Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Кырларда эш башланды

Район игенчеләре язгы-кыр эшләренә узган елга караганда бер атнага иртәрәк керештеләр. 20 апрельдә кырларга тырмалау агрегатлары чыкты. Эш күп: 75,1 мең гектарны тырмалыйсы бар, 31,1 мең гектарны - ашлыйсы. Аның яртысы - уҗымнар, яртысы - күпьеллык үләннәр. Барлык чәчәсе мәйдан 30,4 мең гектар тәшкил итә. Яңадан чәчәсе уҗымнар да бар....

Район игенчеләре язгы-кыр эшләренә узган елга караганда бер атнага иртәрәк керештеләр. 20 апрельдә кырларга тырмалау агрегатлары чыкты.
Эш күп: 75,1 мең гектарны тырмалыйсы бар, 31,1 мең гектарны - ашлыйсы. Аның яртысы - уҗымнар, яртысы - күпьеллык үләннәр. Барлык чәчәсе мәйдан 30,4 мең гектар тәшкил итә. Яңадан чәчәсе уҗымнар да бар. Хуҗалыкларда ягулык-майлау материаллары һәм минераль ашламалар турында үз вакытында кайгыртканнар. Ашламалар 1 гектарга 46,4 килограмм тәэсир итүче матдә исәбеннән кертелә. Яхшы һава шартлары булганда чәчү эшләре гадәттә 25-26 апрельдә башлана һәм 9 Майга тәмамлана.
Язгы-кыр эшләре чорында барлык чаралар комплексын оптималь срокларда һәм югары сыйфатлы итеп башкару максатларында районда тырмалау, ашлама кертү һәм чәчү белән мәш-гуль механизаторларны бүләкләү турында положение эшләнде.
Туфракны әзерләү һәм авыл хуҗалыгы культураларын чәчү буенча смена заданиеләрен 115 процентка һәм аннан да арттырып үтәүче механизаторларга вымпел һәм 600 сумлык азык-төлек җыелмасы бирелә. Эш күрсәткечләре бер үк төрле булганда, механизаторларның хезмәт стажы, квалификациясе, дисциплинасы, бүләкләүләр, шулай ук тракторның хезмәт срогы исәпкә алыначак.
Мондый бүләккә беренче булып "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте механизаторы Рамил Гарәфиев лаек булды. Ул хуҗалыкның Чыпчык бүлекчәсендә күпьеллык үләннәрне тукландыруга 21 апрельдән керешкән һәм смена заданиеләрен 330 процентка үтәгән.
Дүшәмбе көнне, 23 апрельдә, Гарәфиев янына район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов һәм "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте директоры Марат Җаббаров килде. Алар механизаторны хезмәтендәге уңышлары белән котлап, аңа җаваплы хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар теләделәр.
Механизаторларның эш нәтиҗәләренә йомгаклар һәр атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннә-рендә Бөреле һәм Дөбъяз зоналарында ясалачак.

Рәсемнәрдә: район башлыгы Р.Кәлимуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы
И.Мөхлисов, ЗАО "Бөреле"нең генераль директоры М.Җаббаров һәм механизатор Р.Гарәфиев; Рамил Гарәфиев агрегаты күпьеллык үләннәр тукландыруда.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев