Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Күзләр курка, ә куллар эшли

    Биектау муниципаль районы белән Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин җи-тәкчелек итә башлаган көннән соң ике ел вакыт узды. Шушы чор эчендә икътисадта да, социаль өлкәдә дә, авыл хуҗалыгында да уңай якка җитди үзгәрешләр булды. Ә район башлыгы башкарылган эшне үзе ничек бәяли икән? "Биектау хәбәрләре" журналистлары аннан берничә сорауга җавап бирүен...

    Биектау муниципаль районы белән Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин җи-тәкчелек итә башлаган көннән соң ике ел вакыт узды. Шушы чор эчендә икътисадта да, социаль өлкәдә дә, авыл хуҗалыгында да уңай якка җитди үзгәрешләр булды. Ә район башлыгы башкарылган эшне үзе ничек бәяли икән? "Биектау хәбәрләре" журналистлары аннан берничә сорауга җавап бирүен үтенделәр.
    - Рөстәм Галиуллович, район бюджет акчасына яши. Кем әйтмешли, аякны юрганыңа карап сузасың. Бюджетны салым түләү-челәр тулыландыра. Районда бөтен республикага танылган сәнәгать предприятиеләре шактый, кайберләре үз эшчәнлекләрен күптән түгел генә башлады. Аларның җитештерү күрсәткечләре нинди һәм алар районга ни рәвешле ярдәм итә?
    - Сәнәгать җитештерүе индексы 98,6% булып, район предприятиеләре эшләп чыгарган продукциянең күләме 3 млрд. 780 млн. сум тәшкил итте. Җитештерү динамик рәвештә "Саф-Пласт", "Ремонт-механика заводы", "Агрохиммаш", "Винербергер-Коркачык", "Татагролизинг", "Авиакомпания Тулпар Эйр", "Метаслав", "Татгазинвест" җаваплылыгы чикле ширкәтләрендә, Усад спиртзаводында үсә. Бу предприятиеләр барысы да район өчен бюджет хасил итүче булып торалар. Узган ел җирле бюджетка керемнең 33% ы эре предприятиеләрдән керде, урта һәм кече предприятиеләрдән - 51% ы, бюджет оешмаларыннан - 14 % ы.
    Керамик кирпеч җитештерү буенча дөньякүләм лидерлыкны яулаган "Винербергер-Коркачык" уңышлы гына эшли. 2014 нче елга продукция җитештерүнең күләме биредә 150 млн. шартлы кирпечкә кадәр артачак.
    Узган ел яңа "Нуран-Пласт" заводы сафка басты, ул, нанотехнологияләр кулланып, кабель һәм торба продук-циясе өчен композицион материаллар җитештерә. Предприятие продукциясеннән Россия һәм БДБ илләрендәге 88 производство файдалана.
    Сәнәгать предприятиеләрендә продукция җитештерүне арттыру өчен модернизация һәм заманча технологияләрне кертү буенча эшләр дәвам итә. Районның иң күптәнге предприятиеләренең берсе - Усад спиртзаводы. Анда 270 кешене берләштерүче зур, бердәм коллектив эшли. Бер ел эчендә 578,3 млн. сумлык продукция сатылган, бу узган елга караганда 11 процентка күбрәк. Монда җитештерүне модернизацияләү буенча зур эш башланды. Агымдагы елның июнь аеның беренче көннәрендә яңа заводның беренче нигез ташы салынды, аны төзүгә 1,25 млрд. сум инвестиция-ләнәчәк. Тантанада республика Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Зур эш киләсе елның августында тәмамланырга тиеш.
    Яңа предприятие пәйда булу - яңа эш урыннары, бюджетка өстәмә керемнәр дигән сүз. Шуңа күрә без район территориясендә республика күләмендәге әһәмияткә ия предприятиеләрне төзү идеяләрен хуплыйбыз. Бу бит икътисадны ныгыту, социаль мәсьәлә-ләрне хәл итү һәм халыкны эш белән тәэмин итү юлларының берсе.
    - Биектау районы һәрвакыт авыл хуҗалыгы районы булып саналган, аны хәтта заманында "Казанның яшелчә бакчасы" дип тә атыйлар иде. Соңгы ике ел эчендә нәрсә үзгәрде, басулар һәм фермаларда җитештерелгән продукциянең күләмен арттыру өчен нәрсәләр эшләнде, авыл үсешенең перспективалары нинди?
    - Авыл хуҗалыгында уңышлы эш күбесенчә климат шартлары белән бәйле дип әйтсәм, яңалык булмас. 2010 нчы корылыклы, минем Биектау районы башлыгы булып эшләүнең беренче елын гына искә төшерегез. Бөтен көчне, бөтен ресурсларны эшкә җигәргә, азыкны читтән сатып алырга туры килде. Бу хәлдән тулысынча котыла алмасак та, терлекләрнең баш санының кискен кимүенә юл куймадык, әмма продукция җитештерүне күпләп арттыру мөмкин булмады. Моннан тыш, сатып алынган азык тармакның рентабельлегендә уңай яктан чагылыш тапмады. Шуңа күрә, узган елдагы кебек, хәзер дә кабатлыйм: һәр авыл җирлегенең тракторы һәм "КамАЗ"ы булырга тиеш, аларны азык әзерләү чорында да, авылларны төзекләндерү буенча эшләрдә дә, кышын юлларны, урамнарны кардан чистартуда да актив файдаланырга була. Мондый тәҗрибә күрше районнарда бар, бу проблеманы анда хәл иткәннәр икән, димәк, без дә булдыра алабыз.
    2011 нче ел уңайрак булды, бу тупас һәм сусыл азыкны бер шартлы баш терлеккә 42 центнер азык берәмлеге әзерләргә мөмкинлек бирде. Сыйфатлы тукландыру һәм малларны яхшылап тәрбияләү нәти-җәсендә узган ел 1 млрд. 305 млн. сумлык продукция җитештерелде. Сөт җитештерү 25,4 мең тонна тәшкил итте, ит - 1,9 мең тонна. Продукция сатудан керем 699 млн. сум тәшкил итте, ягъни узган ел дәрәҗәсенә 104 процент. Терлекләрнең баш саны 372 гә артты һәм 16938 башка җитте. Сыерларның баш саны элеккеге дәрәҗәдә калды - 6000 баш.
    Терлекчелектә эшләүчеләрне югары нәтиҗәләргә ирешүгә стимуллаштыру максатларында, 2011 елның июненнән башлап, иң яхшы сыер савучыларга, бозау караучыларга һәм белгечләргә ай йомгаклары буенча премияләр бирә башладык. Ел саен машина белән саву осталары конкурсын уздыру, бер яктан, сыер савучыларның теоретик һәм гамәли әзерлеген тикшерү булса, икенче яктан - терлекчелектәге төп һөнәр вәкилләренә игътибар һәм авыл кешеләрен намуслы хезмәтләре өчен зурлау. Бер уңайдан шунысын да әйтим, алдынгы хезмәтчәннәрне бүләкләү үсемлекчелектә дә кулланыла. Быел район Сабантуенда хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы механизаторларны зурладык. Бу тәҗрибәне алга таба да дәвам итәргә уйлыйбыз.
    Бүген авылда кызу эш кайный - азык әзерләү бара. Кызганычка каршы, бу әһәмиятле кампаниягә барлык хуҗалыкларда да җаваплы карамыйлар. Вакыт әле җитәрлек, кулдан ычкындырганын кире кайтарып булыр кебек тоелырга мөмкин. Әмма беркем дә һава торышы ничек буласын, кырга сыйфатлы азык җыярга чыгып булу-булмавын төгәл фаразлый алмый. Шуңа күрә уңай һава шартларыннан файдаланып калырга һәм бөтен көчне азык запасларын тулыландыруга юнәлтергә кирәк. Шулай ук бик тә әһәмиятле чорның - урак өстенең дә җитәчәген онытырга ярамый, ул иң яхшы кадрларны азык әзерләүдән үзенә тартачак.
    Уракка килгәндә, узган ел машина-трактор паркын җитди тулыландыра алдык, хуҗалыклар лизинг буенча яңа заманча комбайннар һәм башка техника алды. Авыл хуҗалыгын үстерүгә шактый акчалар кертелде, узган ел тармакка инвестицияләр күләме 285 млн. сум тәшкил итте, бу 2010 нчы ел белән чагыштырганда 2,7 тапкырга күбрәк. Безгә уңышның кертелгән акчаларны каплавына ирешергә кирәк.
    "Казанның яшелчә бакчасы"на килгәндә исә, безнең район Татарстан башкаласында уза торган көзге, язгы һәм бәйрәм ярминкәләрендә һәрвакыт актив катнаша. Шәһәр халкы бездә җитештерелгән продукцияне яратып ала, сыйфаты әйбәт, бәясе кулай булган өчен гел рәхмәт әйтеп калалар. Мондый тәҗрибә киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.
    - Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмен арттыруда крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары шактый зур роль уйный. Авыл җирендә хуҗалык итүнең әлеге формаларын үстерү эшен Сез ничек бәялисез?
    - Авылда бүген икътисад күп төрле тармаклардан тора, анда эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән беррәттән шәхси һәм гаилә хуҗалыклары да уңышлы үсә. Районда сөтнең 40 проценты шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм гаилә фермаларында җитештерелә. Алар узган ел 9 мең 945 тонна сөт һәм 2 мең 403 тонна ит саттылар. 13 гаилә фермасы тотрыклы эшли, шуларның 5сендә производствоны киңәй-түгә юнәлтелгән төзелеш эшләре бара. Яңалардан быел Шушар авылында файдалы кәҗә сөте җитештерү фермасы барлыкка килде. Тәвә кошлары фермасы бар, Семиозеркада кошчылык фабрикасы эшли башлады.
    Без, әлбәттә, бер урында таптанмыйбыз, әмма турысын әйтим - мин бу юнәлештәге эштән канәгать түгел. Авылда үз эшләрен башлап җибәрергә теләүчеләргә республика җитәкчеләре зур ярдәм күрсәтә. Авылны үстерү буенча максатлы программалар тормышка ашырыла, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары ташламалы кредитлардан файдалана алалар. Күп тапкыр аңлатуларга карамастан, бу мәсьәләдә күзгә күренерлек алга китеш сизелми. 2011 нче елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә 56,5 млн. сумлык 299 кредит алынды. Бу, әлбәттә, моннан алдагы ел белән чагыштырганда күбрәк, әмма без күрше районнарның ничек эшләвен дә күрәбез бит. Бәлки, бу кабатлау булыр, әмма мин аны әйтми кала алмыйм: күрше районнарда шушы программа гамәлгә кергән елларда меңләгән гаилә күп миллион сумлык кредит алып, үз бизнесларын булдырганнар. Гаилә фермалары һәм нык ярдәмче шәхси хуҗалык - гаиләдәге барлык кешенең файдалы эш белән мәшгуль булуы, балаларга яхшы хезмәт тәрбиясе бирү һәм, әлбәттә, мул тормышта яшәү өчен гаилә бюджетын тулыландыру.
    - Рөстәм Галиуллович, район кешеләре Сез килгәннән соң районда төзелеш эшләренең киң җәелүен күреп торалар. Тапшырылган объектлар турында без газета битләрендә дә язабыз. Сүз күпмедер дәрәҗәдә Сезнең ике еллык хезмәтегезгә йомгак ясауга кагылышлы булгач, район территориясендә төзелгән иң мөһим объектларны санап китмәссезме?
    - Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе, "Бердәм Россия" партиясе Рәисе Дмитрий Анатольевич Медведев Татарстанның бердәмроссиялеләре белән очрашу вакытында билгеләп үткәнчә, ниләр барганны, нәрсәләр эшләнгәнне кешеләргә аңлату кирәк, башкарылган эшләр турында вакыттан-вакытка искә төшереп тору файдалы, чөнки кешеләр элек ничек булганны һәм хәзергесе нинди икәнлеген тиз оныталар. Районда бөтен нәрсә дә "Бердәм Россия" партиясе җитәкчелегендә башкарыла, мин шушы партиянең Биектау җирле бүлегенең Сәяси советы секретаре булып торам. Төп казанышыбыз дип Федераль программаны тормышка ашыру кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм фронтовик толларын барлык уңайлыклары булган торак белән тәэмин итүне саныйм. Без бу кешеләр алдында түләп бетергесез бурычлы, шуңа күрә аларга лаеклы тормыш шартлары тудыру - безнең бурычыбыз. Бүгенге көнгә 356 кеше яңа квартиралар алды. 120 квартирага исәп-ләнгән тагын ике йорт төзелә, нәтиҗәдә 500 сугыш ветераны һәм солдат толы торак белән тәэмин ителәчәк. 2011 нче елның көзендә Каменкада тимер юл аша машиналар чыга торган күпер файдалануга тапшырылды. 1 нче Биектау урта мәктәбенә тагын бер бина өстәлеп төзелде, Биектау авылында "Бәләкәч" балалар бакчасы сафка басты, Биектауның 2 нче һәм 3 нче, Дөбъяз, Бөреле, Шәпше, Учхоз, Усад мәктәпләре ремонтланды. Ремонттан соң Мүлмә урта мәктәбендә балалар бакчасы ачылды. Район үзәк больницасында, үзәк мәдәният йортында капиталь ремонт ясалды. Геройлар Аллеясы ачылды, Җиңү паркы һәм Боз сарае, Пенсия фонды бинасы төзелеп килә. Төрле юнәлештә эшли торган үзәк многофункциональный центр) булдырырга уйлыйбыз.
    185 нче Федераль законны тормышка ашыру кысаларында узган ел күп квартиралы 14 йортта 25 млн. сумлык капиталь ремонт уздырылды, быел ремонт 7 йортта бара, әлеге программа буенча барлыгы 108,8 млн. сумга 104 күп квартиралы йорт ремонтланды. Татарстан Республикасында тузган торакны бетерү буенча өстәмә программа расланды, аңа Казан, Әгерҗе белән бергә безнең район да кертелде. Бездә 80 йорт тузган дип танылды, бер елда 21 кешелек 9 гаилә күчерелде. Республика программасы булу безгә райондагы күп кешенең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирер. Болары төп эшләр. Тагын шунысын ышанып әйтә алам, районның һәр авылында да диярлек төзелгән, ремонтланган җитештерү һәм социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар бар, бу юнәлештәге эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
    - Рөстәм Галиуллович, Сезнең, район җитәкчесе буларак, хуҗалык эшчәнлеге белән бәйле мөһим эшләрегез бик күп. Әмма шулай да Сез спорт һәм массакүләм-мәдәни чараларга барырга вакыт табасыз. Бу нәрсә: күңел тартуымы, районга югары спорт казанышлары белән дан китерү теләгеме, әллә аңа, тәрбия эшенең мөһим төре буларак, игътибарны
    юнәлтүме?
    - Бөтенесе бергә. Физкультура һәм спорт - сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше, яшьләрнең кызыклы һәм файдалы эш белән шөгыльләнүе. Үсмерләр спорт белән җитди шөгыльләнә башласалар, алар бернинди начар гамәлләр дә кылмыйлар. Әлбәттә, күп акчалар сарыф итеп, зур спорт корылмалары төзелгәч, анда шөгыльләнүчеләрнең югары нә-тиҗәләргә ирешүен дә күрәсе килә. Быел безнең спортчылар 27 республика, 6 Россия һәм 1 халыкара ярышларда катнаштылар. Алар 8 алтын, 28 көмеш, 17 бронза медаль яуладылар. Көрәшчеләр гел шатландырып торалар. Медальгә лаек булучылар Биектау районына дан-шөһрәт китерәләр, башка район спортчыларына җитди көндәшлек тудыралар. Шуңа күрә аларның хезмәтен тиешенчә бәяләргә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәк.
    Отчетларда бик күп куанычлы саннар китерелә. Мәсәлән, "Милләтләр кроссы" Бөтенроссия ярышларында 527 кеше катнашты, "Россия чаңгы юлы"нда - 2485. Бу бик яхшы, әмма спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны артсын иде. Спорт - халыкның, бигрәк тә яшьләрнең сәламәтлеге. Районның спорт корылмалары, мәктәпләрдәге спорт заллары буш тормаска тиеш, спорт секцияләренә егетләр һәм кызларны җәлеп итәргә кирәк.
    - Рөстәм Галиуллович! Бу ике елда районда бик күп эшләр башкарылуы бәхәссез. Биектаулыларның күз алдында үзгәргән район үзәге генә дә ни тора. Биектау авылында күп квартиралы матур йортлардан тулы бер поселок барлыкка килде. Шулай да узган ике елда төп казаныш Сезнеңчә нәр-сәдә?
    - Иң мөһиме - шушы елларда кешеләр аңындагы үзгәрешләр, алар, кемнең дә булса килеп, ярдәм иткәнен көтеп тормыйча, проблеманы хәл итү юлларын үзләренә эзләргә кирәклегенә төшенә башладылар кебек. Һәркайда да бөтен нәрсә тамырдан үзгәрде, дип раслый алмыйм, әмма боз кузгалды: җитәкчеләрнең дә, гади хезмәт-чәннәрнең дә эшкә мөнәсәбәте үзгәрде. Күпләр синең өчен читтән кем дә булса килеп эшләр, дигән өмет белән көтеп утырудан файда булмаячагын аңладылар. Башкарып булмый торган нәрсәләр юк. Проблеманы хәл итәргә кыю тотынырга, эшлекле киңәше белән дә, матди яктан да ярдәм итә алырдай кешеләрне эзләп табарга кирәк. Күзләр курка, ә куллар эшли, дип, юкка гына әйтмиләр бит. Яхшы максатларны тормышка ашыру өчен заманча, килеп туган шартлардан чыгып, мөстәкыйль уйлый белә торган, русча әйтсәк, креатив фикер йөртүче, инициативалы, актив
    кадрлар кирәк.
    - Тулы җавапларыгыз өчен рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, иминлек, матур теләкләрегез, уй-ният-ләрегезне тормышка ашыруда уңышлар телибез.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: