Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ЕЛЛЫК ЭШКӘ ЙОМГАК ЯСАЛДЫ

Узган атнада "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтендә үткән район семинарында 2012 елга йомгак ясалды һәм терлекчелек өлкәсендәге бурычлар турында җитди сөйләшү булды. Моңа кадәр шушында ук "Сакчыл производство" программасын тормышка ашыруга багышланган республика зона семинары булды, анда Татарстан районнары башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары катнашты. Әлеге чара алдыннан бу хуҗалыкта...

Узган атнада "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтендә үткән район семинарында 2012 елга йомгак ясалды һәм терлекчелек өлкәсендәге бурычлар турында җитди сөйләшү булды.
Моңа кадәр шушында ук "Сакчыл производство" программасын тормышка ашыруга багышланган республика зона семинары булды, анда Татарстан районнары башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары катнашты. Әлеге чара алдыннан бу хуҗалыкта зур һәм җитди әзерлек эшләре алып барылды, "кайнар эзләрдән" Юртыш фермасына Биектау районы хуҗалыклары җитәкчеләре, зоотехниклар, ветеринария табиблары, экономистлар килде. Семинарда район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин катнашты.
Терлекчелек - безнең районның төп тармагы. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов семинарны башлап җибәргәндә сыер савучылар, терлекчелек белгечләренә эшләү өчен тудырылган уңайлы шартларның - "Сакчыл производство" программасының мөһим өлеше булуын ассызыклап үтте. Алар эшли торган җиһазлардан алып, махсус киемнәренә, көнкүреш бүл-мәләренә кадәр барысы да эш барышына йогынты ясый, димәк, аның нәтиҗәләрендә дә чагыла.
"Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтендә терлекчеләр йортына капиталь ремонт ясаганнар, анда белгечләргә эш урыннары каралган һәм терлекчеләр җыелышларын да шушында уздырырга була. Фермада сыер савучылар һәм бозау караучыларга киенү-чишенү бүлмәсе булган, чәй кайнатып эчү, ял итеп алу мөмкинлеге тудырылган җылы көн-күреш бүлмәсе җиһазланган. Фермада эшләүчеләр махсус киемнәр - халатлар һәм "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәте логотибы төшерелгән җылы курткалар белән тәэмин ителгәннәр. Беренчедән, бу кешеләр турында кайгырту булса, икенчедән, сакчыл производствоның заманчалыгы, культурасы булып тора.
Тармакның узган елгы күрсәткечләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров таныштырды. Районда 263145 центнер сөт җитештерелде. Бу 2011 ел белән чагыштырганда 104 процент тәшкил итә. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны 2 процентка артты һәм 2013 нче елның гыйнварына 17212 баш тәшкил итте. Сыерлар санының кимүенә юл куелмады. Бер елда һәр сыердан уртача 4386 килограмм сөт савылды. 23241,4 центнер терлек җитештерелде (үстерелде), бу моннан алдагы елга карата 125 процент тәшкил итә.
Дуңгызчылыкта баш саны буенча да, үрчем алу һәм терлекләр җитештерү буенча да күрсәткечләр түбән.
Узган елгы нәтиҗәләр буенча иң яхшылар - сөт җитештерүне арттырган "Серп и молот" һәм "Правда" ширкәтләре. Шул ук вакытта "Суыксу" ширкәтендә һәм "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә сөт җитештерү кимеде. 100 сыердан бозаулар алу буенча югары күрсәткечләр "Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында (102 баш), "Битаман" ширкәтендә (100), "Латыйпов М.М." крестьян-фермер хуҗалыгында (98), "Ватан" авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикле ширкәтендә (91).
Киңәшмәдән соң семинарда катнашучылар "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтенең товарлыклы-сөт фермасында булдылар. Биредә күз төшәрлек һәм үз хуҗалыкларыңда кулланырлык әйберләр байтак. 100 сыерга исәпләнгән сыер абзарында фураж ферментлауның ничек оештырылуын, бозаулар дүрт айга кадәр асрала торган абзарда ясалма сөт әзерләүне күрсәттеләр.
Бу хуҗалыкта дуңгыз абзары профилакторий итеп үзгәртелгән. Биредә бозауларны читлекләрдә аерым һәм күпләп асрауны, бозау-лату боксларын һәм буаз сыерларны бәйсез асрауны карадылар.
Семинарга җыелучылар сөт блогын карадылар, анда лаборант тарафыннан тутырыла торган "Чисталык экраны" бар, шулай ук ветеринария пунктларында булдылар. 200 башка исәпләнгән сыер абзарында ясалма орлыкландыру пункты күрсәтелде.
Шуны әйтү зарур, Фиркать Вахитов җитәкләгән "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтендә 19 сыер савучы эшли һәм барлык белгечләр дә бар. Терлекчелекне ныгыту һәм үстерү өчен күптән түгел генә белорус азык тараткычы алынган. Бөтен җирдә эшчеләр өчен уңайлы көнкүреш шартлары булдырылган.
Республика семинарында районнардан килгән җитәкчеләр һәм белгечләргә салам ваклау агрегаты күрсәтелде, вакланган салам терлекләрнең астына җәю һәм миксерда азык әзерләү өчен кулланыла. Ә район семинарында катнашучыларга азык цехында "Доза-агро" катнаш азык агрегатын күрсәттеләр.
Семинарда ветеринария мәсьәләләренә игътибар бирелде. Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Гәрәев чыгыш ясады. "Авыл хуҗалыгы оешмаларында субсидияләү расчетлары өчен орлык материалының сыйфат күрсәткечләре" темасы буенча "Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау районара филиалы начальнигы Сәгыйть Сәлахетдиновны тыңладылар.
Шушы гыйнвар көннә-рендә савым узган ел дәрәҗәсенә караганда 1 килограммга югарырак. ТР районнары рейтингында Биектау районы уналтынчы урында тора. Нәтиҗәләргә йомгак ясап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов 2012 нче елда терлекчеләр хезмәтен стимуллаштыру өчен район бюджетыннан ай нәтиҗәләре буенча - гади терлекчеләргә, квартал нәтиҗәләре буенча - тармак белгечләренә матди бүләкләү күздә тотылуын әйтеп китте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин белдергәнчә, атна саен район хуҗалыкларында коллектив тикшерү булачак. Фермаларга кергәндә төп игътибар сыерларның чисталыгына, ылыс китерүгә, биналардагы тәртипкә һәм производствоны нәтиҗәле оештыруның башка мәсьәләләренә биреләчәк.

Рәсемдә: «Правда» ширкәтендә терлекчелекне үстерүгә багышланган семинарда катнашучылар производство участокларында.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев