Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • М.Әхмәтов: «Игеннәрне урып-җыюда иң мөһиме – югары сыйфат»

    28 нче июльдә Вице-премьер - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Арча, Әтнә һәм Биектау районнары басулары өстеннән вертолетта очып узды. Безнең басуларны караганда аны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин белән авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнар Ильяс улы Мөхлисов озата барды. Күргәннәргә йомгак ясау өчен...

    28 нче июльдә Вице-премьер - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Арча, Әтнә һәм Биектау районнары басулары өстеннән вертолетта очып узды.
    Безнең басуларны караганда аны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин белән авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнар Ильяс улы Мөхлисов озата барды.
    Күргәннәргә йомгак ясау өчен министр вертолеты "Бөреле"нең кыр станына төште. Бирегә авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре җыелган иде.
    - Биектау басулары мин уйлаганнан яхшырак булып чыкты, - диде Марат Готович. - Быел җирдән файдалануны яхшырту һәм игенчелек культурасын үстерү эшләре башкарылуы сизелә. Әмма ирешелгән белән тынычланырга ярамый, башлаган эшне эзлекле дәвам итәргә кирәк. Мин сезгә Әтнә басуларын карарга киңәш итәр идем. Менә кайда җирнең кадерен беләләр! Анда кеше кулы тимәгән бер карыш җир дә юк. Бер-ике елда гына андый нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, димәк, анда күп еллар буена планлы һәм максатка юнәлешле эш алып барыла.
    Аннары министр республикада эшләрнең ничек торуын тасвирлап бирде.
    - Быелгы ел, ни кызганыч, икмәккә мул булмады. Без 5 миллион тонна ашлык җыеп алырга планлаштырган идек, ә бүгенге фаразлаулар уңышның 3,5 миллион тонна гына булачагын күрсәтә. Бүгенге көндә төп бурыч - сыйфатка зур игътибар биреп, урып-җыюны мөмкин кадәр кыска срокларда уздыру. Һәр комбайн контрольдә булсын. Мондый эштә ваклыклар юк, хәтта җилләткечләр дә бөртек тузгып таралмаслык итеп көйләнгән булырга тиеш. Башаклар тулып өлгерә торган чорда көннәр кызу торды, яңгырлар булмады, шуңа күрә бөртекләр вак. Арпа аеруча җиңел, бөртек хәтта уч төбендә уып, әкрен генә өрсәң дә очып китә. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: басуларда да, ындыр табагында да, ашлыкны ташыганда да контроль кырыс булырга тиеш, икмәкне югалтуларга һич тә юл куярга ярамый. Быел саламның да кадере зур, бу турыда да онытмаска кирәк, - дип билгеләп үтте Марат Готович.
    Район һәм хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, ул тагын бер мәсьәләне кузгатты - игътибарны ашлык сатуга контрольнең бик җитди һәм кырыс булырга тиешлегенә юнәлтте.
    - Ашлык җыеп алу һәм терлек азыгы әзерләүдәге хәл Россиянең башка төбәкләрендә дә катлаулы. Күрше өлкәләр бездән ашлык сатып алу мөмкинлеге белән инде хәзердән үк кызыксына башладылар. Исәпләүләр быел үстерелгән уңышның республиканың үз ихтыяҗларын канәгатьләндерергә генә җитәчәген күрсәтә. Ни кызганыч, быел ашлык сатып, акча эшләп булмаячак. Әмма моның белән килешергә туры киләчәк. Ашлык һәм азыкны читкә сатмаска дигән таләп Татарстан Республикасы Президенты таләбе, - дип ассызыклады министр.
    Очрашуны тәмамлап, ул бар җирдә яхшы гына яңгырлар явып узуын әйтте. Бөртеклеләр өчен әһәмияте булмаса да, азык культуралары, бәрәңге һәм яшелчәләр өчен файдалы.
    - Өч районның басуларын карап чыкканнан соң, күңелгә җылы керде: Аллага шөкер, кырларда икмәк бар, кешеләрнең күңеле көр, бары тырышырга һәм үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Сезгә эшегездә уңышлар телим, - диде Марат Готович, район җитәкчеләре белән саубуллашканда.
    Районда бөртеклеләрне урып-җыю бер атна элек башланды. Игенчеләргә 33100 гектар мәйданнан уңышны җыярга кирәк. Бөртеклеләрне суктыруда 77 комбайн эшли, алар арасында куәтле "Лексион"нар, "Нью Холланд"лар һәм башкалар бар. Очрашу вакытында министр ассызыклаганча, комбайнда тулы куәтенә эшли алырлык ике комбайнчы булырга тиеш, чөнки иртәдән караңгы кичкә кадәр мондый киеренкелеккә түзү кыен. Урак башыннан районда 7900 гектар мәйдан урып-җыелган, уңыш гектарыннан 17,2 центнер тәшкил итә. Һәр көнне урып-җыю алга бара. Район игенчеләре һәрвакыт бар көчне, тәҗрибә һәм техник ресурсларны тулы көченә файдалана белделәр, быел да сынатмаслар дип өметләнәсе килә. Комбайнчылар моны үзләренең суктыру күрсәткечләре белән раслыйлар, аларның иң тәҗрибәлеләре инде 300-400 тонна яңа уңыш ашлыгын суктырды.

    Рәсемнәрдә: М.Г.Әхмәтовның Бөреле кыр станында район һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы.
    А.Тимонин фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: