Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Хәрәкәттә – бәрәкәт

2015 ел илебездә йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Ә аларны булдырмый калуның төп нигезе - хәрәкәт, дигән фикердә табиблар. Белгечләр көненә кимендә 5 километр җәяү йөрергә кирәк, дип киңәш итәләр. Министр Гадел Вафин җитәкчелегендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре әлеге фикерне үз мисалларында расларга булдылар һәм...

2015 ел илебездә йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Ә аларны булдырмый калуның төп нигезе - хәрәкәт, дигән фикердә табиблар.

Белгечләр көненә кимендә 5 километр җәяү йөрергә кирәк, дип киңәш итәләр. Министр Гадел Вафин җитәкчелегендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре әлеге фикерне үз мисалларында расларга булдылар һәм парктагы юлларны кардан чистарту өчен өмәгә чыктылар. Бу башлангычны Биектау район үзәк хастаханәсе коллективы да хуплап каршы алды.

- Медицина хезмәткәрләре үзәк хастаханә бинасы янындагы балалар мәйданчыгын кардан арындыралар, - диде баш табиб Эмиль Шәрәфиев. - Бу икеләтә файдалы: бер яктан саф һавада физик эш белән шөгыльләнү, хәрә-кәтләнү булса, икенчедән, мәйданчык тәртипкә китерелә. Без биектаулыларны да актив, хәрәкәтчел булырга, үз-үзләрен авырулардан сакларга өндибез.

Районның урнашкан урыны спортның барлык кышкы төрләре белән шөгыльләнергә: тимераякта шуарга, чаңгыда узышырга, рәхәтләнеп саф һава суларга мөмкинлек бирә. Боларның барысына да бары тик теләк кенә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев