Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Киләчәк үз кулыгызда!

Район күләмендә уздырылган чыгарылыш кичәсе агымдагы атнаның чәршәмбесендә районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучыларның барысын бергә җыйды. Унберенче сыйныфлар даны еракларга таралган Иске Казан калкулыгында ачык һавада музыка-җырлар, моннан алдагы елларда укып чыгучыларның җылы теләкләрен тыңлап, мәктәп белән хушлаштылар. Кызлар һәм егетләрне урта мәктәп тәмамлау белән крепость стеналары янындагы мәйданда котладылар. Балаларга, шулай...

Район күләмендә уздырылган чыгарылыш кичәсе агымдагы атнаның чәршәмбесендә районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучыларның барысын бергә җыйды.

Унберенче сыйныфлар даны еракларга таралган Иске Казан калкулыгында ачык һавада музыка-җырлар, моннан алдагы елларда укып чыгучыларның җылы теләкләрен тыңлап, мәктәп белән хушлаштылар. Кызлар һәм егетләрне урта мәктәп тәмамлау белән крепость стеналары янындагы мәйданда котладылар. Балаларга, шулай ук аларның укытучыларына һәм әти-әниләренә беренче булып Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мөрәҗәгать итте.

- Мәктәп тәмамлаучылар өчен бу - истәлекле көн. Хәзер сез тормышның җаваплырак өлешен башлап җибәрәсез. Һәм без, барыгызны да котлау, аеруча тырышларны аерым билгеләп үтү өчен, сезне бирегә җыярга булдык. Һәммәгезне дә ихлас күңелдән тәбриклибез, сәламәтлек, бәхет һәм киләчәктә үз урыныгызны, үз эшегезне табуыгызны, кайда гына булсагыз да, кече туган илегезне онытмавыгызны телибез. Күңелегезгә ошаган һөнәрне сайлап, үз районыгызга әйләнеп кайтырсыз, безнең эшне дәвам иттерерсез, дип өметләнәбез. Кеше, тырышса, барысын да булдыра.

Чыгарылыш сыйныфларны котлау тантанасы Биектауның 3 нче урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган Эльвина Шакированы шундый зур уңышка ирешүе белән котлаудан башланды. Аның әти-әнисенә дә рәхмәт белдерделәр. Аннары сәх-нәгә аттестатларында гел "5"леләр генә булучыларны чакырдылар. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин аларның барысына да Рәхмәт хатлары һәм Биектау районы турында китап бүләк итте.

Спортта уңышларга ирешкән укучыларны шөһрәтле кө-рәшче, Татарстан, Россия, 2013 елгы Универсиада чемпионы Нәфис Миңнебаев котлады. Иҗади конкурсларда җиңүчеләргә мәдәният бүлеге җитәкчесе Ринат Сабирҗанов үзенең матур теләкләрен җиткерде.

Салкын җил исеп, яңгыр сибәләп тору тантанага комачаулар кебек тоелса да, бер дә алай булмады! Чыгарылыш кичәсе өчен махсус тегелгән матур күлмәкләр кигән кызларның сөйкемлелегенә, ничектер җитдиләнеп киткән ыспай кыяфәтле егетләргә сокланмый һич мөмкин түгел иде.

Әлеге балда мәктәп тәмамлаган 222 укучының һәркайсының исемнәре яңгырады. Алар барысы да бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр. Аларга шушы мәктәпләрне тәмамлап, эшләре, күркәм гамәлләре белән безнең районда гына түгел, республикада да танылган кешеләр мөрәҗәгать итте. Айбашлыларны үз вакытында шушы авыл мәктәбен тәмамлаган, хәзерге вакытта Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләүче Раил Зәйнуллин котлады. "Тиздән балалар мәктәптәге имтиханның тормышта әле иң кыены булмавын аңларлар. Безнең районда төрле тармаклар бар һәм яшьләр анда үзләренә эш табарлар", - дип билгеләп үтте.

Самбо буенча Россия һәм Европа чемпионы - Бөреле мәктәбен тәмамлаган Анастасия Ковязина яшь якташларының һәр эштә дә алдынгы булуларын теләде.

- Кешеләрне яратыгыз һәм изге гамәлләр кылыгыз! - диде Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасындагы Идарәсе начальнигы, нәсел тамырлары Дөбъязга тоташкан Гөлнара Сергеева.

Күп еллар элек Биектауның 2 нче урта мәктәбен тәмамлаган, хәзер табиб-инфекционист булып эшләүче медицина фәннәре кандидаты Елена Татаринова бу мәктәп исеменә тап төшермәүләрен теләде.

Июнь аеның шушындый салкынча кичендә егетләр һәм кызларны дәртле көйләр, матур теләкләр җылытты. Тормышта үз юлыгызны эзләгез, укытучылар, сыйныфташларыгызны, туган җирегезне онытмагыз. Чыгарылыш кичәсе төн уртасында күңелле дискотека, шарлар очыру һәм фейерверк белән тәмамланды. "Айфара" ансамбле чыгыш ясады, мәктәп тәмамлаучылар үзләре дә җырладылар, биеделәр. Хәерле юллар сезгә, балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев