Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Мондый хезмәт шатлык китерә

Елдан-ел районның авыл хуҗалыгы производствосында крестьян-фермер хуҗалыклары сизелерлек урын ала бара. Соңгы елларда гына да аларның саны район буенча 165 кә җитте. Районда фермерлек хә-рәкәтенең үсешенә республика хөкүмәте һәм район администрациясе тарафыннан күрсәтелгән ярдәм дә этәргеч бирде. Эшләрен яңа башлап җибәрүче фермерларга аеруча зур игътибар күрсәтелә. Крестьян-фермер хуҗалыгын төзү турында...

Елдан-ел районның авыл хуҗалыгы производствосында крестьян-фермер хуҗалыклары сизелерлек урын ала бара. Соңгы елларда гына да аларның саны район буенча 165 кә җитте.

Районда фермерлек хә-рәкәтенең үсешенә республика хөкүмәте һәм район администрациясе тарафыннан күрсәтелгән ярдәм дә этәргеч бирде. Эшләрен яңа башлап җибәрүче фермерларга аеруча зур игътибар күрсәтелә. Крестьян-фермер хуҗалыгын төзү турында уйланганда базар мөнәсәбәтләрендә яхшы ориентлашу да мөһим. Күпләр инде авылда фермерлыкның табыш китерә торган шөгыль булуына төшенделәр, чөнки азык-төлек продуктлары көн саен кирәк бит, ә аларны авыл хезмәтчәннәре җитештерә.

Бүген сүз Усад авылыннан Кварацхелия гаиләсенең крестьян-фермер хуҗалыгы турында.

Ирле-хатынлы Джамбул Митушаевич һәм Анна Георгиевна Кварацхелиялар тыныч шәһәр тормышын мәшәкатьле һәм тынгысыз фермер тормышына алыштырырга ниятләү турында гел уйлыйлар. Хуҗалык башлыгы тумышы белән Көнбатыш Грузиядән. Балачактан ук туган-тумачаларының сыерлар үрчетүен күреп үсә. Шуны да әйтик, алар хәтта үзлә-ренең "кварацхелевская" токымын да чыгаралар һәм бернинди өстәмә-ләрсез, чиста сөттән "сулугуни" сырын җитештерәләр.

Киләчәк турында уйланып, ир белән хатын, сөт сатып алып, сыр җитештерү өчен ферма белән янәшәдә йорт сатып алырга карар итәләр. Клиентлар шунда ук табыла, чөнки сыйфатлы продукция һәрвакыт югары бәяләнә. Дөрес, Кварацхелиялар гаиләсе башта төпләнгән Арча районы Казаннан ерак, юлга да күп вакыт сарыф ителә. Татарстан башкаласына якын урнашкан авылларны карагач, үз-ләренең барлык таләпләренә туры килә торган Усад авылына күзләре төшә, һәм 2005 елда алар Биектау районына күчеп киләләр.

- Гаиләбез бик тату, һәркем үз эше белән шөгыльләнә, - дип башлады гаилә бизнесы турында хикәясен Анна Георгиевна. - Улларыбыз Роман белән Георгий компьютер технологияләре белән шөгыльлән-сәләр дә, бөтен эш кулларыннан килә. Терлекләр өчен үз участогыбызда сарай салуда да алар әтиләренә булыштылар. Башта без биш сыер сатып алдык, ә тиздән аларның баш саны 18 гә җитте. "Сулугуни"дан тыш, эремчек, адыгей сыры, мацони (йогырт) җитештерәбез, - диде хуҗабикә.

2012 елда хуҗалыкны киңәйтү турында уйлаганчы берничә ел уза, янәшәдә күп сыерлар асралу күршеләренең дә күңеленә хуш килми. Район администрациясенә мөрәҗәгать иткәч, аларның үтенеченә колак салалар һәм гаиләгә сайларга берничә участок тәкъдим итәләр. Алар Усадтан ерак түгел урнашкан Хохлово авылына тукталалар.

- Безгә бәхет елмайды, чөнки узган ел эшләрен башлап кына җибәрүче фермерларга грант алуга конкурс игълан ителде, ә без ул чакта крестьян-фермер хуҗалыгын ачып кына җибәргән идек, - ди Анна Георгиевна.

Аның грант алу теләге шулкадәр көчле була ки, ике атна эчендә ул барлык кирәкле документларны туплый.

Комиссия карары нәтиҗәләрен Кварацхелиялар түземсезлек белән кө-тәләр, тик шулай да җиңү турындагы хәбәр көтмәгәндә килеп ирешә.

- Әлеге акчалар безгә бик тә ярап куйды, хәзер 30 башка исәпләнгән сөтчелек фермасы төзи алачакбыз, - диде Анна Георгиевна үзе һәм гаиләсе өчен горурланып. - Үзем мин шәһәр кешесе, авылда яшәп, терлекчелек белән шөгыльләнә алырмынмы, дип озак уйландым, икеләндем. Күпләр мине мондый дуамал адымны ясамаска үгетләделәр. Ирем ярдәмендә мин күп нәрсә-ләргә: сыр ясарга да, сыер саварга да өйрән-дем. Хәзер шәһәрдән китүемә бер дә үкенмим, киресенчә, кирәкле эш белән шөгыльләнүемне аңлыйм һәм моңа бик тә шатланам.

Күп нәрсә авыл хуҗалыгы предприятиесенең кем кулында булуыннан, базар үз таләпләрен куйган шартларда җитәкченең предприятиене саклап кала белү осталыгыннан тора. Кварацхелияларның крестьян-фермер хуҗалыгында грузин халкының күп еллар дәверендә сыналган технологиясе нигезендә җитештерелә, торган "Сулугуни" сырын халык яратып ала. Фермерларның оеткы өчен үсемлек пепсинын куллануларын да әйтү артык булмас. Шуңа күрә мондый сырны вегетарианнар да үз итә икән. Даими сатып алучылар, сырдан тыш, эремчек, мацониның да тәмен ошатканнар.

Авыл хуҗалыгындагы хезмәт бөтен барлыгыңны биреп, тырышып эшләүне таләп итә. Кварацхелияларның планнары хәзердән үк зурдан: сыер абзарын файдалануга тапшырганнан соң сөт һәм ит эшкәртү цехы төзергә ниятлиләр.

- Узган ел безнең оныгыбыз туды, - дип шатлыгын уртаклашты Анна Георгиевна. - Ул безнең гаилә традицияләрен дәвам иттерер, терлекчелек һәм сыр кайнату белән шөгыльләнер дип ышанабыз. Үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр, әмма кыюлыклары җитеп бетмәүчеләргә киңәшем шул: сынап карагыз, үз дигәнегезгә ирешегез. Үкенмәссез. Нәни бозауларның дөньяга килүен күрү, аларны тәрбияләү, ничек үсү-ләрен күзәтү күңелгә искиткеч рәхәтлек һәм канәгатьлек хисләре бирә. Тулы канлы тормыш шундый буладыр да ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев