Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Халык фикеренә тулы ышаныч күрсәтелә

Республиканың җәмәгать оешмалары 12 майда Президент праймеризында катнашу өчен кандидатлар күрсәтүнең башланып китүен белдерде. Узган чорда инде берничә оешма Татарстан Президенты вазифасына республиканың хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын күрсәтергә дигән карарга килделәр. Кандидатлар күрсәтү 13 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итә. Кандидатуралар "Бердәм Россия" партиясе белән хезмәттәшлек турында килешүе булган...

Республиканың җәмәгать оешмалары 12 майда Президент праймеризында катнашу өчен кандидатлар күрсәтүнең башланып китүен белдерде. Узган чорда инде берничә оешма Татарстан Президенты вазифасына республиканың хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын күрсәтергә дигән карарга килделәр.

Кандидатлар күрсәтү 13 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итә. Кандидатуралар "Бердәм Россия" партиясе белән хезмәттәшлек турында килешүе булган җәмәгать оешмалары тарафыннан күрсәтелә ала. Праймеризда үз үзләрен күрсәтүчеләр дә катнашырга мөмкин.

Праймериз уздырганда мөмкин кадәр күбрәк ачыклыкны тәэмин итү өчен www.праймериз.рт.рф. сайты булдырылды.
18 майда Казанда "ТР Ветераннары союзы" Республика җәмәгать оешмасы утырышында Татарстан Президенты вазифасына кандидатлар күрсәтүдә кандидатураларны билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашу өчен бердәм тавыш бирү белән Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы күрсәтелде.

Республиканың динамикалы үсеше һәм илдә Татарстанның югары рейтингы - күп нәрсәдә Рөстәм Миңнеханов тырышлыгы нәтиҗәсе, диләр ветераннар. Республиканың хәзерге лидеры кандидатурасын ТРның Ветераннар союзы комитеты рәисе генерал-майор Әхәт Юлашев тәкъдим итте. Җәмәгать оешмасы вәкилләре, республика үсешендә аның стратегиясен яклап, Рөстәм Миңнехановка ышаныч белдерделәр.

- Рөстәм Миңнеханов 10 ел буена Татарстан Хөкүмәтенә уңышлы җитәкчелек итте, ул тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе Минтимер Шәймиев белән эшләгән кеше, - диде ул. - Бу елларда республикада авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәгариф һәм башка юнәлешләрдә күп нәрсәләр башкарылды. Татарстан Президенты буларак, ул, республика Россиядә алдынгылыкта булсын өчен, бөтен көчен куеп, намус белән эшли.

Элегрәк Татарстан Президенты постына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын "Татарстан - яңа гасыр" Республика җәмәгатьчелек хәрәкәте тәкъдим иткән иде.

Мөһим социаль мәсьәләләрне хәл иткәндә Биектау районы Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәменә таяна. Рөстәм Нургалиевич Биектауны үсеш өчен уңай шартлар тудырылган киләчәге өметле район дип саный. Районда төзелештә, мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә, спортта социаль проектлар тормышка ашырыла, шулай ук районны юл, торак төзелеше, кече бизнеска ярдәм буенча федераль һәм республика программаларына кер-түдә ярдәм күрсәтелә.

Югары технологияле сәнәгать предприятиеләрен торгызу проектлары уңышлы тормышка ашырыла. Рөстәм Миңнеханов, Биектау районында "Нуран-пласт" җаваплылыгы чикле ширкәте заводы ачылышында катнашканда, Татарстанның бүген полиэтилен җитештерү буенча Россия Федерациясендә лидер булуын билгеләп үтте. Республикада полиэтилен 1 млн. тоннадан күбрәк җитештерелә. Предприятиедә Россиянең кабель һәм торба сәнәгате өчен полиолефин һәм композицион материаллар җи-тештереләчәк, аның продукциясе чит илдән кертелә торган товарларны алыштырачак. Бу импортны алыштыру программаларын үтәү йөзеннән башкарыла.

Узган елның җәендә Коркачык тимер юл станциясе поселогында яңа мәдәният йорты ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

- Коркачыкның күзгә күренеп үзгәрүе, районның үсә баруы күңелле күренеш, - диде ул чакта Рөстәм Миңнеханов. - Биектау минем үз районым кебек. Сезнең белән бергә шатланам. Биектау районы гына үсештә түгел. Утызлап программа гамәлдә, һәм республиканың һәр районы аларның кайсында булса да катнаша. Болар - фельдшер-акушерлык пунктлары, мәдәният йортлары, ветеринария пунктлары төзү дә, газ һәм су уздыру да. Авыл кешеләре өчен күздә тотылган социаль уңайлыклар дәрәҗәсе шәһәрнекеннән ким булмаска тиеш, - диде Татарстан лидеры.

- Соңгы елларда Коркачыкта халык өчен күп нәрсәләр эшләнде, - дип сөйләде мәдәният йорты ачылышында поселокта яшәүче Ирина Иванова. - Бу - күп квартиралы 14 йортка капиталь ремонт ясау, социаль ипотека буенча 27 квартиралы йорт төзү, урта мәктәп, балалар бакчасына капиталь ремонт ясау, әле бараклар урынына тагын бер йорт торгызыла. Коркачыкның ике мең кешелек халкы авылның социаль-мәдәни үсешенә игътибарлы булуы өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка бик рәхмәтле.

Макаровка авылыннан әле шушы көннәрдә генә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән фермер хуҗалыгы башлыгы Мария Францевна Ванеева гомере буена җирдә эшләргә, үзенең сөтчелек фермасын булдырырга хыяллануы турында сөй-ләде. Һәм аның хыялы Республикабыз җитәкчеләре - Минтимер Шәймиев һәм республиканың бүгенге башлыгы Рөстәм Миңнеханов ярдәме бе-лән тормышка ашкан.

- Агымдагы елның 13 сентябрендә республикада бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы Президенты һәм җирле үзидарәнең вәкаләтле органнары депутатларын сайлау булачак. Муниципаль сайлауларга әзерлек барышында безнең районда праймериз барлык 25 авыл җирлегендә, "Бер-дәм Россия" партиясенең башлангыч бүлекләрендә узды, - диде "Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлеге башкарма комитеты җи-тәкчесе Илнат Шәфыйков. - Сайлаучылар актив, алар тавышларын төптән уйлап бирәләр. Кандидатлар да программалары белән актив таныштыралар.

Республикадагы муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына 7700 дән күбрәк кеше сайланачак. Агымдагы елның икенче яртысында Биектау бүлегенең пар-тия конференциясендә "Бердәм Россия"дән сентябрь сайлауларында тавышка куелачак кандидатлар күрсәтеләчәк. Кандидатларны ачыклау өчен депутат мандатын дәгъвалаучылар партия эчендә алдан тавыш бирү процедурасын узалар.

Май аенда республикада барлыгы шундый 900 дән күбрәк очрашу уздырылачак. Аларның нәтиҗәсенә карап, һәр җирлек буенча рейтинг исемлекләре төзелә. Районда җәмә-гать оешмалары һәм партиянең башлангыч бүлекләре катнашында сайлап алучылар институты булдырылды. Район буенча андыйлар 656 кеше. Сайлап алучыларның яртысы партиядән, икенче яртысы - җәмәгать оешмаларыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев