Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Салымнар түләү айлыгы

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Идарәсе физик затларның мөлкәт салымын түләү айлыгы игълан итте. 2013 елның 1 ноябрендә физик затлар мөлкәтенә һәм транспорт салымын түләү сроклары тәмамлана. Җир салымын түләү сроклары җирле власть органнары карары белән билгеләнә. 2012 ел өчен мөлкәт салымын (физик затлар кеременә, транспорт һәм җир салымы)...

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Идарәсе физик затларның мөлкәт салымын түләү айлыгы игълан итте.

2013 елның 1 ноябрендә физик затлар мөлкәтенә һәм транспорт салымын түләү сроклары тәмамлана. Җир салымын түләү сроклары җирле власть органнары карары белән билгеләнә.

Реклама

2012 ел өчен мөлкәт салымын (физик затлар кеременә, транспорт һәм җир салымы) түләү срогы 2013 елның 31 октябрендә чыга.
Салым идарәсе түләүләрне соңгы көнгә калдырмаска киңәш итә. Берьюлы өч салым түләргә кирәк булганлыктан, бюджетыгызны алдан планлаштырыгыз һәм салымнарны срогы чыкканчы түләгез.
Салымнарны банк бүлекләре, аларның терминаллары, "Электрон Татарстан" Инфоматлары җайланмалары, "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" аша Россия Федераль салым хезмәте сайтында түләргә була.
Россия Федераль салым хезмәте Интернет сервислар ярдәмендә онлайн салым түләүләрен башкару мөмкинлеге бирүче кредит оешмалары санын арттыра.
Хәзерге вакытта Интернет аша бурычларны һәм агымдагы салымнарны түләү хезмәте Россия Федерациясенең 13 кредит оешмасы: Саклык банкы, КИВИ Банк, Газпромбанк, Промсвязьбанк, Петербургның социаль коммерция банкы, Суднолар төзү банкы, Азиат-Тын Океан Банкы, "Таврический" банкы, Хәрби-промышленность банкы, "Центр-инвест" Коммерция банкы, ОАО "Консерватив Коммерция Банкы" (ККБ), ОО КБ "Платина", ЗАО Банк "Новый символ" клиентларына күрсәтелә.
Бүген башкарып булган эшләрне иртәгә калдырмагыз!
Россия Федераль салым хезмәте.

Фото с сайта cppmns.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев