Гүзәллек иҗат итүчеләр
Агымдагы ел Татарстанда скверлар һәм парклар елы дип игълан ителде. Район авылларында шул уңайдан яшелләндерү, төзекләндерү эшләре киң җәелдерелде. Село-Алат авыл җирлегенә караган авыллар табигатьнең бик матур урынына урнашкан. Урта Алат, Потаниха, Село-Алат, Кече Алатта яшәүчеләр табигый матурлыкны арттыру өчен күп тырышалар. Туган авылларын төзекләндерү соңгы елларда бигрәк тә активлашып...
Агымдагы ел Татарстанда скверлар һәм парклар елы дип игълан ителде. Район авылларында шул уңайдан яшелләндерү, төзекләндерү эшләре киң җәелдерелде.
Село-Алат авыл җирлегенә караган авыллар табигатьнең бик матур урынына урнашкан. Урта Алат, Потаниха, Село-Алат, Кече Алатта яшәүчеләр табигый матурлыкны арттыру өчен күп тырышалар. Туган авылларын төзекләндерү соңгы елларда бигрәк тә активлашып китте. Иң ямьле ишегалды, урам, йортка конкурслар уздырыла, өмәләр оештырыла, чишмәләр тәртипкә китерелә, койма-капкалар ремонтлана.
Авыл җирлеге, мәдәният йорты, мәктәп хезмәткәрләре авылдашларына үзләре үрнәк күрсәтәләр. Авыл җирлеге бинасы янында, мәсәлән, таштан матур таучык барлыкка килгән. Анда бәрхет гөл, петуния, кашкарыйлар, артыш агачы һәм хәтта бүлмә гөлләре дә утыртканнар. Укучылар һәм укытучылар, клуб хез-мәткәрләре чәчәк тү-тәлләрен карап, сулар сибеп, чүпләрен утап торалар. Урта Алат авылында яшәүче Гөлфия Гаделшина йорт каршысын зур зәвык һәм осталык белән бизәгән. Алар балалары белән төрле чәчәкләр генә үстереп калмаганнар, хайван сыннары да ясап куйганнар. Гүзәл Закирова, Гөлсинә Сәлахова, Шәүкәт Шакировларның да йорт тирәләренә карап туймаслык. Алар ишегалларын, капка-койма яннарын ел буена да җыештырып, чиста-пөхтә тоталар.
Потаниха авылында җәйге айларда шәһәр кешеләре - бакчачылар күбәя. Авылны төзекләндерү турында алар да кайгырталар, агачлар, чәчәкләр утырталар, койма һәм капкаларны тәр-типкә китерәләр. Узган ел үзара салым акчасына Урта Алаттагы чишмә төзекләндерелгән, анда баскычлар, култыкса барлыкка килгән. Бу матурлык быел да саклана.
- Үзара салым һәм өстәмә финанслау акчасы безгә төзекләндерү эшләрен оештыруда зур ярдәм булды, - дип фикерләре белән уртаклашты авыл җирлеге секретаре Рәмзия Хәйруллина. - Узган ел без 94 мең сум үзара салым акчасы җыйдык, өстәмә финанслау 376 мең сум тәшкил итте.
Быел исә үзара салым һәм өстәмә финанслау акчасы Алатта, Урта һәм Кече Алатта юлларга вак таш җәюгә, шулай ук Потаниха авылында зиратны әйләндереп алу өчен сетка сатып алырга сарыф ителәчәк.
Җәй - авылларны төзекләндерү өчен иң кулай вакыт. Алатта уртак тырышлык белән гүзәллек иҗат итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев