Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ГЕОГРАФИК ӨСТЕНЛЕКТӘН ФАЙДАЛАНА БЕЛЕРГӘ КИРӘК

21 февральдә Биектау муниципаль район Советының XXV нче утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Дәү-ләт Советы депутаты, «Ак Барс» ХК ААҖнең генераль директоры Иван Егоров, авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов,...

21 февральдә Биектау муниципаль район Советының XXV нче утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Дәү-ләт Советы депутаты, «Ак Барс» ХК ААҖнең генераль директоры Иван Егоров, авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов, Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, Министрлар Кабинетының төзелеш, транспорт, ТКХ һәм юл төзелеше Идарәсе начальнигы Илдар Сибгатуллин, ТРда Кеше хокуклары буенча Вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Президент Аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетының башка җаваплы хезмәткәрләре дә булды.
2012 елда районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2013 елга үсеш перспективалары турындагы доклад белән район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Ул үсешне чагылдырган саннарга тукталды. Бер елда 26300 тонна сөт һәм 2300 тонна ит җитештерелде, бу моннан алдагы елга караганда 4 һәм 25 процентка артыграк. 66,8 мең тонна ашлык һәм 7 мең тонна бәрәңге җыеп алынды. Безнең территориядә зур салым түләүчеләр булган "СафПласт" ширкәте, "Винербергер-Коркачык" заводы, Усад спирт заводы, "Агрохиммаш" ачык акционерлык җәмгыяте урнашкан. Районда 605 кече предприятие теркәлгән, шуларның 367се - икътисади яктан активлар. Район әйләнешенең 21 проценты һәм җирле бюджетка салым керемнәренең яртысы диярлек кече бизнеска туры килә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 5400 баш мөгезле эре терлек асрала. "Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" республика программасы сыерларның баш санын саклау һәм арттыру чараларының берсе булды. Аңа 30 фермер уңышлы кушылды. Әлеге һәм "Яңа эшли башлаган фермерларга ярдәм" программасы буенча 14,4 миллион сумлык грант алынды.
2012 елда план буенча 40 мең урынына 44,3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, 156 гаилә яңа фатирлар алды. 9,7 километр машина юлы салынды һәм 15 километр ремонтланды.
Президент район башлыгы докладында һәм Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы Рушания Галимҗанова, "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе Анна Захарова чыгышларындагы күтәренке рух, киләчәккә өмет белән карауның күңеленә хуш килүен белдерде.
Район эшчәнлегенә бәя биреп, биектаулылар алдына бурычлар куйганга кадәр, Рөстәм Миңнеханов Татарстан үсешенең төп йомгаклары белән таныштырып узды.
Республика бүген тулаем региональ продукт буенча Россия Федерациясендә бишенче урында тора. Промышленность продукциясе җитештерү күләме 7 процентка арткан. Президент Биектау районына, 90 нчы елларда үзе җитәкчелек иткән район булганлыктан, аерым мөнәсәбәттә тора һәм бүген аны динамик үсештә күрәсе килә. Рөстәм Миңнеханов Биектауның географик яктан игътибарны җәлеп
итәрлек булуы әлегә тулысынча файдаланылмый дигән фикердә. Шәһәргә терәлеп урнашкан районга промышленность производствосын күчерергә, тулаем территориаль продуктны берничә тапкырга арттырырга мөмкинлек бирерлек яңа проектларны тормышка ашырырга була.
Шәһәргә якын булу - бу барыннан да бигрәк авыл кешеләре өчен сорау булган продукцияне сатуда өстенлек дигән сүз. Тиздән ачылачак Агропромпарк - нәкъ менә биектаулылар беренче резидентлар булырга тиешле урын.
Терлекләрнең баш санын арттыру, гаилә фермалары төзү, балаларда мәктәп эскәмиясеннән үк авыл хезмәте белән кызыксыну тәрбияләү - Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларның игътибарын нәкъ менә шуларга юнәлтте. Районда хәзер якынча унҗиде мең баш мөгезле эре терлек булса, ул биредә эшләгән вакытта ике тапкыр күбрәк була.
Районның сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча федераль программаны үтә-вен дә ул мактап телгә алды. Субсидияне торакның икенчел базарында сарыф итмичә, күп яңа квартиралар төзи алу - биектаулыларның зур казанышы. Районның күп балалы гаиләләренә җир участоклары бирү дә уңай бәя алды.
Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау, балалар бакчалары, клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары, юллар төзү, "Чиста су" программасын тормышка ашыру - Республика Президенты бу эшләрнең барысында да безнең районны актив катнашырга чакырды. Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләренә һәм депутатларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм куелган бурычларны тормышка ашыруда Биектау лаеклы урында торды һәм хәзер дә шулай булып кала, дип билгеләп үтте.
Бу көнне аеруча тырышлык күрсәткән биектаулыларга тантаналы шартларда дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Рәсемдә: Р.Н.Миңнеханов, Р.Г.Кәлимуллин һәм Ямаширмә фермеры А.И.Әхмәтов район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсендә.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев