Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Осталыкта, җитезлектә көч сынаштылар

    Машина белән саву осталарының район конкурсы алдыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә район күләмендә хуҗалык данын якларга барачак алдынгы сыер савучыларны ачыкладылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сыер савучылар конкурсы - һөнәри осталыкка, традицияне үзгәртмичә, эшче һөнәр ияләре арасында ел да уздырыла торган бер-дәнбер конкурстыр, мөгаен. Агымдагы атнаның сишәмбесендә шушындый конкурс "Серп...

    Машина белән саву осталарының район конкурсы алдыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә район күләмендә хуҗалык данын якларга барачак алдынгы сыер савучыларны ачыкладылар.
    Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сыер савучылар конкурсы - һөнәри осталыкка, традицияне үзгәртмичә, эшче һөнәр ияләре арасында ел да уздырыла торган бер-дәнбер конкурстыр, мөгаен.
    Агымдагы атнаның сишәмбесендә шушындый конкурс "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә узды. Призлы урыннар өчен дүрт товарлыклы-сөтчелек фермасыннан 24 сыер савучы көрәште. Хуҗалык җитәкчесе урынбасары Равил Вәлиев катнашучыларның барысына да уңышлар теләде һәм өч җиңүче район конкурсына барачак, шулай ук район Сабантуенда катнашачак, дип хәбәр итте.
    Конкурс программасы минутлап исәпләнгән. Ярышларда катнашучыларга һөнәри осталыкларын берничә этапта җитди тикшерүләр аша узып исбатларга кирәк иде. Беренчесе саву теориясенә кагылышлы сораулардан тора, анда барлык технологик алымнарны белүеңне күрсәтергә кирәк. Аз гына җитешсезлек өчен дә баллар киметелә. Моны аңлаган сыер савучыларга хәтер янчыгыннан гадәти тормышта кирәге чыкмый торган мәгълүматларны да "актарып чыгарырга" туры килде. Икенче этапта конкурста катнашучылар, вакытка карап, саву аппаратын тиешле тәртип белән сүтеп-җыярга тиеш иделәр. Соңгы елларда "Майга" саву аппараты белән берәү дә эшләмәсә дә (хәзер кулланылышта заманчарак аппарат), конкурста операторларга күнекмәләрен нәкъ шунда күрсәтергә туры килде. Бу сынауны берәүнең дә беренче булып узасы килмәде, аларны мондый хәлдән хуҗалыкның алдынгы сыер савучысы, фермада зур эш тәҗрибәсе туплаган Ольга Әхмәтшина коткарды. Күп еллар дәвамында ул һәрвакытта да районның иң яхшы сыер савучылары арасында була. Аппаратны тикшереп һәм эшкә әзер-ләп, сүтеп-җыю-ны ул бик тиз - 3,34 минутта башкарып чык-ты. Бу эшләрне тиешле 5 минутта башкарып чыга алмаган сыер савучыларга штраф баллары билгеләнде.
    Йомгаклау этабы - эшкә әзерләнү һәм сыер саву. 3 нче товарлыклы-сөтчелек фермасында сыер савучыларны малкайлар көтеп тора. Әлеге һөнәри ярышта, санитария кагыйдәләрен үтәп, сыерны саварга, ә аппаратны эшләтергә әзерләү исәпкә алынды. Жюри катнашучыларның эш-гамәлләрен һәрдаим күз уңында тотты һәм хәрәкәтләрнең төгәллегенә, гигиена таләпләренең үтәлүенә һәм эшне күңел биреп башкаруга аеруча зур игътибар бирде.
    Машина белән саву осталары конкурсында иң күп балл туплаган Ольга Әхмәтшина җиңү яулады, икенче урында - Елена Семенова, өченчедә - Тамара Мартынова. Җиңүчеләр "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтенең Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Конкурс авыл аш пешерүчеләре әзерләгән бәйрәм табыны янында тәмамланды.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ай саен хуҗалыклар буенча иң югары савым алуга ирешкән алдынгы сыер савучыларны билгели. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә узган айдагы эш нәтиҗәләре буенча кулдашы белән Ольга Әхмәтшина җиңү яулады, аларның күрсәткече - һәр сыердан 463 килограмм сөт, икенче урында - Фәния Абдуллина, өченчедә - Резедә Сафина. Сыер савучыларны ирешкән уңышлары белән котларга, аларга акчалата премияләр тапшырырга һәм конкурста уңышлар теләргә авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров килгән иде.

    Рәсемнәрдә: "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә сыер савучылар конкурсында.
    А.Тимонин фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: