Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ИХ, ЧАҢГЫ ШУУЛАРЫ...

Битләрне алсуландырырлык салкыны, әйләнә-тирәне каплаган ап-ак кары белән килгән кыш - чаңгы спорты белән мавыгучылар өчен зур куаныч. Рәхәтләнеп яраткан шөгылең белән мавыгырга, бер үк вакытта яздагыча яктырткан кояштан көч алырга, сәла-мәтлегеңне ныгытырга була. Чаңгыда шуу буенча укучылар арасында шушы көннәрдә узган спартакиада моның нәкъ менә шулай икәнлеген күрсәтте. Район...

Битләрне алсуландырырлык салкыны, әйләнә-тирәне каплаган ап-ак кары белән килгән кыш - чаңгы спорты белән мавыгучылар өчен зур куаныч.
Рәхәтләнеп яраткан шөгылең белән мавыгырга, бер үк вакытта яздагыча яктырткан кояштан көч алырга, сәла-мәтлегеңне ныгытырга була. Чаңгыда шуу буенча укучылар арасында шушы көннәрдә узган спартакиада моның нәкъ менә шулай икәнлеген күрсәтте.
Район үзәгендәге стадион артындагы урманда салынган чаңгы юлында спорт осталыгында көч сынашу өчен районның 22 мәктәбеннән 10-11 нче сыйныф укучылары стартка басты. Ярышта катнашучылар алдына 3-4 километр озынлыктагы катлаулы юлны узу бурычы куелды. Әзерлекле чаңгычыларга бу әллә ни авыр булмады, ә инде спорт белән онытканда бер шөгыльләнеп алучыларга финишка килеп җиткәнче шактый тир түгәргә туры килде. Әмма төшү һәм менү урыннары белән ул никадәрле катлаулы булса, узышы да шуның кадәр мавыктыргычрак була.
Кызларга - өч, егетләргә дүрт километрлы араны узарга кирәк иде. Кызлар арасында Бөреле урта мәктәбеннән Виктория Лукоянова җиңү яулады. Икенче урында 3 нче Биектау урта мәктәбеннән Милена Гаевская, өченчедә - Мүлмәдән Гөлүсә Вафина.
Егетләр арасында алдынгы урынны Бөреле урта мәктәбеннән Илнур Зиннуров яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Олы Кавал мәктәбе укучылары Булат Низамов белән Рәсим Фәрәховлар бүлеште.
Гомумкоманда зачетында Бөреле командасы башкалардан көчлерәк булып чыкты, икенче урында - мүлмәлеләр, өченчедә - ямаширмәлеләр.
Ярышларны оештыручылар - районның мәгариф бүлеге һәм "Тулпар" мәктәптән тыш эш үзәге спартакиаданы уздырганда төп максат итеп үсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны, саф һавада спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итүне куйдылар. Максатларына ирешкәннәрдер, дип уйлыйм, чөнки яшь спортчыларның рухланулы йөзләренә карап та аларның ярышта катнашудан нинди зур канәгатьлек хисләре кичерүен бер күрүдә үк аңлап була иде. Биектау муниципаль районы башлыгы олимпиадасы дәвам итә. Анда 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша. Өченче этап - чаңгы ярышы - бу атнаның дүшәмбесендә старт алды. Өч көн буена 24 урта, 3 төп һәм 13 башлангыч мәктәп укучылары «Иң яхшы сыйныф» исемен яулау өчен көрәште. Йомгаклар уку елы ахырында ясалачак.
Рәсемдә: чаңгы узышында катнашучылар
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев