Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Спортчыларыбыз сынатмады

Ноябрьнең беренче атнасы спорт вакыйгаларына бай булды. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Павел Ивановта тәрбияләнүчеләр рус шашкалары буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә яхшы чыгыш ясадылар. Карина Дудкина, Рөстәм Хафизов, Наил Хәбибуллин икенче урыннарны алдылар, Айсылу Әхмәтсафина өченче призер булды, ә Илүзә Сафина үз яшь категориясендә дүртенче урынга чыкты. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры...

Ноябрьнең беренче атнасы спорт вакыйгаларына бай булды.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Павел Ивановта тәрбияләнүчеләр рус шашкалары буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә яхшы чыгыш ясадылар. Карина Дудкина, Рөстәм Хафизов, Наил Хәбибуллин икенче урыннарны алдылар, Айсылу Әхмәтсафина өченче призер булды, ә Илүзә Сафина үз яшь категориясендә дүртенче урынга чыкты.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ирина Миндрюковада тәрбияләнүчеләр дә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Алар өстәл теннисы буенча "Татарстан Республикасының өметләре" ("Надеҗды Республики Татарстан") республика ярышларында катнаштылар. Динар Солтанбеков дүртенче урынга күтәрелде, ә Лия Волкова авыл спортчылары арасында җиденче булды.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Станислав Тюрин һәм Альберт Сибгатуллинда тәрбияләнүчеләр дә 1999-2000 нче елда туган үсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Беренчелегендә мактаулы өченче урынны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев