Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Мәзәкчеләр бәйгесе

Кукмарада узган республика зона конкурсында Биектау районы исеменнән катнашкан Ямаширмә ШТМК (КВН) командасы, өченче урынны яулап, ярымфиналга чыкты. Шаяннар һәм тапкырлар конкурсына Кукмарада җиде район вәкилләре җыелды. Алар барысы да яхшылап әзерләнгәннәр һәм һәр команданың да җиңүгә ирешәсе килде. Безнекеләр дә, әлбәттә, шундый ук теләктә иде. Конкурсның темасы: "Ярыштан -...

Кукмарада узган республика зона конкурсында Биектау районы исеменнән катнашкан Ямаширмә ШТМК (КВН) командасы, өченче урынны яулап, ярымфиналга чыкты.

Шаяннар һәм тапкырлар конкурсына Кукмарада җиде район вәкилләре җыелды. Алар барысы да яхшылап әзерләнгәннәр һәм һәр команданың да җиңүгә ирешәсе килде. Безнекеләр дә, әлбәттә, шундый ук теләктә иде. Конкурсның темасы: "Ярыштан - шаярышка".

Биектау командасы составына Чулпан Галиәхмәтова, Лилия Сафиуллина, Лилия Хәмидуллина, Ализә Вәлиуллина, Алсу Мифтахова, Ленар Зиннәтуллин, Раил Закиров, Рамис Шакиров керде. Алар үз командаларына "Биектау кәрләләре" ди-гән исем уйлап тапканнар.

- Әлеге исем бик урынлы булып чыкты. Безнекеләрне алай ук кечкенә буйлылар дип әйтеп булмаса да, көндәшләр озынрак буйлы иде. Микрофон каршына башка команда вәкилләре кил-гәндә, алар аны өскә күтәрделәр, ә безнекеләр исә аска төшерделәр. Командалар алмашынган саен залдагылар дәррәү килеп көлешә һәм гөрләтеп кул чаба башладылар, - ди Ямаширмә мәдәният йортының сән-гать җитәкчесе Лилия Хәмидуллина.

Биектау командасы сәхнә костюмнарыннан - 2013 елгы Универсиада волонтерлары киемнәреннән килгән бердәнбер команда була.

Конкурс гадәткә кергән биремнәрдән: сәламләү, разминка, СТЭМ - сәхнәләштерелгән эстрада миниатюраларыннан өзекләр, өйгә бирелгән эштән торды. Ямаширмәлеләр эстрада миниатюралары конкурсында барысыннан да яхшырак чыгыш ясап, иң күп балл тупладылар.

- Чыгышыбызны без нигездә җәйге Универсиадага багышладык, - дип сөйләде Лилия Хәмидуллина. - Музыка, җырлар күп булды. Сәхнәләштерелгән тамаша - безнең бердәм иҗат җимешебез. Катнашучы һәр кеше үз темасын тәкъдим итте, һәм без аның турында бергәләп уйлаштык, аны кызыклы итеп ачарга тырыштык. Карарга да күңелле, рәхәт, үзенчәлекле, шул ук вакытта тирән мәгънәле килеп чыкты.

Лилия Хәмидуллина үзе дә команда составында чыгыш ясый. Чыгышларны сәхнәгә куючы - халык театры режиссеры Филсинә Сәгъдиева. Музыкаль бизәлеш Әдилә Яруллина, сәнгать бизәлеше Рәдиф Яруллин тырышлыгы белән тормышка ашырыла.

Хәзерге вакытта команда 15 ноябрьдә Казанда узачак республика КВН конкурсында район данын якларга әзерләнә. Ямаширмәнең тапкыр мәзәкчеләренә уңышлар һәм финалга чыгуларын теләп калабыз.

сүз уңаеннан

Районда "Ә авылда әйбәтрәк..." дигән темага КВН командалары конкурсы игълан ителде. Октябрь-ноябрьдә шаяннар һәм тапкырлар ярышлары урыннарда уза, ә 13 ноябрьдән, эшләнгән положение нигезендә, районның үзәк мәдәният йортында зона очрашуы булырга тиеш. Анда Айбаш, Алан-Бәксәр, Әлдермеш, Олы Битаман, Олы Кавал һәм Казаклар авыл җирлекләре
командалары катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев