Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Парклар һәм скверлар матурлана

Рөстәм Миңнеханов тәкъ-диме белән 2015 нче ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, ял итүнең яшел зоналарын үзгәртеп коруның күләме һәм идеяләре буенча гаять зур программасы тормышка ашырыла. Республика Президенты фикеренчә, парк һәм скверларны үзгәртеп кору кешеләрдә ял итүнең яңа төрле культурасын формалаштырырга тиеш. Һәркем үз күңеле...

Рөстәм Миңнеханов тәкъ-диме белән 2015 нче ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, ял итүнең яшел зоналарын үзгәртеп коруның күләме һәм идеяләре буенча гаять зур программасы тормышка ашырыла.

Республика Президенты фикеренчә, парк һәм скверларны үзгәртеп кору кешеләрдә ял итүнең яңа төрле культурасын формалаштырырга тиеш. Һәркем үз күңеле яткан шөгыль таба алырлык шартлар тудыру мөһим. Табигать кочагында ял итүнең өстенлекләрен шәһәр тормышының уңайлы атрибутлары белән берләштереп, ялның яшел зоналары иҗтимагый тормышның яңа үзәкләренә әвереләчәк.

Март аенда республика башкаласының парк зоналарын төзекләндерү проектлары белән Рөстәм Миңнехановны таныштырганнар иде. Президент алардагы идеяләрне хуплады, әмма үзгәртеп коруга тотынганчы, бу хакта халык белән фикерләшергә кушты. Проектлар турында җәмәгатьчелек фикер алышуы башланды да инде.

Татарстан җитәкчесенең тәкъдимен Биектау районы да күтәреп алды. Биектау район үзәгендә барлыкка киләчәк скверның проекты төзелеп кенә калмады, аның урынында әзерлек эшләре дә башланып китте. Биек-таулыларның ял итү зонасы чиге Туган якны өйрәнү музеен, Үзәк мәдәният йортын, мәчетне әйләндереп алачак.

- Менә монда проект буенча кече архитектура формалары, эскәмияләр, чүп савытлары куячаклар, - диде Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Шәфигуллин, булачак сквер планын күрсәтеп. - Ял итеп йөрү юлларына брусчатка җәелә, юлның ян-якларына яктырткычлар куела, видеокүзәтү камералары куярга да онытмаячаклар. Монда балалар мәйданчыгы да була. Яшелләндерүчеләр «Альп таулары» да ясап куячак. Скверга керү капкасына шлагбаум куела.

Күптән түгел төзелгән Җиңү паркы биектаулыларның тагын бер ял итү урынына әверелде. Балалы яшь әниләрне агачлар күләгәсендә утырып, урманның саф һавасын сулау мөмкинлеге җәлеп итә. Анда урнаштырылган хәрби техника исә өлкәнрәк балаларны үзенә тарта: самолет яки пушка янында сурәткә төшәргә мөмкин. Парк территориясе елдан-ел матурлана, монда эскәмияләр, беседка, уңайлы балалар мәйданчыгы бар. Болардан тыш кечкенә балалар утырып йөрергә бик ярата торган уенчык паровоз мәйданчыгы урнаштырылган. Әле шушы көннәрдә генә, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, яңа стеланың нигезен сала бышладылар.

Ул Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт фронтында көрәшкән, Җиңүне якынайту өчен тылда эшләгән кешеләрнең казанышларын мәңгеләштерәчәк.

Биектау районы бик үзенчәлекле. Урманнар белән әйләндереп алынган булганга, ул, хаклы рәвеш-тә, Казанның «үпкәләре», район халкының һәм казанлыларның иң яраткан ял зонасы, дачалар урыны дип санала. Искитмәле урман күлләре, чишмәләр шәһәр кешеләрен, башкала кунакларын магниттай үзенә тарта. Биектауның иң гүзәл урыннарының берсе - Зәңгәр күлләр. Табигатьнең бу тиңсез объектын саклау өчен күп эш башкарыла. Зәңгәр күлләр-нең суы шулкадәр үтә күренмәле ки, унсигез метр тирәнлектәге әйберне дә күреп була.

Олы Кавал авылы янында Биектау районының тагын бер горурлыгы - «Чулпан» табигый туфрак заказнигы урнашкан. Татарстан җитәкчесе игълан иткән Парклар һәм скверлар елы кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге хезмәткәрләре «Чулпан» заказнигы вәкилләре һәм Олы Кавал авыл җирлеге башлыгы белән берлектә урманны яхшылап җыештырдылар, Олы Кавал авылы тирәсендәге кыр саклагыч урман полосасына - заказникның көнчыгыш ягы территориясенә - яшь үсентеләр утырттылар.

Кышын яуган карлар, бураннар, зур-зур агачларны сындырып һәм аударып, урманга шактый зыян китергән булган. Бу кадәр күләмле эшне заказник хезмәткәрләре үзләре генә башкарып чыга алмас иде. Шуңа күрә «Өмет» Үзәге хезмәткәрләренең ярдәме бик урынлы булды. Давылда сынган агачлар урынына питомникларда үстерелгән өч еллык карагай һәм чыршы үсентеләре утыртылды.

Бездә әле Усад һәм Шәпшедә элек алпавыт утарлары булган борынгы парклар да бар. Аларны авыл җирлекләре төзекләндерәчәк.

белешмә

2015 нче елда барлыгы 160 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырыла. Моның өчен шәһәрләргә һәм районнарга республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча җибәрәчәкләр. Инде булган яшел зоналарны тәртипкә китерү һәм 800 га мәйданда яңаларын булдыру күздә тотыла. Биектау районындагы парк һәм скверларны төзекләндерүгә 11 миллион сумга якын акча бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев