Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

КУЛАЙ БӘЯДӘН БӘРӘҢГЕЛЕ, ИТЛЕ БУЛДЫК

Көз - игенчеләрнең җәйге хезмәтенә йомгак ясау, үстерелгән продукцияне отышлы итеп сату чоры. Ә халык шушы вакытта кышка җитәрлек запас хәстәрләп калдыра. Көзге ярминкәләргә кешеләр күтәренке күңел белән килә. Дәртле көйләр яңгырап тору, чәчәкләр белән бизәлгән сату урыннары, борыннарны кытыклаучы шашлык исләре һәр нәрсәгә бәйрәм төсмере бирә. Авыл хуҗалыгы продуктлары...

Көз - игенчеләрнең җәйге хезмәтенә йомгак ясау, үстерелгән продукцияне отышлы итеп сату чоры.
Ә халык шушы вакытта кышка җитәрлек запас хәстәрләп калдыра. Көзге ярминкәләргә кешеләр күтәренке күңел белән килә. Дәртле көйләр яңгырап тору, чәчәкләр белән бизәлгән сату урыннары, борыннарны кытыклаучы шашлык исләре һәр нәрсәгә бәйрәм төсмере бирә. Авыл хуҗалыгы продуктлары сатыла торган ярминкәләрне биектаулылар түземсезлек белән көтеп алалар. Авыл хуҗалыгы идарәсе һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре бәяләрнең кулай булачагын алдан ук хәбәр иттеләр. Район ярминкәләре шәһәрдәгеләрдән авыл җирендә печәне-саламы да, ашлыгы һәм мал-туары да кирәк булу белән аерылып тора. Районның авыл хуҗалыгы предприя-тиеләре, авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары ярминкәгә килүчеләрне менә шушылар белән тәэмин итәргә тырыштылар да инде.
Биектау авылында "Биектау" спорт комплексы янындагы мәйданчыкта бәрәңге, яшелчә, ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары төягән машиналар иртәнге сәгать 7 дә үк тезелеп басканнар иде инде. Үзәк мәдәният йорты хезмәткәрләре дә тырышканнар, ярминкәдә кую өчен махсус зур концерт программасы әзерләгәннәр.
Иртәнге һава салкынча булуга карамастан, сәгать сигезләргә сатып алучылар саны күзгә күренеп артты: кем машина белән килгән, кемдер кул арбасы тоткан, ә кемдер көпчәкле сумка алган. Сатып алучыларның иң күбесе бәрәңге сата торган машина янына җыелды. Сайлап салынган яхшы сыйфатлы бәрәңге сеткалары белән түбәләмә тутырылган «КамАЗ» ("Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте) кузовы күзгә күренеп бушый башлады. Бәясе дә халыкның күңеленә хуш килде. Бөрелеләр бәрәңгене килограммын 8, ә кәбестә, кишер, чөгендерне 10ар сумнан саттылар. Башка хуҗалыклар: "Татарстан", "Ватан", "Серп и молот", "Каенлык" ширкәтләре дә бәрәңгегә шундый ук бәя куйганнар.
Иртән ярминкәгә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Минҗофар Усманова, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов килде, алар сатуның ничек баруы белән кызыксындылар. Ярминкә көне Әбүнәче көненә дә әверелде. Почта хезмәткәрләре, очрактан файдаланып, 2013 елның беренче яртыеллыгына газета һәм журналларга язылу оештырдылар.
Көзге ярминкәләр - крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм авылдагы шәхси хуҗалыкларга зур ярдәм. Алар анда эшләрен дә күрсәтә алалар, продукцияләрен дә саталар. "М.М.Латыйпова" крестьян-фермер хуҗалыгы район үзәгендә яшәүчеләрне үз товарлары белән сөендерде. Килограммы 230 сумлык сыер итенә шунда ук чират тезелде. Шушында ук сатып алучыларга сөт ризыклары да тәкъдим иттеләр. Биектау райпосы шүрлекләрендә дә азык-төлек бик күп төрле иде, аларны авылда да, район үзәгендә дә алырга мөмкин булды.
Соңгы елларда ярминкә-ләрдә авыл җирлекләре дә актив катнаша. Олы Битаман авыл җирлеге вәкилләре сәүдә киштәләрен күргәзмә шикелле итеп бизәгәннәр. Биредә искиткеч зур булып үскән кабакка сокланырга, аны, шулай ук банкаларда әзерләнгән кайнатмалар һәм тозлаган яшелчәләр, сөт, эремчек, йомырка һәм башка нәрсәләр сатып алырга мөмкин иде. Алан-Бәксәр, Каенлык, Дөбъяз, Шәпше, Ташлы Кавал авыл җирлекләре дә шундый ук бай ассортимент тәкъдим иттеләр. Хәтта күпьеллык үлән үсентеләре дә алырга була иде. Шуман сатучылары ашлыкның төрле төрләре белән сөендерделәр. "Красная заря" ярминкәгә кулай бәяләрдән солы, бодай, арпа алып килгән. Печән белән саламны сатып алучыларның өйләренә үк китереп бирделәр. Пенсионерларга сатып алынган әй-берләре белән авыл белән район үзәге арасында йөреп торган машиналарда өйлә-ренә кадәр кайтып җитү мөмкинлеге тудырылды.
Бу көнне ярминкәгә 31 автомашина товар алып килгән иде. Барлыгы өч йөз мең сумлык товар сатылды. Көзге ярминкәләр дәвам итә.

Рәсемнәрдә: Биектау авылында ярминкә.
Айрат Абзалов фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев