Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Кайсын сайларга: даруларнымы әллә акчалата компенсациянеме?

Социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән дару препаратларын ташламалы рецептлар буенча алу мөмкинлеге дәүләтебез тарафыннан гарантияләнә. Шундый ярдәмнең үзең өчен дөрес формасын сайлау гадәттән тыш мөһим. Кешенең сәламәтлеге әллә ни борчымаган, хроник чирләре кискен-ләшмәгән һәм көчәймәгән вакытта, натуралата бирелүче ташламаларны акчалата пособиегә алмаштыру вәсвәсәсенә ул бик җиңел бирешә. Ә инде хәле...

Социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән дару препаратларын ташламалы рецептлар буенча алу мөмкинлеге дәүләтебез тарафыннан гарантияләнә. Шундый ярдәмнең үзең өчен дөрес формасын сайлау гадәттән тыш мөһим.

Кешенең сәламәтлеге әллә ни борчымаган, хроник чирләре кискен-ләшмәгән һәм көчәймәгән вакытта, натуралата бирелүче ташламаларны акчалата пособиегә алмаштыру вәсвәсәсенә ул бик җиңел бирешә. Ә инде хәле начарланып киткәч, чир озакка сузылып, дәвамлы дәвалау һәм күптөрле дарулар таләп итә башлагач, акчалата компенсациянең җитмәве ачыклана. Ул кадәр йөк гаилә бюджеты өчен тартып бара алмаслыкка әверелергә мөмкин.

- Әгәр сез моңарчы акчалата компенсацияне сайлаган булсагыз, һәм шактый күп очрактагыча, сайлавыгызның уңышсыз булуына инансагыз, сезгә шуны белергә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын алуга хокукны торгызу бары тик шул хакта гаризаны Пенсия фондына тапшырганнан соң гына мөмкин була, - дип хәбәр итә Биектау үзәк район хастаханәсе баш табибының клиник-экспертиза эшләре буенча урынбасары Рәдиф Бариев.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сезгә бик нык итеп шундый киңәш бирә: 2016 нчы елда түләүсез дарулар алу өчен, агымдагы елның 1 нче октябренә кадәр Пенсия фондына социаль ярдәм җыелмасына хокукны кире кайтару турында гариза бирергә кирәк. Ә шул көн үткәннән соң, социаль ярдәм җыелмасына хокукны бер ел буе кире кайтару мөмкин булмаячак (Россия Федерациясе законнары моны күздә тотмый).

Онытмагыз: сезнең сайлауга үзегезнең сәламәтлек кенә тү-гел, туганнарыгыз һәм якын кешеләрегезнең дә сәламәтлеге, тынычлыгы һәм иминлеге бәйле. Карар кабул иткәнче, дәвалаучы табибыгыз белән киңәшегез.

2015 елда даруларны түләүсез алган гражданнарга Пенсия фондына гариза бирергә кирәкми.

Социаль хезмәтләр җыелмасын I, II, III нче төр-кем инвалидлары, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары ала. Җыелмага дарулар белән түләүсез тәэмин итү, санаторий-курортта түләүсез дәвалану, шәһәр яны поездларында бушлай йөрү керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев