Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Шөкер, орлык җир куенына керде

Районда язгы кыр эшләре оешкан төстә узды. Җаваплы чорда бөтен көч һәм тырышлык чәчүне мөмкин кадәр тизрәк төгәлләүгә юнәлдерелде. Сабан культуралары быел 30400 гектар мәйдан били. Һава торышы игенчеләрне борчырлык булмады, туфракта дым бар, әмма яз үзенчәлекле, туфрак бар җирдә дә тигез өлгермәде. Дым каплатканда, туфрак әзерләгәндә һәр басуда да...

Районда язгы кыр эшләре оешкан төстә узды. Җаваплы чорда бөтен көч һәм
тырышлык чәчүне мөмкин кадәр тизрәк төгәлләүгә юнәлдерелде.
Сабан культуралары быел 30400 гектар мәйдан били. Һава торышы игенчеләрне борчырлык булмады, туфракта дым бар, әмма яз үзенчәлекле, туфрак бар җирдә дә тигез өлгермәде. Дым каплатканда, туфрак әзерләгәндә һәр басуда да диярлек кишәрлекләп эшләргә туры килде.
"Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә эшкә башта ук ныклап керештеләр. Биредә чәчүдә ике сменалы эш оештырылды. "Суыксу" һәм "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтләрендә кызу темпта эшләделәр. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә, "Татмелиорация-Агро", "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтләрендә, "Высокогорская" агрофирмасында чәчү комплекслары оештырылды. Эшләрнең иң күбесен Бөреле игенчеләренә башкарып чыгарга кирәк иде, чөнки райондагы чәчүлекләрнең утыз процентлабы "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә, аларга көн саен 650 шәр гектар чәчәргә кирәк булды.
Татарстан Президенты һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Җиңү көне алдыннан безнең районда булганда, чәчүне тизрәк тәмамлау өчен эш темпын арттырырга киңәш иттеләр. Май башында Дөбъяз, Алат, өйрәнү хуҗалыгы басуларын эш-кәртүче "Высокогорская" агрофирмасында эшләр сизелеп активлашты. Механизаторлар ике сменада эшләде.
Язгы чәүдә катнашучыларны югарырак нәти-җәләргә ирешүдә кызыксындыру өчен Биектау районында мораль һәм матди кызыксындыру чаралары эшләнде. Культивацияләүдә һәм чәчүдә заданиеләрен арттырып үтәүче механизаторларны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин басуга килеп котлады. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов белән бергә алар хуҗалык алдынгыларына вымпеллар, котлау адреслары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Иң беренчеләрдән булып "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятеннән «МТЗ-82» тракторында көнлек эш нормасын 330 процентка үтәгән механизатор Рамил Гарәфиевны котлаганнар иде.
Бүләк һәм вымпел алган механизаторлар саны 15 нче майга 21 гә җитте. Басуларда эш Җиңү көнендә дә тукталып тормады. Район башлыгы Геройлар Аллеясындагы тантаналы митингтан соң "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтендә культивацияләүдә аеруча тырышлык күр-сәткән Тәлгать Идрисовка, "Красная заря"дан чәчүдә тырышып эшләүче Нәҗип Сабировка удар хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә хуҗалыкларга барды. Шулай ук Мүлмә игенчесе Винер Хәкимов, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең Коркачык бүлеге тракторчысы Наил Габдуллин да мактауга лаек булдылар.
Язгы чәчүгә йомгак ясау бәйрәме - Сабантуйда иң алдынгы механизаторларның исемнәре аталачак һәм аларга шактый зур акчалата премияләр тапшырылачак.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренә караганда, бүген район хуҗалыкларында чәчү тәмамланды. "Зарница", "Агроторгстрой" җаваплылыгы чикле ширкәтләре дә соңгы көннәрдә эш темпын кызулаттылар. Планлаштырылган эшләр күләмен беренчеләрдән булып "Суыксу", "Ватан", "АгроСтар", "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтләре игенчеләре башкарып чыкты.
Хуҗалыклар, иртә сабан һәм бөртекле-кузаклы культуралар, берьеллык үләннәр, бөртеккә рапс чәчүне төгәлләп, шытымнар баш калкыту белән чәчүлекләрне тәрбия-ләүгә керешәчәкләр. Чиратта - бәрәңге һәм яшелчә утырту.

Рәсемнәрдә: Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин "Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы механизаторы Нәҗип Сабировны көнлек эш нормасын арттырып үтәве белән котлый; "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтенең алдынгы тракторчысы Тәлгать Идрисов; "АФ Татарстан" җаваплылыгы чикле ширкәте тракторчысы Винер Хәкимов; авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.И.Мөхлисов "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең Коркачык бүлеге механизаторы Наил Габдуллинга вымпел тапшыра; район кырларында бүген әнә шундый чәчү агрегатлары эшли.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев