Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Галина Маркова, учитель русского языка и литературы Озёрной СОШ

Россиядә иң уңышлы проектларның берсе - "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр фестивале. Анда Биектау районы балалары да катнаша. Агымдагы елны бернинди арттырусыз нәтиҗәле дип атарга мөмкин, чөнки фестиваль гамәлгә кергәннән бирле Биектауның ундүрт номинанты беренче тапкыр ярымфиналга узды. Биектау муниципаль районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең баш белгече Лилия Ибраһимова белән әңгәмәбез дә...

Россиядә иң уңышлы проектларның берсе - "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр фестивале. Анда Биектау районы балалары да катнаша. Агымдагы елны бернинди арттырусыз нәтиҗәле дип атарга мөмкин, чөнки фестиваль гамәлгә кергәннән бирле Биектауның ундүрт номинанты беренче тапкыр ярымфиналга узды. Биектау муниципаль районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең баш белгече Лилия Ибраһимова белән әңгәмәбез дә нәкъ менә шушы турыда.

- Лилия, 2015 нче елгы фестивальнең аннан алдагыларыннан нинди аермасы бар?

- Беренчедән, монысы юбилейлы, XV нче фестиваль һәм ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Икенчедән, быел безнең районда беренче тапкыр зона туры узды. Шәпшедәге яңартылган мәдәният йортына катнашучылар алты районнан - Арча, Әтнә, Балтач, Теләче, Сабадан һәм үзебезнең Биектау районыннан җыелып килделәр.
Ике көн буена иң яхшы номерлар сайлап алынды. Тамаша залы шыгрым тулды. Казанда, ярымфиналда чыгыш ясау өчен 180 номердан башта 90 нын сайлап алдык, аннары ул 45 кә калды. Алар арасына безнекеләр дә керде.

- УНИКСта һәм "Пирамида"да ничә кеше катнашты?

- Ике бию коллективы, ике вокаль ансамбль, 2 - "Конферанс" номинациясендә һәм 8 җырчы. Республика башкаласында көндәшлек бик көчле булды. Һәм "Пирамида"дагы гала-концертка узу бәхете һәркемгә дә елмаймады. Бәхетлеләр арасында - "Везунчики" хореография коллективы, җырчылар Диана Гайнетдинова һәм Эльза Йосыпова, конферансье Даниил Ершов.

- Һәрчак катнашучылар янында булып, сезнең үзегезгә дә "Йолдызлык" рухы сеңгәндер инде. Фестиваль көн-нәрендә анда нинди халәт хөкем сөрде?

- "Созвездие-Йолдызлык" чын мәгънәсендә балалар арасында нык популярлашкан хәрәкәт. Күпләрнең анда беренче генә тапкыр катнашуы түгел. Балаларның күзләре очкынланып яна. Аларның җиңәселәре, чираттагы турга узасылары килә. Конкурста очрашкач, бер-берсе белән шатланышып исәнлә-шәләр, чыгышлар вакытында танышлары өчен дулкынланалар. Үзләре алга узмасалар, нык борчылалар, хәтта елыйлар да.

"Йолдызлык" дәрәҗәсе - үзенчәлекле үрнәк, башка конкурсларга да бәяләр нәкъ менә шушы югарылыктан чыгып бирелә. Чыгыш "Созвездие-Йолдызлык"ка тиңләрлекме - яшь артистларның төрле конкурсларга әзерлеген менә шулай чагыштыралар.

- Безнең "Созвездие-Йолдызлык"ны юкка гына тиңдәше булмаган күренеш дип атамыйлардыр. Фестиваль безнең районда ни дәрә-җәдә популярлашты?

- Ул балалар арасында иң киң таралган фестиваль. Балалар аның турында беләләр һәм бик теләп катнашалар. Зона турына узарга хыялланучылар да күп. Быел Биектау зонасында 13, Дөбъязныкында 14 чыгыш сайлап алынды. Катнашучыларның күплеге буенча фикер йөртсәң, иң кызыктырганы, мөгаен, "Хореография"дер. Анда район күләмендә күп-тәннән танылган "Балкыш" Балалар иҗат йортының "Мандарин" (җитәкчесе Екатерина Холина), Дөбъяз музыка мәктәбенең "Время вперед" һәм "Палитра" (Гөлназ Вәлиева), Биектау балалар музыка мәктәбенең "Везунчики" (Альбина Нурбәкова), үзәк мәдәният йортының "Затейники" (Луиза Биккузина) бию төркемнәре көч сынашты.

- Быел төп теманың сугышка кагылышлы булуы мәгълүм. Катнашучылар әлеге бурычны үти алдылармы?

- Төп тема ел саен үзгәреп тора. Быел тәкъдим ителгән ике номерның берсе сугыш темасына багышланды. Мәсәлән, безнең "Везунчик"лар "Сирень 45-го года" биюен, "Затейники" - "Казака" биюен башкарды. Камилла Шакирова "Вальс фронтовой медсестры", ә Эльвина Әхмәтшина "Спасибо, деды" җыры белән чыгыш ясады.

- Балаларны Халыкара яклау көнендә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов фестивальдә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләре тапшырды. Андыйлар арасында биектаулылар бармы?

- Әйе, бар. Стипендиягә "Вокал-соло" номинациясендә кечкенәләр (8-11 яшьлекләр) төркемендә чыгыш ясап, беренче урынны алган Диана Гайнетдинова лаек булды.

Беренче тапкыр ул фестивальдә, моннан алты ел элек катнашып, икенче урынны алган иде. Аннары башка халыкара фестивальләрдә көчен сынап карады. Бу бик ягымлы, йомшак тавышлы кыз. Җыр белән мавыгуыннан тыш, ул "Яшь ТНВ" каналында балалар программаларын да алып бара.

Безнең районда "Созвездие-Йолдызлык"та җиңүчеләргә 1 июнь көнне Җиңү паркында уздырылган чарада мәдәният бүлеге начальнигының Мактау грамоталары һәм баллы призлар тапшырылды.

- Фестиваль - сәхнә турында хыялланучы балаларның ярышы гына түгел, ул алар өчен бәйрәм дә. Быел аларны ниләр белән сөендердегез?

- Фестиваль финалында катнашучыларны, республика лидеры ярдәме белән, "Ривьера" аквапаркына, кинога, "FUN-24" клубына алып бардык. Моның өчен автобуслар бирелде, бушлай ашату оештырылды. Барысына да "Созвездие-Йолдызлык" эмблемасы төшерелгән футболкалар, рюкзаклар һәм значоклар бүләк ителде.

Катнашучылардан ике кеше - Рамазан Нәҗмиев белән Эльза Йосыпова июльдә Кырымга, Бахчисарай районына барачаклар.
Фестивальне һәрдаим игътибар үзәгендә тотучы Рөстәм Миңнеханов быелгы "Созвездие-Йолдызлык"та җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп: "Әлеге фестивальгә әзерлән-гәндә алган күнекмәләрегез, аралашу тәҗрибәсе һәм осталыгыгыз киләчәктә үзегезгә ышанычлы нигез булыр, дип ышанам. Кайда гына булсагыз да, боларның барысының да кирәге чыгачак", - диде.

"Созвездие-Йолдызлык" - балаларга үзләрен күр-сәтү, талантлары турында башкаларга белдерү мөмкинлеге бирелә торган бик шәп проект. Биредә уңышка ирешеп, алар киләчәктә тагын да югарырак үрләрне яуларга омтылачаклар.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев