Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Район данын яклый

Безнең районның спорт данын Нәфис Миңнебаев лаеклы төстә яклап килә. Ул спорт мастеры, 2010 елгы Россия чемпионы, "Көрәш" милли көрәше буенча 2009-2010 еллардагы Татарстан Республикасы чемпионы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына татар-башкорт милли көрәше чемпионы. Милли көрәш буенча ярышларда Нәфис 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясый һәм...

Безнең районның спорт данын Нәфис Миңнебаев лаеклы төстә яклап килә. Ул спорт мастеры, 2010 елгы Россия чемпионы, "Көрәш" милли көрәше буенча 2009-2010 еллардагы Татарстан Республикасы чемпионы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына татар-башкорт милли көрәше чемпионы.

Милли көрәш буенча ярышларда Нәфис 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясый һәм призлы урыннар яулый. 2012 елгы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының XVII "Көрәш" татар-башкорт милли көрәше буенча шәхси-команда республика турнирында үз авырлык категориясендә 3 нче урынны яулады, ә ноябрьдә республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясады һәм матур җиңүгә иреште. Шушы көннәрдә Нәфис һәм безнең районның икенче бер танылган батыры Радик Фәйзуллин "Биектау муниципаль районын үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнделәр.
Нәфис балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли, укучыларда спортка мәхәббәт тәрбияли. Ул үзе күп еллар көрәш белән шөгыльләнә, һәм һәр җиңү аңа зур шатлык китерә.
Рәсемдә: көрәшче Нәфис Миңнебаев "Биектау муниципаль районын үстерүдәге казанышлары өчен" медален тапшырган көнне.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев