“Саклап файдалан һәм файдаланганда сакла”
2013 ел экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Күп мәктәпләрдә экология юнәлешендәге чаралар: әңгәмәләр, экологик рейдлар, КВНнар, фильм-нар карау, мәктәп территориясен, поселокны җыештыру буенча хезмәт десантлары, урманны саклау буенча "чисталык дәресләре", тыюлы урыннар, заказниклар, табигать һәйкәлләре белән танышулар оештырылды. Быел республиканың барлык мәктәпләрендә Җирнең озон катламын...
2013 ел экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде.
Күп мәктәпләрдә экология юнәлешендәге чаралар: әңгәмәләр, экологик рейдлар, КВНнар, фильм-нар карау, мәктәп территориясен, поселокны җыештыру буенча хезмәт десантлары, урманны саклау буенча "чисталык дәресләре", тыюлы урыннар, заказниклар, табигать һәйкәлләре белән танышулар оештырылды.
Быел республиканың барлык мәктәпләрендә Җирнең озон катламын Халыкара саклау көненә багышлап, "Чисталык дәресләре" дигән экологик-мәгърифәтчелек акцияләре узды. Бу көнне әлеге вакыйгага багышланган чара безнең Бөреле мәктәбендә дә узды. Укучылар белән очрашуда Биектау муниципаль районы экологы Илдар Равилов катнашты. Ул үзенең чыгышында 1994 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 16 сентябрьнең озон катламын саклау буенча Халыкара көн дип игълан ителүе турында әйтте, ул 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Район экологы игътибарны Халыкара озон катламын саклау көненә багышланган чараларның планетаның күпчелек дәүләт-ләрендә уздырылуына юнәлтте.
Россия Федерациясендә ул беренче тапкыр 2011 елның 16 сентябрендә билгеләп үтелде. Дәү-ләтләргә бу көнне Протокол һәм аның төзәтмә-ләрендә күздә тотылган бурычлар нигезендәге эшчәнлекне пропагандалауга багышларга тәкъдим ителде.
Илдар Равилов кеше тормышында атмосфераның нинди әһәмияткә ия булуы, озон катламының төп бурычы тере организмнарны кояш һәм космик радиациясенең зарарлы йогынтысыннан саклау булуы турында искә төшерде.
Аннары "Антарктика, озоновая дыра" дигән фильм тәкъдим ителде. Кешенең табигатькә йогынты ясау мөмкинлекләре даими рәвештә арта һәм ул биосферага төзәтә алмаслык зыян китерерлек дәрәҗәгә җитте. Озак вакытлар буена бернинди зыян юк дип саналган әйберләр чынлыкта исә куркыныч булып чыга. Моннан егерме еллап элек гап-гади аэрозоль баллонының планетага җитди куркыныч тудыра алу сәләтенә ия булуын берәү дә күз алдына да китермәгәндер. Чыгышын тәмамлап, район экологы укучыларга:
- Кадерле дуслар! Озон катламын, димәк, бөтен планетабызны саклау - һәр кешенең дә бурычы. Шуңа күрә мин бу очракта берни дә эшли алмыйм, дип уйламагыз. Җирнең озон катламына төрле-төрле сиптергеч әйберләр һәм аэрозольләр зур зыян китерә. Баллоннардагы химик әйберләр - дезодорантлар, чәч ялтыраткычлар, һава сафландыргычлар, полирольләрдән мөмкин кадәр азрак файдаланырга тырышыгыз. Төп пычратучыларның берсе - машиналардан чыга торган төтен газлары. Шәхси машиналарга караганда җәмәгать транспортында, ә иң яхшысы, велосипедта йөрегез. Мөмкинлек булса, машинадан, гомумән, файдаланмагыз.
Яшеллек һаваны кислородка баета һәм озон катламының җимерелүенә каршы тора. Шуңа күрә өй тирәләренә, бакчагызга, дачагызга агачлар утыртыгыз. Үзегез яши торган төбәкне яшелләндерүдә катнашыгыз.
Көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны киметегез, аларны эшкәртү атмосферага төзәтә алмаслык зыян китерә. Урманда чүп ташлаганчы табигый мохиттә кәгазьнең ике елдан ун елга кадәр, консерва банкасының 90 ел, сигарет фильтрының 100 ел, полиэтилен пакетның 200 елдан күбрәк, пластмассаның 500 ел, пыяланың 1000 елдан артык вакыт таркалуын белегез һәм исегездән чыгармагыз. Бер тапкыр кулланыла торган стаканнар ясаганда файдаланыла торган көпшәк стайроформ экологик яктан куркыныч. Сүземнең азагында Америка экологы Барри Коммонерның "Все связано со всем", "За все надо платить", "Все надо куда-то девать", "Природа знает лучше" дигән "законнарын" искә төшереп үтәсем килә. Аларны экологик әйтемнәр дисәң дә була, чөнки һәр әйтем дә тәҗрибәне чагылдыра һәм нигә булса да өйрәтә", - диде Илдар Равилов.
Ул мәктәпкә экологиягә кагылышлы китаплар бүләк итте.
Безнең белешмә
Нәрсә ул озон катламы?
Җир өслегендә 20-50 километрда озон катламы - үзенчәлекле формадагы кислород бар. Атмосферада озон күпме күбрәк булса, ул ультрашәмәхә нурланышны шуның кадәр күбрәк йота. Әмма атмосфераның озон катламы бик юка. Озонны күп сулаучы җәяүлеләрнең тыны кысыла, күкрәк турысында авырту сизә башлыйлар. Шулай ук юл тирәсендәге агачлар һәм куаклар да зыян күрә. Әмма бик югарыдагы озон кешегә хәтта файдалы да. Озон күп булганда тирене яндыра һәм хәтта тире яман шеше китереп чыгара торган ультрашәмәхә нурларны йота. Озон катламы турында галимнәр узган гасырның 70 нче елларында беләләр. Шул ук вакытта суыткычлар, кондиционерлар, аэрозоль баллоннарда кулланыла торган фреонның озонны юкка чыгаруы ачыкланган. Атмосфераның югарыгы катламнарына күтәрелеп, фреон молекулалары озон молекулалары белән кушылалар. Кояш радиациясе йогынтысында фреоннар хлор бүлеп чыгара. Мондый урында озон катламы юкка чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев