Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстан Президенты белән очрашу

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән юбилей медальләре тапшырды. Әлеге очрашу Ватан сакчылары көне алдыннан Казан Кремленең тантаналар залында узды. Медальгә илледән артык ветеран лаек булды. Алар арасында Олы Битаман авылыннан Мансур Мөлеков та бар. Безнең якташ, Дан орденнары кавалеры -...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән юбилей медальләре тапшырды. Әлеге очрашу Ватан сакчылары көне алдыннан Казан Кремленең тантаналар залында узды.

Медальгә илледән артык ветеран лаек булды. Алар арасында Олы Битаман авылыннан Мансур Мөлеков та бар. Безнең якташ, Дан орденнары кавалеры - Биектау районыннан юбилей медале тапшырылган ветераннарның беренчесе.

- Җиңү безгә бик кыйммәткә төште. Безнең республикадан фронтка 700 меңнән артык кеше киткән. Шуларның яртысы диярлек әйләнеп кайтмаган. Без - җиңүчеләр-нең варислары - илне басып алучылардан саклаганнарны, госпитальләрдә, завод-фабрикаларда фидакарьләрчә эшләгәннәрне беркайчан да онытмабыз. Без бу истәлекне күңелләрдә саклаячакбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ветераннарга үзенең хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерде, аларга озын гомер, нык сәламәтлек, иминлекләр теләде. Аннары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләре тапшырылды.

Фин, Бөек Ватан һәм Япон сугышларында катнашкан 96 яшьлек Фәрах Хәйретдинов җавап сүзе белән чыкты. Ул японнарга каршы Георгий Жуков җитәкчелек иткән хәрби операциядә, шулай ук Сталинград көрәшендә, Курск дугасындагы көрәштә һәм башкаларында катнашуы турында сөйләде. Ул чакта бергә көрәшкәннәрнең инде исәннәр арасында булмавына борчылуын белдерде. Ф.Хәйретдинов сугыш ветераннарына нык сәла-мәтлек теләде һәм ветераннарга ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

Кремльдәге чарадан соң ветераннар опера һәм балет театрында "Җәлил" операсы тыңладылар. Алар белән бергә Рөстәм Миңнеханов та театрда булды.

Очрашу бергәләп истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев