Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ИҢ КӨЧЛЕЛӘР ҖИҢҮ ЯУЛЫЙ

"Биектау" универсаль спорт залында СССРның спорт мастеры, РФ һәм ТР чемпионы Таһир Газыйм улы Биккениев истәлегенә гер спорты буенча XV нче традицион республика турниры булды. Ярышларда катнашу өчен Биектау районына безнең республиканың 12 шәһәр һәм районыннан һәм күрше Киров өлкә-сеннән спортчылар килде. 80 нән артык катнашучы иң көчле спортчы исемен...

"Биектау" универсаль спорт залында СССРның спорт мастеры, РФ һәм ТР чемпионы Таһир Газыйм улы Биккениев истәлегенә гер спорты буенча XV нче традицион республика турниры булды.
Ярышларда катнашу өчен Биектау районына безнең республиканың 12 шәһәр һәм районыннан һәм күрше Киров өлкә-сеннән спортчылар килде. 80 нән артык катнашучы иң көчле спортчы исемен алу өчен көч сынашты. Алар арасында турнирда даими катнашучылар да бар. Ә ул инде 15 нче тапкыр уздырыла. Турнир танылган спортчы Таһир Биккениев үзе исән чакта үткәрелә башлаган иде. Һәр очракта да бәйге бу матур спорт төрен сөючеләрне күп җыя, гер осталары белән беррәттән япь-яшь герчеләрне - укучыларны күрү күңелле.
Турнир турында репортажны газетаның киләсе санында укырсыз.
Рәсемдә: герчеләр көч сынаша.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев