Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Эшне күңел биреп башкаралар

Районда удар темплар белән язгы чәчү эшләре бара. Бөртекле сабан культураларын чәчү тәмамланып килә. Биектау районының авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Яз һәм Хезмәт бәйрәмен язгы кыр эшләрендә актив катнашу белән билгеләп үттеләр. Соң-гы атнада авыл кешеләре иген үстереләчәк мәйданнарның күп өлешен чәчтеләр инде. Бераз салкынайтып җибәрү һәм кыска вакытлы яңгырлар басудагы...

Районда удар темплар белән язгы чәчү эшләре бара. Бөртекле сабан культураларын чәчү тәмамланып килә.
Биектау районының авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Яз һәм Хезмәт бәйрәмен язгы кыр эшләрендә актив катнашу белән билгеләп үттеләр. Соң-гы атнада авыл кешеләре иген үстереләчәк мәйданнарның күп өлешен чәчтеләр инде.
Бераз салкынайтып җибәрү һәм кыска вакытлы яңгырлар басудагы эш темпына йогынты ясамады. Киресенчә, орлыклар дымлы туфракка күмдерелсен һәм тизрәк шытып чыксын өчен механизаторлар моннан файдаланып калырга тырышалар. Тырмалауда, тукландыруда һәм чәчүдә эшләп, смена заданиеләрен арттырып үтәгән хезмәтчәннәрнең күңелен күтәреп, эшләү дәртен арттыру өчен кызыксындыру чаралары күздә тотылган. 2 нче майда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов "Биектау" Агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтенең Дөбъяз бүлеге механизаторы Минзияр Садыйковка вымпел белән азык-төлек тупланмасы тапшырдылар. Монысын кәефне күтәрү өчен бирелгән күчтәнәч дисәң дә була, 30 мең сумлык төп премия механизаторларга язгы кыр эшләрен тәмамлау хөрмәтенә уздырыла торган бәйрәмдә - Сабантуй көнендә тапшырылачак.
Минзияр Садыйковның чәчү агрегаты бүгенге көндә сабан бодае чәчә.
Рәсемдә: Р.Кәлимуллин һәм И.Мөхлисов Минзияр Садыйковны котлыйлар.
А.Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев