Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Эшкәртүне озакка сузарга ярамый

Язгы чәчү тәмам, чәчүлекләрне тәрбияли башлар вакыт җитте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре басуларны ике маршрут буйлап - Дөбъяз һәм Биектау зонасында карап чыктылар. 2 нче июньдә "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәте, "Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Татарстан" агрофирмасы,...

Язгы чәчү тәмам, чәчүлекләрне тәрбияли башлар вакыт җитте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре басуларны ике маршрут буйлап - Дөбъяз һәм Биектау зонасында карап чыктылар.
2 нче июньдә "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәте, "Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Татарстан" агрофирмасы, " Ватан" авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикле ширкәтләре басуларын караганнан соң, "Серп и молот"та киңәшмә уздырылды, анда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.
Хуҗалыкларда бөртекле сабан культуралары, күпьеллык үләннәр чәчүлекләренең нинди хәлдә булуы һәм июнь аенда басуларда башкарылырга тиешле агротехник чаралар турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Иван Кочкешев сөйләде. Бүген чүп үләннә-ренә каршы көрәшергә, тамырдан тукландырырга һәм бәрәңге белән кукурузның рәт араларын эшкәртергә кирәк.
Барлык сиптергечләр дә эшкә җигелмәсә, бөртекле сабан культураларын гербицидлар белән эшкәртү сроклары узачак. "Правда", "Татмелиорация-Агро", "Агроторгстрой", "Мирас" җаваплылыгы чикле ширкәтләре әлеге техниканы басуга чыгаруда соңга калалар.
"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә, "Каенлык", "Ватан" авыл хуҗалыгы предприятиесе, "Татарстан" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтләрендә бәрәңге басуларында, рәт араларын күтәртеп чыгалар. Шулай ук кукурузның да рәт араларын эшкәртер вакыт җитте. "Бөреле"дә әлеге агрочараны тормышка ашыра башладылар.
Безнең районда пар җирләре 13 мең гектар тәшкил итә. 20 нче июньгә чиста парларны беренче тапкыр эшкәртүне тәмамларга кирәк. "Зарница"да һәм "Красная заря"да әлегә эшләр шәп түгел - алар әкрен бара. Республикада пар җирләренең торышына зур әһәмият бирелә. Уҗым культуралары чәчелә-чәк басулар республика бюджетыннан субсидияләнәчәк.
Киңәшмәнең икенче өлеше терлекчелек нәтиҗәләренә багышланды. Алар белән җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров таныштырды. Узган ел белән чагыштырганда 2012 нче елның маенда күрсәткечләр югарырак. Сөт һәм ит җитештерү буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән өчен район хуҗалыклары арасында беренче урын "Ватан" авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикле ширкәтенә бирелде. Әлеге предприятие җитәкчесе Ирек Исмәгыйлевкә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин күчмә Кубок тапшырды. Икенче урында - "Битаман" һәм "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәтләре, өченчедә - "Серп и молот".

Рәсемнәрдә: Рәсемнәрдә: район башлыгы Р.Г.Кәлимуллин И.Р.Исмәгыйлевкә Кубок тапшыра; хуҗалык җитәкчеләре "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте басуында; тәҗрибә участокларындагы шытымнар.
А.Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев