Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Футбол да уйнадылар, утын кисеп, кадак та кактылар

Суыксу авылында, алда торган Универсиадага багышлап, зур Сабантуйга кадәр балалар Сабантуен уздырдылар. Билгеләнгән вакытка мәдәният йорты ишегалдына авылның бөтен бала-чагасы җыелды. Аларның әти-әниләре, шулай ук авыл кешеләре дә балалар бәйрәмен игътибарсыз калдырмады. Шуңа да тамашачылар һәм җанатарлар күп җыелды. Программага барлык традицион халык уеннары кертелгән иде. Һәр баланың конкурсларда һәм...

Суыксу авылында, алда торган Универсиадага багышлап, зур Сабантуйга кадәр балалар Сабантуен уздырдылар.

Билгеләнгән вакытка мәдәният йорты ишегалдына авылның бөтен бала-чагасы җыелды. Аларның әти-әниләре, шулай ук авыл кешеләре дә балалар бәйрәмен игътибарсыз калдырмады. Шуңа да тамашачылар һәм җанатарлар күп җыелды.

Программага барлык традицион халык уеннары кертелгән иде. Һәр баланың конкурсларда һәм ярышларда катнашасы, һәм, әлбәттә, призлар аласы килде. Бүләкләр алу өчен акча биргән авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Зөфәр Шәйдуллинның юмартлыгы сувенирларны җитәрлек күләмдә сатып алырга мөмкинлек бирде. Аларның бәяләре сумнар белән исәпләгәндә бик кыйммәт түгел, аның каравы алар балалар Сабантуе, яшьтәшләрең, әти-әниләр һәм авылдашлар алдында беренче уңышлы чыгыш турында истәлек буларак кыйммәтле һәм кадерле. Бәйрәмнең төп оештыручылары, алып баручылары - мәдәният хезмәткәрләре Фидания Хәлиуллина, Эльмира Фаязова, Суыксу мәктәбенең директор урынбасары Гөлнар Сәйфуллина.

- Мәктәп тә, балалар бакчасы да, мәдәният учреждениеләре дә үз эшләрендә үсеп килүче яшь буынны милли традицияләр рухында тәрбияләүгә игътибар бирәләр, - ди Суыксу мәдәният йорты директоры Фидания Хәлиуллина. - Быелгы ел республикабыз өчен аеруча үзенчәлекле, Универсиадага кадәр айдан да аз вакыт калып бара. Без үзебезнең балалар Сабантуен шушы вакыйгага багышларга карар иттек. Футбол, теннис, велосипед спорты кебек бәйгеләр белән бергә халык уеннары да күп булды: чүлмәк вату, таяк тартышу, чиләк-көянтә белән су ташу.

- Ир-атларның хуҗалык эшләрен начар белүе проблемага әйләнә бара, - дип өстәде, елмаеп, сәнгать җитәкчесе Эльмира Фаязова. - Шуңа күрә программага кем тизрәк кадак кага ала, кем тизрәк утын кисә ала кебек күңелле ярышлар да кертелде.

Барлык балалар да призлар өчен көрәштә катнаштылар. Иң яшь катнашучы - 4 яшьлек Әмир чүлмәк ватарга теләде. Сабыйның өлкәннәр үрнәгендә ничек итеп таякны чүлмәккә туры китереп сугарга тырышуын карап тору күңелле иде. Әлбәттә, бәләкәчкә бераз яр-дәм итәргә туры килде. Ах, нинди татлы ул җиңү шатлыгы!

Бәйрәм ахырында һава торышы көйсезләнде - яңгыр ява башлады. Әмма оештыручылар да, балалар да аптырап калмадылар: барысы да клубка керделәр һәм уеннарны шунда дәвам иттеләр.

Бу көнне балалар өйләренә Сабантуй бүләкләре тутырылган пакетлар күтәреп кайттылар. Йомшак уенчыклар, уку кирәк-яраклары, буяулар, альбомнар - барысы да балаларга нәкъ менә алар өчен махсус оештырылган бәйрәм турында искә төшереп торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев