Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Истәлек китабы тапшырылды

Олы Битаманнан сугышта катнашкан Мансур абый Мөлековка махсус әзерләп чыгарылган "Җиңү китергән кадерле йөзләр" китабы тапшырылды. Шушындый мөһим вакыйга уңаеннан Олы Битаман урта мәктәбендә чын бәйрәм оештырдылар. Балалар сугыш, фронтовиклар һәм җиңү турында шигъри монтаж әзерләгәннәр. Тантананың төп кунагы - Бөек Ватан сугышы ветераны, ике Дан ордены кавалеры Мансур Һидият...

Олы Битаманнан сугышта катнашкан Мансур абый Мөлековка махсус әзерләп чыгарылган "Җиңү китергән кадерле йөзләр" китабы тапшырылды.

Шушындый мөһим вакыйга уңаеннан Олы Битаман урта мәктәбендә чын бәйрәм оештырдылар. Балалар сугыш, фронтовиклар һәм җиңү турында шигъри монтаж әзерләгәннәр. Тантананың төп кунагы - Бөек Ватан сугышы ветераны, ике Дан ордены кавалеры Мансур Һидият улы Мөлеков.

Район администрациясе исеменнән истәлекле китапны аңа районның ветераннар советы рәисе Билал Шиһабетдинов тапшырды. Элекке фронтовикны шушындый истәлекле бүләк алуы белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм озак еллар сафта калуын теләде. Билал Сәллахович җыелучыларга сугышның аеруча мөһим, хәлиткеч этаплары турында искә төшерде һәм яшьләргә өлкән буын бүләк иткән матур тормышның кадерен белергә, аны сакларга кирәклеген искәртеп узды.
Тантанада ветераннарның җирле советы рәисе Мәдинә апа Кәлимуллина чыгыш ясады. Ул Мансур Һидият улына җәмәгать эшләрендә актив катнашуы, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде.
Ветеранны авыл җирлеге башлыгы Рушания Галимҗанова котлады. Ул безнең илебезгә тыныч тормышны Мансур абый кебек кыю, батыр солдатларның бүләк итүен ассызыклады. «Ул әле дә сафта. Мәктәп укучылары, яшьләр белән очрашуларда даими катнашып, сугыш турында, андагы геройлык турында сөйләп, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә», - диде ул.

Истәлекле китапны кабул итеп алганда Мансур Һидият улы үзенең беренче сугышчан чыныгуын кайда алуын искә төшерде.

- Миңа фронтка чакыру кәгазен 1943 елның 5 гыйнварында китерделәр. Яшь солдатларны алты айлап Канашта укыттылар. Беренче сугышчан чыныгуны Полтава янында алдым, - диде ул. - Дошман танклары һөҗүмгә күтәрелгәндә блиндажда без унөч сугышчы идек, шуларның өчесе, шул исәптән мин дә, корылмага терәк итеп куелган багана янында булып чыктык. Танклар блиндаж өстен изепме-изделәр һәм бөтен кешене сытып бетерделәр, ә безне багана коткарып калды.

Аны Белая Церковь шә-һәрендәге урам сугышлары вакытында снайпер яралый. Ярты ел диярлек Свердловскидагы госпитальдә дәвалана. 1944 елның маенда Мөлековны Калинин фронтының 3 нче Удар армиясенә җибәрәләр. Анда аны 82 миллиметрлы миномет наводчигы итеп билгелиләр. Псков янында каты сугышлар бара. Псковны алгандагы батырлыгы һәм геройлыгы өчен Мансур Мөлековны өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр.

Фронт юллары буйлап ул Эстониягә кадәр барып җитә. Бервакыт телефон линиясенә зыян килеп, штаб белән элемтә өзелә. Яшь солдатны элемтәчеләр белән бергә ярдәмче итеп шул өзеклекне бетерергә җибәрәләр. Ул урын часть-тан ерак булмый, тиз генә эзләп табалар да, заданиене үтиләр.

Кире кайтканда Мансур һәм аның полкташы Григорий Бойко немец радистын кулга алалар. Сорау алу вакытында радистның безнең гаскәрләрнең кайда урнашканлыгын хәбәр итеп өлгермәве ачыклана. Дошман радистын әсир төшергәне өчен Мансур Мөлеков икенче дәрәҗә Дан орденына лаек була.

Сугыш аның өчен 2 нче майда Берлинда рейхстаг стеналары янында тәмамлана. Җиңүне автомат залплары белән "ура!" кычкырып, бер-берсен кочаклап, күз яшьләре белән билгеләп үткәннән соң, Мансур Мөлеков хезмәт иткән частьны Чехословакиягә җибәрәләр. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен "Берлинны алган өчен" медале белән бүләкләнгән.

Балалар ветеранны игътибар белән тыңладылар, чөнки сугышта үзе катнашкан кеше сөйләгәннәр китапта язылганнарга караганда җанлырак, кызыклырак. Үсеп килүче буынга сугышчан батырлык еллары турында сөйләп, Мансур абый яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә бәя биреп бетергесез өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев