Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Җиребездә һәрчак тынычлык булсын

Районда сугышта катнашканнарга һәм тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгы" дигән юбилей медальләре тапшырыла башлады. Юбилей бүләк-ләрен беренчеләрдән булып Красносельский авыл җирлеге ветераннары алды. Тантана районның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ничек әзерләнүе турында "Биектау" телевидениесе тө-шергән фильмны караудан башланды. Анда сүз ветераннарның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен районда...

Районда сугышта катнашканнарга һәм тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгы" дигән юбилей медальләре тапшырыла башлады. Юбилей бүләк-ләрен беренчеләрдән булып Красносельский авыл җирлеге ветераннары алды.

Тантана районның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ничек әзерләнүе турында "Биектау" телевидениесе тө-шергән фильмны караудан башланды. Анда сүз ветераннарның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен районда уздырыла торган чаралар: социаль ярдәм, хастаханә-ләрдә ветераннар өчен махсус палаталар булдыру, аларга торак йортлар салу, волонтерлар хәрәкәте, сугыш ветераннарының үз-ләре катнашында фильм булдыру турында барды. Биектау районы халкының Җиңүгә нинди өлеш кертүе турында 1 нче мәктәп укучылары сөйләде. "Эзләнү" төркеме сугыш кырында ятып калган якташларның батырлыгын өйрәнә. Безнең районнан сугышка уналты мең кеше китә, шуларның 10 меңнән күбрәге батырлар үлеме белән һәлак була. Ә бүген, җиде дистә ел узганнан соң, исәннәр арасында - сугышта катнашкан нибары утыз кеше. Район территориясендә 1046 тыл хезмәтчәне яши.

Тантанада катнашучылар фронтта һәлак булган, сугыштан соңгы чорда шунда алган яралардан һәм авырулардан бакыйлыкка күч-кәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Красносельский авыл җирлегенә караган авылларда хәзерге вакытта сугышта катнашкан 5 кеше, 88 тыл хезмәтчәне яши. Беренче көнне медальләр тапшырганда 25 тыл хезмәтчәне һәм ике сугыш ветераны катнашты. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хөр-мәтле ветераннарга рәхмәт һәм котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

- Сезгә шушы юбилей медальләрен тапшыру - безнең өчен зур горурлык, - диде ул. - Сез ул бүләкләргә лаеклы. Сез - батыр, кыю, көчле кешеләр буыны. Без сездән үрнәк алабыз, сезнең белән киңәшләшәбез, зирәклегегезгә, тормышны яратуыгызга сокланабыз. Җиңүнең 70 еллык юбилей көнендә - 9 Майда районда парад булачак, сезне бәйрәмгә чакырабыз. Барыгызга да нык сәламәтлек, әлеге бүләкләр соңгысы булмасын, Җиңүнең 80 еллык юбилеен да бергәләп каршыларга язсын, дип телибез.
- Беренче медальне районга егерме биш елга якын җитәкчелек иткән Гаптрәхим Мортаза улы Мортазинга тапшырабыз, - дип дәвам итте район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Көчле алкышлар астында ул хөрмәтле ветеранга юбилей медале, таныклык, кызыл канәфер чәчәге тапшырды. Икенче медальне сугышта катнашучы Мәхмүт Абдрахман улы Абдрахманов алды.

Аннан соң медальләрне тыл хезмәткәрләренә тапшырдылар. Сугыш елларында аларның күбесенә 12-16 яшь булган, әмма барысы да өлкәннәр белән бергә басуларда, фермаларда, оборона предприятиеләрендә, госпитальләрдә эшләгәннәр. Бүләк алучылар арасында Екатерина Александровна Акулинина - патронаж шәфкать туташы, хөрмәтле «тётя Катя». Ул озак еллар буена берничә буын яшь әниләрнең ышанычлы киңәшчесе һәм ярдәмчесе булды. Бүләк алучылар арасында укытучы Мария Александровна Емелина, республикада бердәнбер «Шахтерская слава» орденнары кавалеры Гомәр Габдрахман улы Гатауллин, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән Рафаэль Кашап улы Заһидуллин, Рево Абдулла улы Яушев һәм фидакарь хезмәтләре белән районда хөрмәт казанган башка кешеләр.

- Сугыш вакытында безнең күбебез балалар идек, - диде Гөлфия апа Шәйдуллина. - Без өл-кәннәр белән беррәттән бөтен авыр хезмәтне башкардык, кайгыны да, ачлык-ялангачлыкны да күрдек. Аякларыбызда чабата булды, туйганчы ипи дә ашый алмадык. Бүген без җәннәт шартларында яшибез, моның өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт. Тыныч тормышның кадерен белергә кирәк.
Медаль алучыларны тагын бер тапкыр котлап, район башлыгы Рөстәм Галиуллович аларга ныклы сәламәтлек теләде.
Бүләкләнүчеләрне районның хәрби комиссары Александр Найденов котлады.

- Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якыная, - диде ул. - Бу героик вакыт, Туган ил азатлыгы өчен бөек җиңүләр һәм үз-үзеңне корбан итү чоры булган. Сез - шул чор геройлары, сез - җиңүчеләр буыны. Һәркайсыгызга рәхмәт белдереп, барыгызны да киләчәк бәйрәм белән котлыйм!

- 9 майга кадәр барлык ветераннарга да медальләр тапшырылачак. Инде бүген үк биредәге тантанага килә алмаган ветераннарның өйләренә бардык, - диде Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин.

Тантана ахырында үзәк мәдәният йортында концерт күрсәтелде, анда балалар коллективлары һәм үзешчәннәр чыгыш ясады.

«Рябинушка» балалар бакчасының бию коллективы, «Балкыш» иҗат йортының «Мандаринки» бию студиясе чыгышы, Гөлзилә Баязитова башкаруындагы җырлар, Алат мәктәбеннән Айзилә Төхвәтуллина сөйләгән Муса Җәлил шигырьләре алкышлар белән кабул ителде. Концерт трио башкаруындагы «Офицеры» фильмындагы җыр белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев