Рәсемнәрдә – безнең республика
Бу айда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның җиңел кулыннан "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" фотоконкурсы башланды. Социаль челтәрдә ул безнең республика хезмәт ветераннарының фоторәсемнәрен урнаштырды. Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Төп номинацияләр: "Иң күп "лайклар" һәм "ретвитлар", "Иң үзенчәлекле фото", "Иң кызыклы аңлатма". Җиңүчеләр көзгә кергәч билгеле булачак. Кем күрсәтелгән...
Бу айда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның җиңел кулыннан "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" фотоконкурсы башланды.
Социаль челтәрдә ул безнең республика хезмәт ветераннарының фоторәсемнәрен урнаштырды. Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Төп номинацияләр: "Иң күп "лайклар" һәм "ретвитлар", "Иң үзенчәлекле фото", "Иң кызыклы аңлатма". Җиңүчеләр көзгә кергәч билгеле булачак. Кем күрсәтелгән хэштег (#) белән иң күп фоторәсемнәр җибәрә, шул җиңү яулаячак. Фоторәсемнәрне һәм урнаштырылган фотопостларга сылтамаларны (ссылки) август азагына кадәр fototatarstan@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. Һәр номинациядә беренче, икенче, өченче урыннар өчен авторларга кыйммәтле призлар һәм дипломнар тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев