Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ШӘПШЕДӘ ЯҢА “МӘДИНӘ” МӘЧЕТЕ АЧЫЛДЫ

Узган якшәмбедә Шәпше авылында яңа мәчет ачылды. Ул "Булгария" теплоходы батудан һәлак булганнар истәлегенә салынды. Исегезгә төшерәбез, "Булгария" теплоходы 2011 елның 10 июлендә Кама Тамагы районының Куйбышев сусаклагычы территориясендә баткан иде. Һәлакәт нәтиҗәсендә 122 кеше, шул исәптән 28 бала һәлак булды.. 79 кеше яннан узып киткән "Арабелла" теплоходы тарафыннан коткарылды....

Узган якшәмбедә Шәпше авылында яңа мәчет ачылды. Ул "Булгария" теплоходы батудан һәлак булганнар истәлегенә салынды.
Исегезгә төшерәбез, "Булгария" теплоходы 2011 елның 10 июлендә Кама Тамагы районының Куйбышев сусаклагычы территориясендә баткан иде. Һәлакәт нәтиҗәсендә 122 кеше, шул исәптән 28 бала һәлак булды.. 79 кеше яннан узып киткән "Арабелла" теплоходы тарафыннан коткарылды. "Булгария" Идел төбеннән 2011 елның 26 июлендә күтәрелде.
Яңа храмны Альберт Тазов төзеткән, аның "Булгария"дә бердәнбер кызы Эльвира, кияве Дмитрий һәм оныгы Диана һәлак булган. Мәчет аның оныгының үлеменнән соң берничә айдан вафат булган әнисе хөрмәтенә "Мәдинә" дип аталган.
"Мин нәтиҗәдән генә канәгать булып калмадым, күңелемә җиңелрәк булып китте. Кызымның үлеменнән соң үземне кая куярга белмәдем, шуңа күрә мәчет проектын мөмкин кадәр тизрәк эшләүне сорадым. Бер ел эчендә төзедек. Фаҗига булган көннең бер еллыгына эшләргә теләгән идек тә, өлгермәдек, шуңа күрә бераз соңрак ачтык", - диде Альберт Тазов. Мәчеттә уку сыйныфы урнашкан. "Болар барысы да кешеләр өчен, авылдашларыбыз балаларын укытсыннар өчен эшләнде, шуңа күрә парталар куйдык", - диде ул. Кешеләр авылда мәчет салуны күптән теләгәннәр, шуңа да Альберт Ивановичка мөрәҗәгать иткәннәр. Тормыш үзе дә эшкә тотынырга мәҗбүр иткән.
Мәчетнең архитекторы Айвар Саттаров булган, ул "Кол Шәриф" мәчете проекты авторларының берсе булып тора. Мәчетне ачу тантанасында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе Анна Захарова, Шәпше авыл җирлеге башлыгы Людмила Абрамова, районның авыл мәчетләре имам хатыйплары, "Булгария" һәлакәтендә һәлак булганнарның туганнары, җирле яшәүчеләр катнашты.
Барлык шәпшелеләр исеменнән Людмила Константиновна Абрамова Альберт Ивановичка, төзүчеләргә шундый мәһабәт, матур мәчетне төзүләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Шәпшедә православие часовнясы да төзеләчәген әйтеп сөендерде.
Аллаһ йорты ачылганда традиция буларак намаз укылды, эчкә үтеп, кунаклар һәм авылдашлар намаз укыдылар. Гыйбадәт тәмамлангач, барысын да хәйрия табынына чакырдылар
Яңа мәчет янәшәсендә истәлек билгесе куелды. Ачылу көнендә йомшак уенчык һәм тере чәчәкләр пәйда булды. Алар фаҗигадә һәлак булган балалар истәлегенә бирелде.

А.Тимонин фотосы

Тулырак мәгълүматларны газетаның ("Биектау хәбәрләре") киләсе саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев