Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Кешеләргә уңайлы булсын өчен

Шәпше авыл җирлегендә күп квартиралы йортка капиталь ремонт төгәлләнде һәм Кызыл Шәрык авылында юлга вак таш җәелде. Әлеге объектларны кабул итәргә бирегә агымдагы атнада Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм хакимият хезмәткәрләре, Шәпше авыл җирлеге башлыгы Валентина Ислямова, "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе Анна Захарова килде. Очрашуга...

Шәпше авыл җирлегендә күп квартиралы йортка капиталь ремонт төгәлләнде һәм Кызыл Шәрык авылында юлга вак таш җәелде.

Әлеге объектларны кабул итәргә бирегә агымдагы атнада Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм хакимият хезмәткәрләре, Шәпше авыл җирлеге башлыгы Валентина Ислямова, "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе Анна Захарова килде. Очрашуга авыл кешеләре дә җыелды.

Татарстан урамы, 2а адресы буенча урнашкан унике квартиралы панель йортка капиталь ремонтны "Фирма универсал" ясады. Ике кыеклы җылы түбә ябылды, салкын су килә торган һәм канализация торбалары алыштырылды, йортның алгы ягы һәм подъездлар яңартылды, электр белән тәэмин итү системасы ремонтланды. Подъездларга яңа ишекләр һәм пластик тәрәзәләр куелды. Төзүчеләр, эшләрне берсе артыннан икенчесен башкарып, тырышып эшләделәр, ә иң мөһиме - сыйфат турында онытмадылар. Һәм бүген элеккеге соры төстәге панель йортны танырлык та түгел. Ремонтланган йорт хәзер авылның үзәк урамын матурлап тора.

Кызыл Шәрыкта да бик кирәкле эш башкарылды. Хәзер ике урамда да юллар бар. "ГЛАФстрой" җаваплылыгы чикле ширкәте аларны җиренә җиткереп рәтләде. Материалның бер өлеше Шәпше авыл җирлеге алган грант хисабына сатып алынган. Аннары җирлек поселоктагы юлларны тиешле тәртиптә тоту буенча республика программасына да кушылган иде.

Авыл җирлеге "Серп и молот" хуҗалыгы белән берлектә авыл каршындагы территорияне чүп үләннәре һәм куаклардан, иске-москы корылмалардан чистарту турында да кайгырткан, ә төзелеш фирмасы юлга вак таш җәйгән.

Кызыл Шәрыкта 74 кеше яши. Урындагы власть төзекләндерү бирегә балалы яшь гаиләләрне дә җәлеп итәр, дип ышана. Елның теләсә кайсы фасылында даими файдаланырлык юллар булу - моның өчен зарури шартларның берсе. Әмма авыл җирлегендәге тормышны яхшырту турындагы кайгыртучанлык моның белән генә бетми. Үзара салым акчасы төзекләндерү эшләрен дәвам итүгә тотылачак.

Шәпше авыл җирлегендәге объектларны кабул иткән вакытта район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин халык белән аралашты, ремонтланган йортның әйләнә-тирәсен тәртиптә тоту һәм башка мәсьәләләр буенча үзенең киңәш-теләкләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев