Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

“Чыршы” операциясе

Яңа ел алдыннан ылыслы агачларны саклау буенча махсус рейдлар уздырыла. Урман гүзәлләрен законсыз кисүләрне кисәтү, аларны саклау һәм сату очракларын ачыклау, Биектау районы территориясенә республиканың башка районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән агачларны яшерен рәвештә алып керүләргә юл куймау өчен 2014 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Биектау муниципаль районы территориясендә "Чыршы"...

Яңа ел алдыннан ылыслы агачларны саклау буенча махсус рейдлар уздырыла.

Урман гүзәлләрен законсыз кисүләрне кисәтү, аларны саклау һәм сату очракларын ачыклау, Биектау районы территориясенә республиканың башка районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән агачларны яшерен рәвештә алып керүләргә юл куймау өчен 2014 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Биектау муниципаль районы территориясендә "Чыршы" дип аталган оператив-профилактик чара уздырыла.

Реклама

Шуның белән бәйле рәвештә Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге законсыз рәвештә киселгән ылыслы һәм башка төрле агачларны сатуга юл куймауга, ылыслы агачларны рөх-сәтсез сату урыннарын ачыклауга юнәлтелгән чаралар оештырды. Шулай ук авылларда рөхсәтсез киселгән ылыслы һәм башка төрле агачларны сату урыннарын ачыклауга юнәлтелгән чаралар уздырыла. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге хәбәр итә.

Фото http://www.dailyonline.ru/news/obschestvo/page194/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев