Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ҖИРДӘ ЭШЛӘҮ АВЫЛ КЕШЕСЕНӘ ШАТЛЫК КИТЕРСЕН

28 ноябрьдә Биектау районында хуҗалык итүнең яңа формалаларын үстерү, авыл халкының эш активлыгын күтәрү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Авыл хуҗалыгы...

28 ноябрьдә Биектау районында хуҗалык итүнең яңа формалаларын үстерү, авыл халкының эш активлыгын күтәрү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булды.
Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, унбиш муниципаль район башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар катнашты.
Башта семинарда катнашучылар хуҗалык итүнең кече формалары кулланылган объектларда булдылар. Аерым алганда, Ямаширмә авылында Рөстәм Гариповның шәхси хуҗалыгына бардылар. Аннан соң Азат Әхмәтов һәм Фәрхәд Шаһимәрдәновның зур энтузиазм күрсәтеп гаилә фермалары эшен оештырулары белән таныштылар. Үз эшчәнлекләренең нигезе итеп мөгезле эре терлек үрчетүне алып, алар яңа терлекчелек комплекслары төзегәннәр, аларда заманча техника һәм җиһазлар кулланырга планлаштыралар. Кунакларга Габделәхмәт Котдусов крестьян-фермер хуҗалыгының уникаль страус фермасын карарга тәкъдим иттеләр. Страуслардан тыш хуҗалыкта аккошлар, үр-дәкләр, казлар һәм башка төр кошлар яши.
Пленар өлешне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Аннан сүз Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга, Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәровка бирелде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "2012 елда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү эшенең нәтиҗәләре һәм аларга алга таба да ярдәм итү чаралары турында"гы доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмәдә иң яхшы авыл җирлеге, иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык, иң яхшы гаилә фермасы, иң яхшы кооператив исеме алу өчен оештырылган конкурсның җиңүчеләре бүләкләнде.
Рәсемдә: ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәм-мәтшин, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ямаширмә фермеры Азат Әхмәтов, Биектау авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов производство объектлары белән танышалар.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев