Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

«Форпост» нәтиҗәле традицияләрне дәвам итә

2014 нче ел - Татарстан Республикасы яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең һәм Татарстанның легендар БКД отрядлары (боевая комсомольская дружина) традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам иттерүче хәзерге заман ирекле дружинникларының иң яңа тарихындагы тагын бер ел узып китте. 16 ел эчендә җәмәгать тәртибен саклау формированиеләре республикабызның барлык муниципаль районнарында диярлек барлыкка килде. Бүген...

2014 нче ел - Татарстан Республикасы яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең һәм Татарстанның легендар БКД отрядлары (боевая комсомольская дружина) традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам иттерүче хәзерге заман ирекле дружинникларының иң яңа тарихындагы тагын бер ел узып китте.

16 ел эчендә җәмәгать тәртибен саклау формированиеләре республикабызның барлык муниципаль районнарында диярлек барлыкка килде. Бүген районнарда җәмәгать тәртибен саклаудан тыш, экстремистлыкны һәм террорчылыкны булдырмый калу да әлеге подразделениеләр вазифасына керә.

Хәзерге вакытта җәмә-гать урыннарында тәртип саклау буенча 15 мең кешене берләштерүче 1209 формирование эшли. Уку, хокук, спорт хәзерлеге, башлангыч хәрби, психологик хәзерлек белән шәһәр яшьләре дә, авылныкылар да шөгыльләнә.
Биектау муниципаль районының "Форпост" үзәге - соңгы берничә елда республиканың иң яхшы "Форпост" үзәкләре арасында.
Аның белгечләре агитация-аңлату, кирәкле хәзерлек эшләре алып бара, яшьләр арасында хокук бозуларны булдырмауда идарә һәм хакимият органнарына, уку оешмалары җитәкчеләренә ярдәм күрсәтә. Полициянең тиешле службалары белән эшлекле хезмәттәшлек җайга салынган.

Биектаулылар республика күләмендә узучы профильле чараларда актив катнашалар, күп очракта призерлар һәм җиңүчеләр булалар.

Эш планына туры китереп, республика "Форпост" үзәге Татарстанның ДОСААФ, Эчке эшләр министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә Биектау районы Коркачык станциясе бистәсендә ике ел рәттән Татарстан Республикасының яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары өчен шул юнәлештә палаткалы лагерьда республикакүләм смена оештырды.
Бу чараның максаты - Татарстан Республикасының яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистларын әзерләү, шул исәптән Россия Федерациясенең Эчке гаскәрләре частьларында хезмәт итүгә әзерләү.

Җыеннарда район һәм шәһәрләрдән 100 яшүсмер катнашты. Занятиеләр хәрби хезмәт нигезләре (сафта йөрү, физик, ату, махсус әзерлек), парашют белән сикерү, автомобиль йөртү, авиамодельләр ясарга өйрә-нү, күмәк чаралар вакытында җәмәгать тәртибен саклау тактикасы, яшь-ләр арасында экстре-мизмны булдырмау, яшьләрне патриотик тәрбияләү, пейнтбол (лазертаг), туристлык буенча узды, спорт ярышлары, Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән бергә рейдка чыгу булды.
Әлеге сменаларны оештыруда һәм уздыруда Биектау районы "Форпост" үзәге директоры Фәнис Ризван улы Зарипов һәм директор урынбасары Людмила Александровна Ахромова зур ярдәм күрсәттеләр. Аларның сменаларны алып баручы хезмәткәрләргә һәм балаларга карата җылы мөнәсәбәтен билгеләп үтәсе килә. Ә инде сменаларны уздырганда күрсәткән ярдәмнәрендә чагылган югары профессиональлекләре хөрмәткә лаек.

Яшьләр хокук саклау хәрәкәтен җәелдерүдә зур булышлык күрсәткәннәре, югары профессиональлекләре, намуслы хезмәтләре өчен, Ф.Р.Зариповка һәм Л.А.Ахромовага ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев