Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Сабантуйда ГТО тапшырабыз

Россия, дөньякүләм спортта алдынгылыкны саклап, яуланган үрдән чигенергә җыенмый, тик моның өчен һәрвакыт алга барырга кирәк. Шәһәр һәм авыл халкын, төрле предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләрне физкультурага җәлеп итәргә ничәмә-ничә буын актив һәм сәламәт кешеләр үстерергә булышкан ГТОны яңарту да ярдәм итәчәк. "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең Биектау бүлеге активистлары 6...

Россия, дөньякүләм спортта алдынгылыкны саклап, яуланган үрдән чигенергә җыенмый, тик моның өчен һәрвакыт алга барырга кирәк.

Шәһәр һәм авыл халкын, төрле предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләрне физкультурага җәлеп итәргә
ничәмә-ничә буын актив һәм сәламәт кешеләр үстерергә булышкан ГТОны яңарту да ярдәм итәчәк.

"Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең Биектау бүлеге активистлары 6 июньдә - район Сабантуен уздырасы көнне "Спорт сөюче Татарстан" дигән конкурс уздырырга кирәк, дигән инициатива белән чыктылар. Шушы максатта үзәк стадионда "Спорт сөюче Татарстан" мәйданчыгы билгеләп куелачак. Үз көчләрен сынап карарга теләгән бәйрәм кунаклары ГТО таләпләренә туры китерелгән нормативларны тапшырып карый алачаклар.

Биш спорт ноктасында - озынлыкка сикерүдә, гер күтәрүдә, кулларда күтә-релүдә һәм башка төрләрдә тәҗрибәле спортчылар һәм аларның ярдәмчеләре теге яки бу күнегүне ничек дөрес башкарырга икәнлеген аң-латачаклар, ГТО нормаларын тапшыру өчен кабатлауларның төгәл санын әйтәчәкләр. "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары барысына да юл кәгазьләре бирәчәк. Катнашучы, беренче биремне башкаргач, икенчесенә күчә.

Бирем нормативларын, алдан ук танышу мөмкинлеге булсын өчен, бөтен кеше күрерлек урынга язып куячаклар. ГТО нормаларын тапшырганнарны күңелле яңалык та көтә - алар барысы да күрсәткечләре язылган Дипломнар, сувенирлар алачак.
Ә инде тирән белемгә ия булганнар Туган яклары Татарстан тарихын ничек яхшы белүләрен тикшереп карый алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев