Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Сәламәтлек – чаңгы юлында

Узган атнада Бөреледә 1997-1998 елларда туган укучылар арасында чаңгыда узышу буенча сайлап алу ярышлары булды. Ярышларны оештыручыларның максаты - балаларны спорт белән шөгыль-ләнүгә тарту, сәламәт яшәүне пропагандалау. Россиядә чаңгы спортына һәрвакыт зур игътибар бирелә. Ял көннәрендә чаңгы шуарга чыксаң, моның шулай булуына ышанасың. Яше-карты саф һавага, сәламәтлеген ныгытырга, беррәттән кышкы...

Узган атнада Бөреледә 1997-1998 елларда туган укучылар арасында чаңгыда узышу буенча сайлап алу ярышлары булды. Ярышларны оештыручыларның максаты - балаларны спорт белән шөгыль-ләнүгә тарту, сәламәт яшәүне пропагандалау.

Россиядә чаңгы спортына һәрвакыт зур игътибар бирелә. Ял көннәрендә чаңгы шуарга чыксаң, моның шулай булуына ышанасың. Яше-карты саф һавага, сәламәтлеген ныгытырга, беррәттән кышкы урман матурлыгы белән дә хозурланырга омтыла. Физик культура белән шөгыльләнүгә мәхәббәтнең нигезе нәкъ менә бала чакта салына да инде. Балаларның нинди нәтиҗәләргә ирешәчәге физик күнегүләрнең алар күңеленә никадәр хуш килүеннән тора.

Бу юлы чаңгы ярышында үз мәктәпләрендә иң яхшылар дип танылган укучылар катнашты. Гомумән алганда, трассага 50 егет һәм кыз чыкты. Күбесенең мондый бәй-геләрдә катнашу тәҗрибәсе бар инде.

Ярышучылар алдына дүрт чакрымнан сигез чакрымга кадәрле шактый катлаулы дистанцияне үтү бурычы куелды. Физкультура дәресләрендә һәм ял көннә-рендә даими шөгыльләнеп, ярышта чыгыш ясарга җитди әзерлек белән килгәннәргә әллә ни авыр булмады, аның каравы калганнарга, финишка барып җитү өчен, шактый гына тирләп-пешәргә туры килде.

Чаңгыда узышуның уңышлы үтүенә егет-кызларның күтәренке кәефе дә ярдәм итте бугай. Дистанциянең үтәлүен судьялар җентекләп кү-зәтте, чөнки районыбыз данын Зәйдә якларлык иң көчле чаңгычыларны ачыкларга кирәк иде.
Ярышларның нәтиҗәсе буенча, беренче урынны - Бөреле мәктәбе укучысы Виктория Лукоянова, икенче урынны Әлдермеш мәктәбе укучысы Венера Фәрахова яулады. Өченче урын - Дөбъяз мәктәбеннән Регина Әхмәтшина, дүртенче урын - Мәмдәл мәктәбеннән Илүзә Сәйфуллинада.

Егетләр арасында Әлдермеш мәктәбе укучысы Рәсим Фәраховка тиңнәр булмады. Икенче урында - Айбаш мәктәбеннән Таһир Зиннәтуллин, өченче урында - Мәмдәл мәк-тәбеннән Роберт Мотыйгуллин, дүртенчедә - Айбаш мәктәбеннән Айнур Ибраһимов.
Җиңүчеләрнең, призерларның барысына да Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.

Кыш үз хокукларыннан файдалана башлады гына әле, алда матур кояшлы көннәр күп булыр. Димәк, чаңгы спортына кушылып китәргә дә соң түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев