Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Көрәш келәмендәге җиңүләр

Яшь көрәшчеләрнең Мамадышта узган бәйгесендә 55 килограммлы авырлыкта Биектауның балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче - Суыксу урта мәктәбендә белем алучы Эмиль Гыйниятуллин җиңде. 27-28 мартта ул милли көрәш буенча 2000-2001 елгы үсмерләр арасында Татарстан Республикасы укучыларының Х нчы Спартакиадасында катнашты. Келәмдә 13 командадан 107 көрәшче очрашты. 45 килограммлы үлчәү категориясендә өченче...

Яшь көрәшчеләрнең Мамадышта узган бәйгесендә 55 килограммлы авырлыкта Биектауның балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче - Суыксу урта мәктәбендә белем алучы Эмиль Гыйниятуллин җиңде.

27-28 мартта ул милли көрәш буенча 2000-2001 елгы үсмерләр арасында Татарстан Республикасы укучыларының Х нчы Спартакиадасында катнашты. Келәмдә 13 командадан 107 көрәшче очрашты.

45 килограммлы үлчәү категориясендә өченче урынны Ямаширмәдән Алмаз Гатауллин, 80 килограммлы авырлыкта Суыксудан Булат Низамиев алды. Нәтиҗәдә безнең команда 6 нчы урынга чыкты. Бу үсмерләр белән тренер-укытучылар Р.Н.Минуллин һәм Л.Р.Зиннәтуллин шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев