Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Дагестан аграрийлары Биектау районында булдылар

    Биектау районында Татарстанга визит кысаларында бүген Дагестан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Бәшир Байтемиров һәм аның урынбасары Сайгитали Абдуразаков булдылар. Алар Ямаширмә авылынлдагы Әхмәтов һәм Шаһимәрдәновның фермер хуҗалыклары белән таныштылар. Кунаклар гаилә фермаларын кызыксынып карадылар һәм аларның хуҗалары белән әңгәмә кордылар, шулай ук Котдусовның КФХ ында булдылар. Район фермерларының...

    Биектау районында Татарстанга визит кысаларында бүген Дагестан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Бәшир Байтемиров һәм аның урынбасары Сайгитали Абдуразаков булдылар.

    Алар Ямаширмә авылынлдагы Әхмәтов һәм Шаһимәрдәновның фермер хуҗалыклары белән таныштылар. Кунаклар гаилә фермаларын кызыксынып карадылар һәм аларның хуҗалары белән әңгәмә кордылар, шулай ук Котдусовның КФХ ында булдылар.

    Район фермерларының эш тәҗрибәсе турында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов таныштырдылар. Дагестан авыл хуҗалыгы оешмалары үз республикаларында авыл хуҗалыгын үстерү планнары белән уртаклаштылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: