Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Партия эше – дәүләт эше

"Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлеге Сәяси советының киңәйтелгән утырышында Сәяси совет әгъзалары, башлангыч оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. 2011 елдагы эш турында партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җи-тәкчесе Фаил Шәйхетдинов сөйләде. Ул 2012 елның 1 гыйнварына Бердәм россиялеләр сафында 2787 кеше исәп-ләнә, бу 2011 ел белән чагыштырганда 10...

"Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлеге Сәяси советының киңәйтелгән утырышында Сәяси совет әгъзалары, башлангыч оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

2011 елдагы эш турында партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җи-тәкчесе Фаил Шәйхетдинов сөйләде. Ул 2012 елның 1 гыйнварына Бердәм россиялеләр сафында 2787 кеше исәп-ләнә, бу 2011 ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк, диде. Партия җитәкчелегендә акцияләр, җыелышлар, митинглар, бәйрәмнәр - күп чаралар уздырылды.

Утырышта Россия Федерациясе Президентын сайлау буенча участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар; Биектау җирле бүлегенең 2012 нче елга эш планы; җирле бүлекнең февраль аена эш планы; 2012 елның февраленә депутатлар фракциясе эше; Россия Федерациясе Президентын сайлау турындагы мәсьәләләр каралды.

Партиялеләрнең эш планына дәүләт бәйрәм-нәренә, илдәге мөһим һәм истәлекле көннәргә багышланган, шулай ук безнең район территориясендә гомумфедераль партия проектларын ("Физкультура-сәламәт-ләндерү комплексларын төзү, "Балалар бакчалары - балаларга", "IТ-прорыв" һәм башкалар) тормышка ашыру буенча тантаналы чаралар уздыру кертелгән. Эшләрнең иң әһәмиятлеләре 4 мартта булачак сайлауларга багышланган. "Бердәм Россия" Биектау җирле бү-леге Сәяси советы секретаре урынбасары Раушан Хәйруллина үзенең чыгышында сайлау алды кампаниясенең үзенчәлекләрен тасвирлады. «Безнең кандидат - Владимир Путин, - диде ул. - Республикадагы бик күп уңай үзгәрешләр нәкъ менә аның ярдәмендә булды. 2013 елгы Универсиада объектлары үзләре генә дә ни тора. Дөньяда аның абруе зур. Владимир Путин Татарстанны икътисадта, социаль-мәдәни өлкәдә, спортта һәм эшчәнлекнең башка өлкәләрендә Россия регионнары арасында лидерларның берсе дип саный».

РФның хәзерге Президенты Дмитрий Медведев та безнең республика тырышлыгын югары бәяли, һәм татарстанлылар аның ярдәмен тоялар.

Безнең районда соңгы вакытта зур үзгәрешләр булды. Район башлыгы, Сәяси совет секретаре Рөстәм Кәлимуллин җи-тәкчелегендә ветераннар өчен һәм социаль ипотека буенча зур торак төзелеше җәелдерелде, "Саф су" программасы тормышка ашырыла, Җиңү Паркы төзелеп килә һәм башка күп нәрсәләр эшләнә. "Бердәм Россия" ярдәмендә Боз сарае барлыкка киләчәк.

Кандидатурасы Россия Федерациясе Президенты постына Гомумхалык фронты тарафыннан хуплап алынган Путин яклылар авыл җирлекләрендә сайлаучыларга үзләренең сайлау алды очрашуларында шушы уңай үзгәрешләр турында искә төшерерләр.

М.ТИМОНИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев