Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Районны гөрләткән фестиваль

Узган ял көннәрендә безнең районда татар фольклорының өченче "Иске-Казан түгәрәк уены" республика фестивале булды. Ике көн дәвамында республика районнарының халык коллективлары үз программаларын тәкъдим иттеләр. Бихисап күп кунакларны Россия ДОСААФының Коркачыктагы үзәк аэроклубы кабул итте. Аларны армия палаткаларына һәм казармаларга урнаштырдылар. Үзәк мәйданда фольклор бәйрәме ачылды. Бирегә, төркем-төркем булып, авыл...

Узган ял көннәрендә безнең районда татар фольклорының өченче "Иске-Казан түгәрәк уены" республика фестивале булды.
Ике көн дәвамында республика районнарының халык коллективлары үз программаларын тәкъдим иттеләр. Бихисап күп кунакларны Россия ДОСААФының Коркачыктагы үзәк аэроклубы кабул итте. Аларны армия палаткаларына һәм казармаларга урнаштырдылар. Үзәк мәйданда фольклор бәйрәме ачылды. Бирегә, төркем-төркем булып, авыл артистлары да агыла башлады. Кайсы гына коллективны алма, һәркайсы да үзенчәлекле милли киемнәрдән. Хатын-кыз костюмнары бигрәк тә күз явыңны алырлык иде - милли бизәкләр төшерелгән төрле төсләрдәге күлмәкләр, чигүле ак алъяпкычлар, бәрхет жакет, жилетлар... Ә инде баш киемнәренә килгәндә исә, чөеп бәйләгән яулыклардан тыш, ниндиләре генә юк - искиткеч купшы, зиннәтле итеп тегелгән башлыклар дисеңме, эшләпәләр, калфаклар - әллә ниләр бар!
Фестивальдә 22 фольклор коллективы катнашты, алар фольклор-этнография композициясе, фольклор хореографиясе, җырларда һәм уен коралларында башкару традицияләре, башкару осталыгы, бәет һәм мөнәҗәт әйтүчеләр, балалар фольклоры номинацияләрендә номерлар әзерләп килгәннәр. Беренче көнне конкурста үз номерларын коллективлар һәм солистлар күрсәтте.
Жюри составына Казан консерваториясе һәм Казан мәдәният һәм сәнгать университетының әйдәп баручы укытучылары, профессорлары һәм доцентлары, фольклорчылар, музыка белгечләре, этнографлар кергән иде. Программаларны бәяләүдән бушаган арада алар мастер-класслар да уздырдылар.
Фестиваль ачылышында анда катнашучыларны һәм тамашачыларны Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов сәламләде. Талантларын булдыра алганча тулырак һәм матуррак итеп күрсәтүләрен теләп, фольклор коллективларга катнашулары, ә Коркачык аэроклубына кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде.
Мәйданга беренчеләрдән булып сабалылар чыкты, алар авылда җырлар-биюләр, уен-көлке, шаярулар белән учак янында кич утыру күренешен күрсәттеләр. Һәр районның чыгышы үзенә бер төрле булды: кемдер костюмнары белән шаккатырса, кемдер борынгы уеннар, йолалар, санамышларны (считалки) күп белүе белән таң калдырды.
Жюри җыр, уен, биюләргә, җирле сөйләмгә кагылышлы гореф-гадәтләр, йолаларның сакланышына аеруча игътибар итте. Халык иҗаты бәйрәмендә төрле яшьтәгеләр, шул исәптән балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Лаеш районыннан Атабай авылы мәдәният йортында инде 30 елдан бирле эшләп килә торган унике кешелек "Бибинур" коллективы килгән иде.
Керәшеннәрнең әбиләр сандыгыннан алынган борынгы киемнәренә игътибар итми һич мөмкин түгел иде. Озын җиңле, шакмаклы кызыл күлмәкләр, баш киемнәре кебек үк, көмеш чулпылар белән бизәлгән. Әлеге коллектив Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгыннан килгән. Шулкадәр тырышканнар - безнең көннәргә кадәр сакланган туй йоласын күрсәтү өчен каз белән пәрәмәчкә кадәр алып килгәннәр.
Казаннан "Мирас" ансамбле дә осталыгы, костюмнары белән игътибарны үзенә җәлеп итте. Яшьләр, уен ко-ралларына кушылып, хореографик композиция башкардылар.
Татарстанның һәр районы яшьләрнең кичләрен бергә җыелгач башкара торган авыл йолаларын - "түгәрәк уеннар"ны үзенчә күрсәтте. Фольклор бәйрәме Иске-Казан мәдәни-тарихи һәм табигый музей-тыюлыгында кичке гала-концерт белән тәмамланды. Аны ачу хокукы хуҗалар - биектаулыларга бирелде. Мәдәният бүлеге артистлары, татар халкының матур милли киемнәрен киеп, сәхнәгә гармуннар, баяннар уйнатып чыктылар.
Гала-концертны шундый дәртле итеп башлап җибәрделәр! Биредә лауреатларга дипломнар тапшырылды, барлык номинацияләрдә иң яхшы башкаручылар билгеләп үтелде.
Интернет хакимлек иткән хәзерге заманда үз җирлегеңдәге мәдәни традицияләрне саклавы бик җиңел түгел. Аларны саклап, үзеннән соң килүче буыннарга тапшыручылар изге эш башкаралар. "Бу балаларыбыз туган тамырларыннан аерылмасын, туган телләрен онытмасын өчен кирәк", - диде фестивальдә катнашучылардан берәү.
Иске-Казанда лауреат исемен яулаучылар республика данын Самарада узачак фольклор фестивалендә яклаячак.
Рәсемнәр: татар фольклорының III нче "Иске-Казан түгәрәк уены" республика фестивалендә катнашучылар.
А.Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев