Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Икмәк хакына тырыштылар

Урак өстенең киеренке көннәре артта калды. Йомгаклар ясау, җитешсезлекләр турында уртага салып сөйләшү, алдынгыларны билгеләү һәм алдагы эшләрне планлаштыру вакыты җитте. Соңгы елларда Олы Кавалда җитештерү темпын арттыра баралар. Быел "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәтендә бөр-теклеләр 3500 гектар биләде, бу райондагы барлык авыл хуҗалыгы җирләренең 11 процентын тәшкил итә. Көзге арыш...

Урак өстенең киеренке көннәре артта калды. Йомгаклар ясау, җитешсезлекләр турында уртага салып сөйләшү, алдынгыларны билгеләү һәм алдагы эшләрне планлаштыру вакыты җитте.
Соңгы елларда Олы Кавалда җитештерү темпын арттыра баралар. Быел "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәтендә бөр-теклеләр 3500 гектар биләде, бу райондагы барлык авыл хуҗалыгы җирләренең 11 процентын тәшкил итә. Көзге арыш 700 гектарда, арпа - 900, борчак - 200, солы - 300 һәм көзге бодай 1400 гектарда үстерелде. Хуҗалыкта игенчелек культурасына зур әһәмият бирелүне билгеләп үтәргә кирәк, һәм бу басуларның уңдырышлылыгына да, җыеп алынган ашлыкның сыйфатына да йогынты ясады.
Урып-җыюда 7 комбайн эшләде, шуларның 4се - "Полесье". "Татмелиорация-Агро" комбайнчылары уракта катнашучылар ярышында алгы сафларда булдылар. Әнәс Мифтахов, Ильяс Вәлиев, Илдус Шәйдуллин, Илшат Хәйруллин бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклыларны суктырудагы югары күрсәткечләре өчен өч тапкыр премиягә лаек булдылар. Фәрид Фәхриев исә яхшы эшләгәне өчен ике тапкыр бүләк алды. Уракта катнашучыларны өстәмә кызыксындыру турында урып-җыю башланыр алдыннан расланган положение нигезендә Кавал уңганнары 6 мең һәм 4 мең сум премия белән бүләк-ләнделәр. Иң югары эшләнеш Илдус Шәйдуллинда - ул 9613 центнер ашлык суктырды. Ильяс Вәлиев һәм Әнәс Мифтахов аннан беразга гына калыша, аларның күрсәткечләре - 9312 һәм 9292 центнер.
Авыл хуҗалыгы предприятиесендә хәзер булачак уңыш турында кайгыртып яшиләр. Көзге арышны 1980 гектарда тиешле вакытында чәчәләр. Эш соңгы гектарларда бара. Бәрәңге ала башладылар. «Икенче икмәк» хуҗалыкта 50 гектар мәйдан били.

Рәсемдә: комбайнчыларны премияләр белән бүләкләгән көн.
А.Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев