җитте. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе мәгълүматларына караганда, Биектау районында дүшәмбегә унөч авылда 96 торак йортны су басты. Аларда 179 кеше яши. Чубарово авылында җиде кеше эвакуацияләнеп, вакытлыча туганнары янына урнаштырылды. Тимофеевкада зур сулар бакчаларга килеп җитте инде.

Район территориясен күр-ше төбәкләр белән чиктәш урыннарга кадәр вертолеттан күзәтеп чыгу сулыкларның бөтен җирдә дә мөл-дерәмә тулы булуын күрсәтте. Казансу юлындагы йөзләп дача йортына да су кергән. Быел Бимәр, Коркачык, Калинино, Ивановка һәм башка кайбер авыллар һәм поселокларда яшәүчеләр дә су ташудан зыян күрәләр.

Ташкынның иң ургыла торган чагы әле узмады. Суүлчәгеч постларда даими күзәтү алып барыла. 16 нчы апрель иртәсендә Казансу елгасындагы су куркыныч биеклеккә җиткән иде. Тиешле хезмәтләр дә соңгы көннәрдә бик уяу торалар. Һәр язда да без зур сулар килүе ихтимал дип алдан көтсәк тә, килеп җиткәч, ул барыбер тынгысызлык тудыра. Ә быел исә, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТРдагы Баш идарәсе начальнигы Рафис Хәбибуллин сүзләренә караганда, сулыклардагы хәл көтел-гәнчә түгел. Зур күңелсезлекләрне булдырмау, бәла-казаларга юл куймас өчен һәрвакыт сизгер булырга кирәк.

Рәсемдә: Коркачык станциясендәге йортларга язгы су килеп җитте.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев