Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Кәбестәсе дә, кәбестәсе!

Быел "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә кәбестә 60 гектар биләп тора. Узган атнада соң өлгерә торган сортларны җыярга керештеләр. Тигез рәтләр булып тезел-гән тыгыз-тыгыз кәбестәләр ерактан ук матур булып күренеп тора. Биектаулылар һәм казанлылар быел кәбестәсез калмаячак - монысы көн кебек ачык. Бөреледә яшелчәчелеккә һәрвакытта да аеруча зур игътибар бирелде. Теплицаларда...

Быел "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә кәбестә 60 гектар биләп тора. Узган атнада соң өлгерә торган сортларны җыярга керештеләр.

Тигез рәтләр булып тезел-гән тыгыз-тыгыз кәбестәләр ерактан ук матур булып күренеп тора. Биектаулылар һәм казанлылар быел кәбестәсез калмаячак - монысы көн кебек ачык. Бөреледә яшелчәчелеккә һәрвакытта да аеруча зур игътибар бирелде. Теплицаларда эш басулар әле кар астында булганда ук башлана.

- Моннан бер-ике ел элек без кәбестәне кечкенә тартмаларда - кассеталарда үстерә башладык һәм хәзер утырта торган үрентеләр белән үзебезне тулысынча тәэмин итәбез, - диде яшелчәчеләр бригадиры Данис Минҗанов. - 18 мең кечкенә тартма безгә 60 гектарга тулысы белән җитә.

Мондый алымның өстенлекләрен Бөреледә тиз аңлап алалар: артык кымшатылмагач, үрентеләргә зыян килми һәм алар тиз тамыр җәяләр. Хуҗалыкта 3 гектар биләп торган иртә өлгерүче кәбестәнең иң беренче уңышын кибет шүрлекләренә июнь уртасында ук озаталар. Бәясе кыйммәт булса да, аны тиз алып бетерәләр.

Уртача өлгерешле кәбестә дә тиз арада үзенең хуҗаларын таба. Ниһаять, узган атнада хуҗалыкта озак саклану сыйфатларына ия булган соң өлгерә торган сортларны җыя башладылар. Әлеге максатта Чыпчык бүлекчәсендә биш яшелчә саклагыч складны әзерләп куйганнар. Көн саен бирегә 250-300 тонна кәбестә китерелә.

Кәбестә җирендә яшелчәчеләр бригадасы, хуҗалык эшчеләре, Бөреле һәм Чыпчык урта мәктәпләренең өлкән сыйныф балалары, Арча педагогика көллиятендә белем алучылар, район оешмалары хезмәткәрләре тырышып эшли. Аларның вазифалары төгәл бүленгән. Кәбестәне кисеп алып, тупасланган яфракларыннан арындыру кебек иң җаваплы эшне яшелчәчеләр башкара, ә укучылар һәм студентлар продукцияне машинага төйиләр һәм яшелчә саклагычка бушаталар. Көн саен басуга өч транспортер чыга, алар хезмәтне генә җиңеләйтеп калмыйлар, ә бәлки кәбестәләрне бәрелү-сугылудан да саклыйлар.

- Алдан исәпләүләргә караганда, быел кәбестә уңышы әйбәт - гектардан 550-600 центнер чыга, - диде Данис Минҗанов.

Быелгы яшелчәчелек сезоны шактый катлаулы шартларда уза - еш яуган яңгырлар басу юлларын үтеп чыга алмаслык баткаклыкка әверелдерде. Сазлыкка кереп батмыйча, кәбестә җиренә барып җитү тракторлар һәм "әрсез" "КамАЗ"лар һәм "ГАЗ"ларның гына көченнән килә. Синоптиклар әйтүенә караганда, республикада көннәр салкынайтырга тора, ә яшелчәчеләр исә көзге көннең елны туйдыруын бик яхшы аңлыйлар, шуңа күрә үстерелгән уңышны тиз арада югалтуларсыз җыеп алырга тырышалар.

- Басуда яшелчәчеләр һәм эшчеләр иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр ике сменада эшлиләр, - дип дәвам итте сүзен Данис Минҗанов. - Салкын вакытта кайнар ризыксыз эшләп булмый, шуңа күрә хуҗалык пешекчеләре әзерләгән кайнар ашларны суытмыйча басуга китереп бирәбез.

Әйе, быел кәбестә уңган. Тыгыз-тыгыз кәбестәләргә карагач, сөенеп куясың. Бөреледә эшне кызу тоталар, тиздән басулар бушап калыр, һәм үстерелгән уңыш яшелчә саклагычта үз урынын алыр. Ә соңыннан исә, сатып алучыларны сөендерер өчен, сәүдә нокталарына, ярминкәләргә җибәрелер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев