Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Кадер кичәсе турында

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәм-дүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расү-үлинә Мүхәммәдиү үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн. Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкраналарыбыз булса иде. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд...

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәм-дүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расү-үлинә Мүхәммәдиү үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкраналарыбыз булса иде. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәй-һиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһеленә, сәхабәләренә барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле изге догалары булса иде.

Ислам диненең хаклыгына ышанып, ислам шәригате белән гамәл кылучы мөхтәрәм мөселманнар! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәра-кәәтүһ! Аллаһы Тәгалә бөтен айларның солтаны булган мөбарәк Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылса иде.

Рамазан аеның соңгы ун көнлегендә бик кыйммәтле, мөкатдәс бер кичә бар, ул - Кадер кичәсе. Мәгълүм булганча, бу изге кичәдә Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә Мө-хәммәд галәйһиссәлам хәзрәтләренә Коръән иңдерә башлаган. Аллаһ Раббыбыз бу мөбарәк кичә турында үзенең Китабында болай дип әйтә:

"(1) Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. (2) Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме? (3) Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. (4) Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. (5) Кадер кичәсе - иминлек кичәсе - таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр" ("Кадер" сүрәсе).

Бу сүрәдә Аллаһы Тәгалә барыбызга да Кадер кичәсенең фазыйләтләрен, өстенлекләрен, әһәмиятен күрсәтә. Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен, хәтта бер изге сүз өчен булса да, Аллаһ Раббыбыз савапларны күпкә арттырып бирә. Әгәр Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләрне башка айларда, кичәләрдә кылсак, андый зур әҗер-савапларга ирешә алмас идек.

Кадер кичәсенең вакыты төгәл билгеләнмәгән. Безнең хәнәфи мәзһәбе галимнәре аны Рамазан аеның 27 нче көненә каршы кич дип белдерәләр. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам Рамазан аеның соңгы ун көнендә аеруча күп гыйбадәтләр һәм догалар кылган. Гыйбадәт кылып, без үзебезнең күңелләребезне сафландырабыз, йомшартабыз, Аллаһы Тәга-ләгә якынаябыз. Кодси хәдистә Аллаһ Раббыбыз әйткән: "Әгәр кеше Минем бер уч төбе кадәр якынайса, Мин аның бер кулы кадәр якынаермын. Әгәр Миңа атлап килсә, Мин аңа йөгереп килермен".

Әгәр игътикяф кылырга хәлебездән килми икән, без өйләребездә дә төнге нәфел гыйбадәтләр, догалар кылып, Кадер кичәсен каршы ала алабыз. Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам әйткән: "Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп Кадер кичәсен гыйбадәт белән уздырса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер", - (Бохари, Мөслим).

Әнәс (Аллаһ аннан разый булса иде!) риваять итә. Мөбарәк Рамазан аенда Пәйгамбәребез галәйһиссәлам безгә болай дип әйтте: "Сезгә Рамазан ае килде, бу айда мең айдан да хәерлерәк булган кичә бар. Кем бу кичәдән мәхрүм булса, бөтен изгелекләрдән мәхрүм булыр. Бу кичәдән бары тик бәхетсезләр генә мәхрүм буладыр", - диде (Әхмәд бине Хәнбәл, Муснад).

Нәфел гыйбадәтләренең фазыйләте турында икенче бер кодси хәдистә болай диелгән: "Бәндә Миңа нәфел гыйбадәтләрен кылып якынаер. Мин аны яраткач, аның ишетүче колагы, күрә торган күзе, тота торган кулы, йөри торган аягы булачакмын. Ул Миннән берәр нәрсә сораса, Мин аңа, һичшиксез, аны бирәчәкмен. Миннән яклау сораса, яклаячакмын" (Бохари).

Реклама

Бу хәдисне галимнәр болай дип аңлаталар: Аллаһы Тәгалә өстәмә гамәлләрне, ягъни нәфел гыйбадәтләрен кылучыны үзенә якынайта һәм аны иман дәрәҗәсеннән ихсан дәрәҗәсенә күтәрә, шуның нәтиҗәсендә кеше Аллаһны күргән кебек гыйбадәт кыла башлый, аның йөрәге Аллаһка карата мәхәббәт, хөрмәт, курку белән тула. Ниһаять, Аллаһы Тәгаләне танып белү сәбәпле, ул күңел күзе белән күрә башлый.

Кадер кичәсенең шундый билгеләре бар: ул кичә аяз була, артык суык та, эссе дә булмый, кар-яңгыр яумый, җил исми. Кадер кичәсе тын һәм нурлы була. Кадер кичәсендә йолдызлар да атылмый. Кадер кичәсеннән соң килгән көннең кояшы артык якты булмый.

Ул кичәдә фәрештәләр Аллаһның рәхмәтен таратырлар, шайтан да үзенең мәкерлеген кыла алмас. Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булсын!) Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән сораган: «Йә рәсүлебез, әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, миңа ничек дога кылырга?" Аллаһның рәсүле галәйһиссәлам әйткән: «Аллаһүммә иннәкә гафуун түхиббүл гафвә фәгъфу ганни. (Әй Аллаһым, Син гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың - гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка), - дип дога кыл», - диде.

Рамазан аеның санаулы көннәре калды, Аллаһы Раббыбыз шушы көн-нәрдә изге гамәлләребезне күбрәк кылуны насыйп итсә иде. Ибне Габбас дигән сәхабә (Аллаһ аннан разый булсын!) әйткән: «Пәйгамбәребез галәйһиссәлам кешеләрнең иң юмарты иде һәм Рамазан башланса, аның иң юмарт вакыты башлана иде», - дигән. Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булсын!) әйткән: «Рәсүлебез иң юмарт кешеләрдән иде. Иң юмарт вакыты Рамазанда башлана иде, һәр богаулыны азат итә иде һәм һәр сораучыга бирә иде».

Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: «Аллаһ юмарт һәм Ул юмартлыкны сөядер», - дигән. Икенче хәдис-шәрифтә: «Иң хәерле сәдака - ул да булса Рамазан сәдакасыдыр», - дип әйтелгән.

Бөтен дөнья мөселманнары изге Рамазан аенда Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән үрнәк алып, кешеләрне авыз ачтыралар, ифтар мәҗлесләре үткәрәләр. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйт-кән: «Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, шул кеше күпме ураза тотучыны ашаткан булса, аларның бөтенесенең дә әҗерләрен үзенә алыр, шуның өстәвенә ураза тотучыларның да әҗерләре кимемәс».

Сәхабәләр Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең бу сүзләрен ишеткәч, бик тәэсирләнделәр, тик бөтенесенең дә авыз ачтыртып ураза тотучыларны ашатырга хәленнән килмәгәнлектән, бу турыда алар Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) әйткәннәр. Рәсүлебез галәйһиссәлам аларга: «Нияте изгедә булып, ураза тотучыны бер хөрмә яки бер йотым су белән булса да авыз ачтырсагыз, сез шундый ук әҗер алырсыз, бу изге эшегез өчен Раббыгыз сезне Кыямәт көнендә шундый су эчерер, бән-дәнең җәннәткә кергәнчегә хәтле башка бер дә эчәсе килмәс», - дигән.

Газиз дин кардәшләрем! Нәфескә каршы торып, Рамазанның соңгы көннәрен игелекле гамәлләребез, нәфел гыйбадәтләре, зикерләр, тәүбәлә-ребез белән бизик, Аллаһның рәхмәтеннән, ярлыкавыннан мәхрүм булмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев